«Китап – безнең дустыбыз». «Кечкенә Ринат» хикәясе.
Информация
Бурычлар
Китаплар турындагы күзаллауларны баету нигезендә балаларның сүз запасын киңәйтү һәм активлаштыру.
Аралашу әдәбенә өйрәтү.
Китапларны саклап тотарга өйрәтү, билгеле урынга гына куярга гадәтләндерү.
Игътибарларын, күзәтүчәнлекләрен үстерү.
Китаплар белән кызыксыну, аларга сакчыл караш тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Балалар урындыкларда утырып торалар. Бүлмәгә китаплар тоткан Наян керә, балалар белән исәнләшә.
Наян:
– Хәерле иртә, дусларым. Кәефләрегез ничек? Бүген мин сезгә матур китаплар алып килдем. Аларны миңа әтием зур шәһәрдән алып кайткан иде. Мин барлык китапларның да рәсемнәрен карап чыктым, әтием укып та күрсәтте. Алар шундый матурлар! Әтием әйтте: «Бу китапларны балалар бакчасындагы дусларыңа бүләк ит. Мин сиңа яңаларын алып кайтырмын», – диде. Бу бүләкне кабул итеп алыгыз, зинһар. Рәхәтләнеп укыгыз.
Тәрбияче:
– Бик зур рәхмәт сиңа, Наян дус. Әтиеңә дә зур рәхмәт. Без китаплар укырга бик яратабыз. Бүләкне рәхәтләнеп кабул итәбез.
Тәрбияче балаларны үз янына чакыра. Китаплардан рәсемнәр күрсәтә, аларның матур бизәлешенә игътибар иттерә.
Тәрбияче:
– Балалар, карагыз әле, бу китаплар нинди?
Балалар:
– Бик матур китаплар!
– Чиста.
– Рәсемнәре күп.
Тәрбияче:
– Әйе, бу китапларны карыйсы гына килеп тора! Наян аларны бик пөхтә караган. Китаплар ертылмаган, аларның битләре бөгәрләнмәгән, пычранмаган! Ә безнең бүлмәбездә китаплар бармы соң? Алар кайда яши? (Китап почмагында). Дөрес, алар «өй»ләрендә – китап почмагында яшиләр. Әйдәгез, бу бүләк китапларны да шул «өй»гә урнаштырыйк.
Тәрбияче балаларны китап почмагына алып килә. Анда китаплар тәртипләп куелмаган, кайберсе ачык килеш калган, кайсы урындыкта ята, арада пычранганнары да бар.
Тәрбияче:
– Карагыз, китапларга ни булган? Алар бит кайчандыр бик матур, чиста, яңа иделәр!
Тәрбияче иелеп, китапларның зарларын «тыңлый».
Тәрбияче:
– Менә ничек икән... Балалар, сезнең арада кемдер китапларны кулларын юмыйча тота, карый икән! Ә кемдер китапның битләрен дә ерткан! Шулай эшләргә ярыймы? (Юк, ярамый.) Ярамый шул, балалар, бик дөрес. Әйдәгез, бергәләп китапларны саклап тоту кагыйдәләрен искә төшерик әле:
– Китапларны пычрак кул белән тотарга ... ярамый.
– Китапка тотынганчы, кулларны яхшылап ... юарга кирәк.
– Китапны өстәл өстенә генә куеп ... карыйбыз.
– Китапның битләрен ертырга ... ярамый.
Тәрбияче:
– Кагыйдәләрне яхшы беләсез, балалар. Мин сезнең алга таба китапларны «үпкәләтмәвегез»гә ышанам. Ә бу китапларны «дәваларга» кирәк булыр. Аларны мин алып куеп торам. Без аларны кичке якта ремонтларбыз. Ә хәзер, әйдәгез, киштәгә Наян бүләк иткән китапларны урнаштырыйк.
Динамик пауза. «Уңган балалар».
Безнең уңган балалар |
Баш бармакларын күрсәтәләр, |
Китапларны җыялар. |
кулларын як-якка җәяләр, |
Тәртипләп, матурлап тезеп, |
кулларын алга китерәләр, |
Киштәләргә куялар. |
кулларын өскә күтәрәләр-төшерәләр, |
Апа әйткәч, балалар |
як-якка карыйлар, |
Беркая да бармыйлар. |
туктап торалар, |
Тыныч кына утырып, |
әкрен генә урыннарына |
Әкиятләр тыңлыйлар. |
утыралар. |
Тәрбияче:
– Балалар, әйдәгез, җайлап утырыгыз, хәзер мин сезгә бер бик акыллы, китаплар карарга яратучы Ринат исемле малай турында хикәя укыйм.
Рафис Гыйззәтуллинның «Кечкенә Ринат» хикәясе укыла («Куанычым-багалмам», 27 бит). Экранда хикәягә карата рәсемнәр күрсәтелә.
Хикәянең эчтәлеге буенча балаларга сораулар бирелә.
Тәрбияче:
– Ринатның әнисе кем булып эшли?
Балалар:
– Китапхәнәче булып эшли.
Тәрбияче:
– Кечкенә Ринат әнисе белән кая бара?
Балалар:
– Ринат әнисе белән китапханәгә бара.
Тәрбияче:
– Ринат китапханәдә нишли?
Балалар:
– Китаплар карый.
Тәрбияче:
– Ринат нәрсә ярата?
Балалар:
– Ринат әкият тыңларга ярата.
Тәрбияче:
– Ринат китапларны ничек карый? Ул аларны ертамы?
Балалар:
– Юк, Ринат китапларны ертмый.
Тәрбияче:
– Малай дусларына нәрсә ди?
Балалар:
– Китапны ертмагыз, – ди.
Тәрбияче:
– Кечкенә генә булсада, Ринат нәрсәне белә?
Балалар:
– Башка кешеләрнең дә китапны укыйсы килгәнен белә.
Тәрбияче:
– Әйе, балалар, китап – бик кадерле әйбер. Әгәр дә саклап тотсаң, алардан эне-сеңелләрегез дә файдалана ала. Куян баласы Наян кебек, аларны башкаларга да бүләк итәргә һәм башкаларны да сөендерергә була. Шуңа күрә китапларны яратыгыз, саклагыз, балалар. Китап – кешенең дусты икәнен беркайчан да истән чыгармагыз.
Почмакларын бөкләмә,
Битләрен дә ертма син.
Керле кулың белән аны
Беркайчан да тотма син!
(Х. Шабаев)