«Җырчы черки». «Әй Зөбәйдә, Зөбәйдә» такмагы.
Информация
Бурычлар
Исемнәрне сыйфатлар, фигыльләр белән яраштырырга өйрәтүне дәвам итү.
[З] тартык авазын ачык һәм дөрес әйтергә өйрәтү. [З] авазы кергән сүзләр әйттерү.
Балаларның аңга алуларын, хәтерне, сенсор сәләтләрен үстерү.
Балаларда аралашу культурасы, әңгәмәдә катнашасы килү теләге; татар халык авыз иҗаты белән кызыксыну тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Исәнләшү. Уңай психологик халәт булдыру.
Кояшка үрелдек,
Нурларын алдык.
Йөрәккә куйдык,
Барыбызга тараттык.
Елмайдык!
Тәрбияче:
– Балалар, бүген мин сезгә Күңелле тел турында тагын бер әкият сөйлим. Тыңлагыз.
Тел өйдә утырып арган. Аның урамга балалар янына чыгасы, нәниләр белән дуслашасы килгән. Тел тәрәзәдән үрелеп караган (тел күрсәтү). Өскә, аска, яңадан өскә караган (телне өскә-аска йөртү).
Якты, җылы кояшны күргәч, Тел бик сөенгән һәм елмайган (елмаю).
Урамга чыккач, Тел тиз-тиз йөгереп киткән (телне уңга-сулга йөртү).
Шулвакыт Тел Черкине күргән. «Гафу итегез, сез җырлый беләсезме?», – дип сораган ул Черкидән. «Әйе, без черкиләр – яхшы җырчылар. Җырларыбыз бик матур һәм яңгыравыклы. «З-з-з-з», – дип җырлап та күрсәткән Черки. Тел дә Черкинең җырын җырлап карарга булган: з-з-з-з.
Балалар, сез дә Черки җырын җырлап карарга телисезме? Әйдәгез, әкрен генә җырлый башлыйбыз: з-з-з-з.
Әйдәгез, Черкинең җырын тагын бер тапкыр җырлап алыйк: з-з-з-з.
[З] тартык авазын күмәк һәм индивидуаль кабатлаулар. Тәрбияче тавышның көчен (әкрен, көчле) һәм югарылыгын (югары, түбән) ныгыту максатыннан зур черки җырын: «зу-зу-зу» һәм кечкенә черки җырын: «зи-зи-зи» җырларга тәкъдим итә.
Тәрбияче:
– Кызлар әкрен генә (тихо) җырлыйлар: з-з-з-з.
Малайлар көчле итеп (громко) җырлыйлар: з-з-з-з.
Кечкенә черкиләр (кызлар) җырлый: зи-зи-зи.
Зур черкиләр (малайлар) җырлый: зу-зу-зу.
Тәрбияче:
– Черкигә сезнең җырлавыгыз бик ошаган. Әйдәгез, уйнап алабыз.
«Кул чабабыз» сүзле уены.
Балалар тәрбияче тирәли түгәрәктә басып торалар. Әйтелгән сүзләрдә [з] авазын ишеткәч, кул чабалар.
Тәрбияче:
– Балалар, мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез Черкинең «з-з-з» җырын ишетсәгез, кул чабарсыз: зебра, агач, зонтик, песи, зәңгәр, туп, Зилә.
Динамик пауза. «Черки» уены.
Безелдәвек черкиләр |
Чүгәлиләр, |
Бик иртә уяндылар. |
торып басалар, |
Киерелделәр, сузылдылар, |
киереләләр, |
Сикергәләп алдылар. |
бер урында сикерәләр, |
Канатларын җилпи-җилпи |
кулларын як-якка селкиләр, |
Бер биеп тә алдылар. |
тыпырдыйлар, |
Безелдәшеп ардылар, |
алга иеләләр, |
Бер чәчәккә кундылар. |
чүгәлиләр. |
Тәрбияче:
– Балалар, Черки миңа бер кыз турында такмак сөйләде, тыңлагыз әле.
«Әй, Зөбәйдә, Зөбәйдә..». («Куанычым-багалмам», 21 бит) такмагы укыла. Экранда такмакның эчтәлегенә туры килгән рәсемнәр күрсәтелә.
Тәрбияче:
– Такмакта кем исемле кыз турында сөйләнә? (Зөбәйдә.) Зөбәйдә ничек итеп үсә?
Балалар:
– Зөбәйдә бии-бии үсә.
Тәрбияче:
– Зөбәйдә гөлләргә кайчан су сибәргә тиеш? (Җәй көне.) Нинди җәйдә? (Гүзәл җәйдә.)
Тәрбияче такмакны тагын бер кабат сөйли. Зөбәйдә, гүзәл сүзләрендәге [з] авазының дөрес әйтелешенә басым ясала. Шигырь балалар белән яттан өйрәнелә.
Тәрбияче:
– Хәзер мин такмакны тагын бер тапкыр укыйм, ә сез минем арттан кабатлагыз.
Әй Зөбәйдә, ... Зөбәйдә,
Бии-бии үс, ... әйдә,
Үсеп җит тә, гүзәл ... җәйдә
Гөлләргә су сип, ... әйдә.
Тәрбияче:
– Без бүген нәрсәнең җырын җырладык? Нинди җыр ул? Такмак сезгә ошадымы?