Тәрбияче:

– Балалар, сезнең сәяхәткә барасы киләме? Бүген без сезнең белән урман аланына барабыз. Әйдәгез, кузгалдык!

Аудиоязмада күңелле көй яңгырый, балалар тәрбияче артыннан баралар.

Тәрбияче:

– Менә урман аланына килеп тә җиттек.

Аудиоязмада урман шаулаган тавыш ишетелә.

Тәрбияче:

– Карагыз әле аландагы матурлыкны! Кошлар сайрый, үләннәр, чәчәкләр чыккан. Ә һавасы – сулап туймаслык! Ә сез беләсезме, балалар, урманда нәрсәләр яши? Табышмакларга дөрес җавап тапсак, нәрсәләр яшәгәнен искә төшерербез.

Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста. (Аю.)

Нечкә билле, көлтә койрыклы. (Төлке.)

Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. (Куян.)

Тәрбияче:

– Балалар, куян бездән ярдәм сорый.

Экранда куян һәм очып баручы шөпшә рәсеме күрсәтелә.

Тәрбияче:

– Рәсемгә карагыз әле. Куян яшел үләнгә ятып ял итәргә уйлаган, ләкин аны шөпшә куркыткан. Әйдәгез, куянга ярдәм итик, шөпшәне куып җибәрик.

Балалар, иреннәрен алга таба сузып, өрү хәрәкәтләре ясыйлар: өф-ф-ф! Өф-ф-ф! Өф-ф-ф!

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз, шөпшәне куып җибәрдегез. Рәхмәт сезгә!

Кыштырдаган тавыш ишетелә.

Тәрбияче:

– Чыршы астында нәрсәдер бар.

Бер нәрсә дә тегә белми,

Энәләр тагып йөри. Нәрсә ул? (Керпе.)

Тәрбияче:

– Дөрес, бу – керпе. Керпе дә урманда яши һәм әкиятләр тыңларга бик ярата. Әйдәгез, керпегә Тел турында әкият сөйлибез.

Балалар урындыкларга утыралар. Әкиятне сөйләү барышында телләре белән тәрбияче әйткән хәрәкәтләрне күрсәтәләр.

Тәрбияче:

– Яшәгән, ди, үзенең өендә Тел. Тел урамга чыгып йөреп кайтырга уйлаган: яңгыр яумыймы икән дип караган (телне өске иренгә таба күтәрү). Җирдә сулар юкмы икән дип тә караган (телне аскы иренгә таба төшерү). Телгә урамда бик ошаган, ул йөгерә башлаган (телне уңга-сулга тиз-тиз йөртү). Тел арган, ятып торырга уйлаган (телне аскы ирен өстенә кую). Аннары Тел өенә кайткан һәм ишекне ябып куйган.

Керпегә бу әкият бик ошаган һәм ул җырлап җибәргән: ф-ф-ф-ф. Әйдәгез, бергәләп җырлыйбыз: ф-ф-ф-ф-ф.

Динамик пауза. «Без – урман керпеләре» уены.

Сукмактан без барабыз –

Атлап баралар,

Фок, Фак, Фук.

кул чабалар,

Матур җырлар җырлыйбыз –

башларын чайкыйлар,

Фок, Фак, Фук.

кул чабалар,

Без – урман керпеләре –

чүгәлиләр,

Фок, Фак, Фук.

торып, кул чабалар,

Урманның сакчылары.

уң кулның баш бармагын күрсәтәләр,

Фок, Фак, Фук.

кул чабалар.

Тәрбияче кулына уенчык төлке ала.

Тәрбияче:

– Менә аланга төлке килеп чыкты, керпеләр аннан качты!

Балалар урыннарына утыралар.

Тәрбияче:

– Керпеләрнең кәефе әйбәт булса, алар: «Фи-фи-фи», – дип җырлыйлар. Әгәр нәрсә дә булса ошамаса: «Фу-фу-фу», – диләр. Хәзер без сезнең белән бер уен уйныйбыз. Уен вакытында сезгә бик игътибарлы булырга кирәк.

«Керпене сыйла» уены.

Уен өчен «тылсымлы» янчык кирәк. Аның эченә алма, гөмбә, шакмак, машина тәгәрмәче, чикләвек салына. Балалар янчыктагы сыйны берәрләп алалар һәм керпе сыйны ошату-ошатмавын аваз ияртемнәре белән әйтәләр: «фи-фи-фи», «фу-фу-фу».

Тәрбияче:

– Безнең сәяхәтебез тәмамланды. Без бүген кайда булдык? Нинди кыргый хайваннарны күрдек? Аю, төлке, куян, керпе кайда яшиләр? Алар нинди хайваннар? Керпе нинди җыр җырлый?

Ә хәзер урманда яшәүчеләр белән саубуллашып, кайтыр юлга кузгалыйк.

Аудиоязмада күңелле көй ишетелә.