I. Кереш өлеш.

Юнәлешне үзгәртеп йөрү. Предметлар аша узып йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Йомшак мендәрләр белән гомуми үсеш күнегүләре.

1. Башлангыч торыш – мендәрләргә утыру, куллар янда. Кулларны өскә күтәрү, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – мендәрләргә утыру, куллар янда. Алга таба иелү, үкчәне тоту, башлангыч торышка кайту (4 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – мендәрләр артына басу, куллар артта. Утыру (качу) һәм басу (күренү) (4 тапкыр). 4. Башлангыч торыш – мендәрләр алдына басу, аяклар бергә, куллар янда. Мендәрләргә утыру, куллар алда, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – мендәрләр янына басу, куллар аста. Мендәрләр тирәли куш аяклап сикерүне йөрү белән чиратлаштыру (3–4 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр.

2.1. Бераз алга атлап, тәрбияченең бала кулы җитәрлек югарылыктагы учларына кадәр сикерү;

2.2. Вертикаль торган боҗрага һәм капкага шуышу;

2.3. Ике предмет арасында тупны ике кул белән бер-береңә тәгәрәтү.

«Матур уенчык» хәрәкәтле уены.

Бүлмәнең (мәйданчыкның) бер башында 5–6 бала басып тора. Каршы якта, 2,5–3 м ара калдырып, 5–6 уенчык куела. Тәрбияче һәм балалар түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Сикереп-сикереп барабыз,
Бер уенчык (матур флаг) табабыз.

Балалар флагларга таба ике аякларында сикереп баралар. Флагларны кулларына алып селкиләр, аннары үз урыннарына куеп, кире кайталар.

III. Йомгаклау өлеше.

10–15 секунд куллар өчен төрле күнегүләр ясап йөрү, сулыш алу күнегүләре белән чиратлаштыру.