«Күбәләгем, оч!» «Күбәләкне төсе буенча урнаштыр» уены.
Информация
Бурычлар
Табигатьтәге матурлыкны күрә белергә, аңа сокланырга өйрәтүне дәвам итү.
Төсләрне (кызыл, зәңгәр, сары, яшел) ныгыту.
Предметларны төсләре буенча туры китерергә, төркемләргә өйрәтү.
Фикерләү, сөйләм активлыгын стимуллаштыру.
Балаларның аралашу күнекмәләрен, игътибарын, күзәтүчәнлекләрен үстерү.
Тереклек ияләренә карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче (табышмак әйтә):
– Аллы-гөлле очкалак, оча гөлләр кочкалап. Бу нәрсә? (Күбәләк.)
Тәрбияче:
– Бик дөрес, балалар. Бергәләп кабатлыйк: күбәләк.
Тәрбияче кулына зур матур уенчык күбәләк ала.
Тәрбияче:
– Нәрсә очып килгән безгә кунакка? Әйдәгез, күбәләкне бергәләп карыйк. Күбәләкнең канатлары нинди?
Балалар:
– Күбәләкнең канатлары сары.
– Кара таплары да бар.
Тәрбияче:
– Канат кырыенда кара сызыклар да бар. Бигрәк матур күбәләк! Ә күбәләкнең гәүдәсе нинди төстә? Башында нәрсәләре бар?
Балалар:
– Күбәләкнең гәүдәсе кечкенә, кара.
– Башы да кара.
– Кечкенә генә күзләре, мыегы да бар!
– Аяклары да бик кечкенә.
Тәрбияче:
– Безнең аяклар икәү булса, күбәләкнеке күп – алты аяк. Күбәләккә очарга канатлары булыша. Күбәләккә очарга нәрсәләре булыша? Әйдәгез, бергәләп әйтик: күбәләккә очарга канатлары булыша.
Балалар:
– Күбәләккә очарга канатлары булыша.
Тәрбияче:
– Балалар, күбәләк борчулы күренә, нәрсә булды икән аңа? Әйдәгез, күбәләкнең күңелен күтәрик, аның белән уйнап алыйк!
Кулларыгызны алга сузыгыз! Хәзер күбәләк сезнең уч төпләрегезгә куначак.
«Күбәләк» уены.
Тәрбияче, чиратлап, һәр баланың уч төбенә уенчык күбәләкне «утырта».
Чәчәккә кунган күбәләк
Күзен йомып утырмый,
Канат җәеп очып китә,
Еласаң да тоттырмый.
(Фатих Хөсни)
– Күбәләк Алисәгә кунды. Алисә, күбәләкне очыртып җибәр!
Бала уч төбендәге күбәләккә өрә.
Тәрбияче:
– Очып китте күбәләк!
Уен шулай дәвам итә.
«Оч, күбәләк!» уены.
Берничә төрле төстәге кәгазь күбәләкләргә җеп бәйләнә. Күбәләкләр, берникадәр ара калдырып, җепләреннән озын шнурга бәйләп куела. Шнур, күбәләкләр баскан бала йөзе турына килерлек итеп, тарттырып эленә.
Тәрбияче:
– Балалар, аланда күбәләкләр бик күп икән! Аларның да сезнең белән уйныйсы килә. Әйдәгез, карыйк әле: алар оча беләме икән?
Тәрбияче җептәге күбәләккә өрә.
Тәрбияче:
– Күрегез, оча! Әйдәгез, сез дә күбәләкләрне очыртыгыз.
Бала күбәләк янына баса, аңа өрә. Өргән вакытта тәрбияче баланың бер сулыш алып, аны өреп чыгаруын, иреннәрен бераз алга таба сузып өрүен күзәтә.
«Күбәләкне төсе буенча урнаштыр» дидактик уены.
Тәрбияче:
– Ә хәзер тагын бер уен уйнап алабыз. Уен өчен сез өстәлдә таратып салынган төрле төстәге күбәләкләр арасыннан үзегезгә ошаган төстәге күбәләкне алырга һәм аны шул төстәге «өенә» – тактага беркетеп куелган чәчәк янына китереп куярга тиеш буласыз. Димәк, кулыгыздагы чәчәк төсе белән «өй»нең төсе бер төсле булырга тиеш, аңладыгызмы?
Балалар өстәл янына килеп үзләренә ошаган төстәге күбәләк алалар. Һәр бала үз күбәләгенең төсен әйтә, шундый төстәге чәчәккә беркетә. Тәрбияче балалардан күбәләгенең нинди төстәге чәчәккә кунганын сорый.
Тәрбияче:
– Балалар, күбәләкләр – табигатьтәге бик матур тереклек ияләре! Аларны бакчаларда, болын һәм урманнарда очратырга мөмкин. Күбәләкләр ирек яраталар, рәхәтләнеп очалар. Аларны кул белән тотарга, һич тә рәнҗетергә ярамый. Моны беркайчан исегездән чыгармагыз.
Шөгыль ахырында «Бала белән күбәләк» мультфильмын карарга мөмкин.