Тәрбияче:

– Бүген мин сезгә бер чәчәк турында сөйләрмен.

Кояш нурыннан

Сары нур алып,

Тузганак үсте

Күр, матур булып!

Шигырь нинди чәчәк турында? Сезнең тузганак чәчәген күргәнегез бармы?

Тәрбияче мольбертка тузганак чәчәге рәсемен беркетә.

Тәрбияче:

– Тузганак чәчәге нинди төстә? (Сары.) Дөрес, сары төстә. Ләкин ул гел шул килеш кенә тормый. Озак та үтми, тузганак чәчәге ап-ак йомшак шарга әйләнә (рәсемен күрсәтә).

Кояштай сары тузганак

Әйтерсең, безне көтә.

Үсеп җиткәч, мамык булып,

Ул җилгә очып китә.

Тәрбияче:

– Тузганак, җил чыккач, нишли? (Очып китә.)

Алдыгыздагы мамык кисәкләрен алыгыз да шуларга каты итеп өрегез. Мамык кисәкләре нишли? (Оча.) Җил искәч, тузганакның ак башлары да нәкъ шулай итеп очып китә, балалар. Ә хәзер мин сезгә тузганак турында әкият сөйлим, тыңлагыз.

Тәрбияче сөйләгәндәэ экранда үлән арасыннан килеп чыккан чәчәк сабагы, яңгыр, кояш, сары тузганак, болыт, ак башлы тузганак, җил, тузганакның «парашют»лары, сары тузганаклар рәсемнәре күрсәтелә.

– Бервакыт чирәм арасында кечкенә генә сабак килеп чыккан. Ул, як-ягына каранган да болай дигән: «Кызы-ы-ык, зур үскәч, мин нинди булырмын икән? Мату-у-ур булып үссәм ярар иде!». Җылы яңгыр явып үткән, кечкенә сабак өскәрәк үрмәләгән һәм һавада кояшны күреп алган. «Эх, кояш кебек булсам иде!» – дигән ул.

Кояш аңа югарыдан караган да, елмайган. Һәм сабак сары тузганакка әйләнгән! Көннән-көн матурайган, ачылган. Беркөнне тузганак һавада болытны күргән. Болыт ап-ак, йомшак-йомшак икән! «Эх, минем дә бу болыт кебек буласым килә!» – дигән сары тузганак. Болыт аска караган һәм шул вакыт тузганак җиңел, ак йомгакка әйләнгән. Җил искән, кечкенә ак йомгак таралган да беткән! Аның вак-вак нәни «парашют»лары – орлыклары еракларга очкан. Алар җиргә төшкәч, яңа матур-матур тузганаклар булып үсеп чыкканнар.

Тәрбияче:

– Әкият сезгә ошадымы, балалар? Тузганак чәчәге турында сөйлисегез киләме? Әйдәгез, бергәләп шундый матур чәчәкләр турында сөйләп карыйк. Мин җөмләләрне әйтә башлыйм, сез аларны тәмамларсыз.

Тузганак сары ... кояш кебек.

Тузганак түгәрәк ... алма, тәлинкә кебек.

Тузганак йомшак ... кар, мамык кебек.

Тузганак ак ... кар кебек.

Тәрбияче:

– Менә ничек матур итеп сөйләдегез! Миңа сезнең сөйләвегез бик ошады!

Динамик пауза. «Тузганаклар».

Сары матур чәчәкләр,

Чүгәлиләр,

Тын гына ачылалар.

әкрен генә торалар,

Җил искәндә серләшәләр,

кулларын өскә күтәрәләр,

Пышылдап чайкалалар.

кулларын як-якка чайкыйлар.

«Шундый чәчәкне тап» дидактик уены.

Экранда тузганак, ромашка, көнбагыш чәчәкләре күрсәтелә. Балалар өстәлдә таратып салынган предметлы рәсемнәр арасыннан әлеге чәчәкләрне танып табарга һәм алар турында сөйләргә тиешләр. Мәсәлән, бу – ромашка чәчәге. Ул ак төстә, яфраклары яшел. Мин ромашка чәчәген яратам.

Шөгыль «Чәчәкле алан» җырлы уены белән тәмамлана.

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәктә йөриләр һәм җырлыйлар.

Бу аланда чәчәкләр күп,

Кыймыйм ләкин өзәргә.

Әминә, Гөлфия,

Әйдә әле биергә.

Бу аланда чәчәкләр күп,

Без аларга тимибез.

Лилия, Гөлия,

Әйдә, бергә биибез.

Исеме әйтелгән балалар, уртага чыгып, бергәләп әйләнәләр һәм икесе дә кырыйдагы балалар арасыннан берәр баланың каршына килеп башларын ияләр. Уен әлеге балаларның исемнәрен әйтеп дәвам итә.