«Минем дусларым».
Информация
Бурычлар
Балаларның игътибарын, хәтерен, фонематик ишетү сәләтләрен үстерү; мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү.
Уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Балалар урындыкларда утырып торалар. Аларга каршы якта ике өстәлдә төрле уенчыклар куелган. Тәрбияче балаларны өстәлләр янына чакыра. Аларның игътибарын уенчыкларның зурлыкларына, төсләренә, нәрсәдән эшләнгән булуларына юнәлтә.
Тәрбияче (агачтан эшләнгән уенчыклар янына килә):
– Балалар, карагыз әле, сез монда нәрсәләр күрәсез? (Пирамидалар, матрёшкалар,шакмаклар һ.б.). Бу нинди пирамида? (Зур, биек). Ә монысы? (Тәбәнәк).Төсләре нинди? Пирамида нәрсәдән ясалган? (Балалар пирамиданы сүтеп карыйлар, агачтан ясалган булуын әйтәләр). Әйе, агачтан. Ә бу нәрсә? Дөрес, бу матрёшка. Ул нинди матур! Сезгә ошыймы? Балалар, матрёшка нәрсәдән ясалган, карагыз әле. (Балалар курчакны тотып карыйлар, аның эчен ачалар, буялмаган өлешенә игътибар итәләр. Сорауга җавап бирәләр). Әйе, балалар, матрёшка да агачтан ясалган, дөрес әйтәсез.
Тәрбияче матрёшка эченнән калган курчакларны да чыгара. Тәрбияче, курчакларны буйлары буенча тезеп, балаларның игътибарын аларның төрле киемнән, төрле буйда булуына юнәлтә.
– Кайсы курчак биегрәк? Аның яулыгы нинди? Кайсысы кечерәк? Иң кечкенә курчакның яулыгы нинди төстә? Һ.б.
Тәрбияче: Балалар, агачтан эшләнгән барлык уенчыкларны да балта остасы ясаган. Андый уенчыкларны эшләү зур осталык, тырышлык, түземлек сорый. Безнең татар халкында «Дөньяда мөмкин булмаган эш юк» дигән әйтем бар. Дөрестән дә, әгәр кеше бик тырышса, хәтта агачтан да менә нинди матур могҗизалар тудыра ала икән!
Тәрбияче:
– Балалар, ә хәзер, әйдәгез, уйнап алабыз. Сезнең алдыгызда цифрлар язылган карточкалар. Мин сезгә уенчык атамасын әйтәм, ә сез әлеге сүздә ничә иҗек икәнлеген карточка ярдәмендә күрсәтерсез. Аңлашылдымы?
Балалар:
– Әйе, аңлашылды.
Тәрбияче:
– Курчак, шакмак, машина, куян, кашык, тәлинкә, аю.
Балалар сүзләрдәге иҗекләргә туры килгән цифрлы карточкаларны күрсәтәләр. Сүздә ничә иҗек булуын әйтәләр.
Тәрбияче:
– Дөрес. Әлеге сүзләрне ничек итеп бер сүз белән әйтергә мөмкин?
Балалар:
– Уенчыклар.
Тәрбияче:
– Бик дөрес. Ә хәзер, әйдәгез, өстәлгә – шак иҗегенә башланган уенчыкны куегыз.
Бер бала өстәлгә шакмак китереп куя.
Өстәлгә -шык иҗегенә тәмамланган уенчыкны китерегез. (Өстәлгә кашык куела). Өстәлгә [м] авазына башланган уенчыкны куегыз. (Машина куялар).
Менә рәхмәт! Булдырдыгыз, балалар! Малайлар, ә сез әтиләрегезгә булышасызмы? Нинди эш коралларын беләсез? Агач белән эшләгәндә нинди эш кораллары кирәк дип уйлыйсыз?
Балалар:
– Чүкеч, пычкы, балта һ.б.
Тәрбияче:
– Балалар, мин сезгә сүзләр белән уйнап алырга тәкъдим итәм. Чүкеч сүзендә [к] авазын [м] авазы белән алыштырсак, нинди сүз килеп чыга?
(Чүмеч.) Кадак сүзендә [д] авазын [б] авазы белән алыштырсак, нинди сүз барлыкка килә? (Кабак.)
Ничек уйлыйсыз, чүкеч, пычкы, балта, кадак сүзләрен бер сүз белән ничек әйтеп була?
Балалар:
– Эш кораллары.
Тәрбияче:
– Дөрес. Хәзер әлеге эш кораллары белән ниләр эшләп булганын хәрәкәтләр белән күрсәтик.
Чүкеч белән кадак кагам,
Балта белән утын ярам.
Балалар чүкеч белән кадак каккан, балта белән утын ярган хәрәкәтләр ясыйлар.
Динамик пауза: «Булышу» уены
Бергәләшеп тышка чыктык, |
Атлап баралар, |
Ике кулга пычкы тоттык. |
кулларын алга сузалар, |
Утын кистек: |
утын кисү хәрәкәтләре ясыйлар, |
Зиң-зиң, зиң-зиң. |
|
Кулыбызга балта алдык, |
кулларын алга сузалар, |
Утын ярдык: |
утын яру хәрәкәтләре ясыйлар, |
Дак-док, дак-док. |
|
Бераз арыдык, өйгә кайттык. |
урыннарына утыралар |
Уф-уф, уф-уф! |
Тәрбияче:
– Балалар, хәзер мин сезгә шагыйрә Резеда апа Валиеваның үз дуслары турында язган шигырен укыйм. Нәрсәләр икән аның дуслары? Игътибар белән тыңлагыз. Шигырь «Минем дусларым» дип атала.
Тәрбияче шигырьне укый («Куанычым-багалмам», 195 бит). Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрә.
Тәрбияче:
– Балалар, шигырьдә нинди уенчыклар турында сүз бара?
Балалар:
– Ат, аю, курчак, паровоз турында сүз бара.
Тәрбияче:
– Ат нинди?
Балалар:
– Акыллы, батыр, кыю, матур.
Тәрбияче:
– Ә аю нинди?
Балалар:
– Аю ялкау.
Тәрбияче:
– Курчаклар нишли?
Балалар:
– Курчаклар сөйләшә, көлә.
Тәрбияче:
– Паровоз нәрсә ди?
Балалар:
– Төялегез, китәм.
– Барыгызны да Сабантуйга илтәм.
Тәрбияче:
– Уенчыклар кая бара?
Балалар:
– Сабантуйга бара.
Тәрбияче:
– Дөрес. Дуслар дип автор нәрсәне атый?
Балалар:
– Уенчыкларны атый.
Тәрбияче:
– Ә хәзер мин сезгә бер уенчык турында сөйләп күрсәтәм. «Бу – машина. Ул яшел төстә, зур, пластмассадан ясалган. Аның кабинасы, кузовы, тәгәрмәчләре бар. Машина белән йөк ташырга, аңа курчакларны утыртып йөрергә була». Балалар, хәзер сез үзегезгә ошаган уенчык турында сөйләрсез. Тулы җөмләләр белән, һәр сүзне ачык әйтеп, матур итеп сөйләргә кирәк. Янәсе, сез бу уенчыкка телевизор экраныннан реклама ясыйсыз.
Бер бала чыгып, үзенә ошаган уенчыкны сайлап ала, аның турында сөйли. Бәйләнешле, эзлекле сөйләүләре өчен тәрбияче балаларны мактый.
«Нәрсә юкка чыкты?» уены уйнала.
Балалар каршына берничә уенчык куела. Балалар күзләрен йомалар. Шул арада тәрбияче бер уенчыкны яшерә, ә балалар нинди уенчыкның юкка чыкканын әйтәләр.
– Балалар, кайсы уенчык юкка чыкты? (Кечкенә курчак). Ә хәзер кайсы уенчык юк? (Зур туп.) Хәзер нәрсә юк? (Шакмаклар.) Ә хәзер нинди үзгәреш күрәсез? (Курчак кире куелды, зур пирамида юк.)
Шөгыль барышында яисә шәгыльдән тыш вакытларда Б. Рәхмәтнең» Курчаклар» («Куанычым-багалмам», 198 бит), Л. Әмирханованың «Курчагымны йоклатам», Йолдызның «Минем тубым», «Курчагым» («Куанычым-багалмам», 18 бит) шигырьләрен кулланырга мөмкин.