Балалар өстәлләр артында утыралар. Тәрбияче балалар белән исәнләшә, кәефләрен сораша. Балаларның игътибарын аларның алларында яткан рәсемнәргә юнәлтә.

Тәрбияче:

– Балалар, алдыгызда яткан рәсемнәр арасыннан үзегезгә иң ошаганын сайлап алыгыз әле. Сезгә шул рәсем буенча сөйләргә кирәк булачак.

Балалар рәсемнәрне сайлап алалар, кул күтәреп, сөйләргә теләк белдерәләр.

Тәрбияче:

– Яле, Алсу, рәсемеңне безгә дә күрсәт әле. Бу кем? Ул нишли?

Алсу:

– Бу кыз. Кыз җиләк җыя.

Тәрбияче:

– Кызның исеме ничек дип уйлыйсың?

Алсу:

– Кызның исеме Айгөл.

Тәрбияче:

– Алсу, ә син җәйге ялда җиләк җыйдыңмы?

Алсу:

– Әйе, мин әнием белән җиләк җыярга бардым. Урманда җиләк күп иде.

Тәрбияче:

– Бик яхшы. Рәхмәт, Алсу. Балалар, рәсем буенча тагын кемнәрнең сөйлисе килә?

Тәрбияче берничә баланың сөйләвен тыңлый. Берничә бала, үз тәҗрибәсеннән чыгып, җәйге ялларны ничек уздыруы турында сөйли.

Тәрбияче:

– Җәйге ялларыгызны бик күңелле үткәргәнсез икән! Зур булып үсеп тә килгәнсез. Хәзер сез йөргән төркем мәктәпкә әзерлек төркеме дип атала. Бу уку елында без, бергәләп, бик тырышып мәктәпкә әзерләнербез. Ә хәзер, әйдәгез, мәктәп сүзен иҗекләргә бүлеп карыйк. Иҗеккә бүлү ул – сүзне кисәкләргә бүлү. Сүздә ничә сузык аваз булса, шулкадәр кисәк – иҗек була. Иҗекләр санын кул аркасын ияккә куеп билгеләргә мөмкин. Әйдәгез, кул аркасын ияккә куегыз һәм мәктәп сүзен әйтеп карагыз: мәк-тәп.

Балалар:

– Мәк-тәп.

Тәрбияче:

– Димәк, мәктәп сүзендә ничә иҗек бар?

Балалар:

– Мәктәп сүзендә ике иҗек бар.

Тәрбияче:

– Яхшы. Мәктәп сүзендә нинди сузык аваз ике иҗектә дә ишетелә?

Балалар:

– [Ә] авазы.

Тәрбияче:

– Балалар, сүздәге иҗекләр санын кул чәбәкләп тә билгеләргә мөмкин. Ә хәзер, әйдәгез, иҗекләрне кул чәбәкләп билгелик: күлмәк.

Балалар ике тапкыр кулларын чәбәклиләр.

Тәрбияче:

– Ә хәзер мин сезгә сүзләр әйтәм, сез игътибар белән тыңлагыз. Әгәр дә сүздә [ә] авазы ишетелсә, кул чабыгыз. Килештекме?

Балалар:

– Килештек.

Тәрбияче:

– Яхшы. Тыңлагыз: дәфтәр, китап, каләм, кайчы, җилем.

Балалар дәфтәр, каләм сүзләрен ишеткәч, кул чабалар.

Тәрбияче:

– Яхшы. Балалар, сез [ә] авазына башланган нинди сүзләр беләсез?

Балалар:

– Әти, әни, әби, әйбәт, әтәч, әкият, әрем һ.б.

Тәрбияче:

– Афәрин! [Ә] авазына башланган бик күп сүзләр беләсез икән! Менә рәхмәт! Ә сез беләсезме, мәктәпктә белем алучы баланы кем дип атыйлар?

Балалар:

– Укучы дип атыйлар.

Тәрбияче:

– Бик дөрес. Укучы бала мәктәптә нишли?

Балалар:

– Укый, яза, рәсем ясый һ.б.

Тәрбияче:

– Балалар, экранга игътибар белән карагыз әле: ә бу бала нишли?

Балалар:

– Укучы китапта карандаш белән нәрсәдер сыза.

Тәрбияче:

– Сез ничек уйлыйсыз, китапка сызарга, ниндидер тамгалар ясарга ярыймы?

Балалар:

– Юк, ярамый.

Тәрбияче:

– Әлбәттә, ярамый! Китап уку өчен кулланыла. Китап – кадерле әйбер. Анда бик күп белем яшерелгән. Китапны саклап тотарга кирәк.

Динамик пауза: «Шаян балалар» уены

Балалар ирекле басалар. Сүзләргә туры китереп, хәрәкәтләр ясыйлар.

Бигрәк шаян инде без,

Тик тормыйбыз бер дә без:

Кулларны күтәрәбез,

Аннары төшерәбез.

Чүгәлибез, торабыз,

Башны уңга борабыз.

Аннан сулга карыйбыз

Һәм сикерә башлыйбыз.

Шул арада иелеп,

Басарга өлгерәбез.

Тирән итеп сулыйбыз,

Ял итәргә туктыйбыз.

Тәрбияче:

– Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле: сез ишеткән шигьри юлларда нинди уку әсбаплары турында әйтелә?

Каләмне кулга алам,

Дәфтәргә саннар язам.

Балалар:

– Каләм, дәфтәр.

Тәрбияче:

– Дөрес. Каләм ни өчен кирәк? Каләм белән нишлиләр?

Балалар:

– Каләм белән язалар.

Тәрбияче:

– Әйдәгез әле, кулыбызга каләм алдык дип хис итик һәм һавада 10 санын язып карыйк.

Балалар һавада 1 һәм 0 саннарын язу хәрәкәтләре ясыйлар.

Тәрбияче:

– Сызыкларны туры итеп,

Дөрес итеп сызарга

Мина сызгыч булыша.

Тәрбияче:

– Нинди уку әсбабы турында әйтелә?

Балалар:

– Сызгыч.

Тәрбияче:

– Сызгыч безгә нигә кирәк?

Балалар:

– Сызгыч сызык сызарга ярдәм итә.

Тәрбияче:

– Ягез әле, һавада туры сызык сызыйк.

Балалар һавада сызык сызу хәрәкәтләре ясыйлар. Шул рәвешле, балалар белән карандаш, фломастер, буяулар турында сөйләшү үткәрелә.

Тәрбияче:

– Буяуларның нинди төсләрен беләсез?

Балалар:

– Кызыл, сары, яшел, зәңгәр, ак, кара, көрән һ.б.

Тәрбияче:

– Ә хәзер әлеге төсләрдәге предметларны әйтеп карыйк. Мәсәлән, кызыл помидор.

Балалар:

– Сары лимон.

– Яшел кыяр.

– Зәңгәр туп.

– Ак аю һ.б.

Тәрбияче:

– Бик яхшы. Булдырдыгыз, балалар, афәрин. Дөрес, тулы җавапларыгыз өчен зур рәхмәт.

Бүген 1 сентябрь – белем бәйрәме. Бүгеннән мәктәпләрдә укулар башлана, укучылар мәктәпкә бара. Сез бакчага килдегез. Мин сезне бәйрәм белән тәбрик итәм. Сезгә сәламәтлек, уңышлар телим.