«Көзге табигать».
Информация
Бурычлар
авазларның урынын билгеләү, [ш] авазының дөрес әйтелешен ныгыту; сүзне иҗекләргә бүлү, сөйләмдә капма-каршы мәгънәдәге сүзләр куллану күнекмәләре
бирү.
Балаларның иҗади активлыгын, фонематик ишетү сәләтләрен үстерү. Сезонлы үзгәрешләргә карата кызыксынучанлык, игътибарлылык, табигатькә сакчыл
караш тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
Исәнмесез, дусларым!
Хәерле булсын иртә!
Яхшы кәеф, шат елмаю
Бүләк итәм мин сезгә.
Тәрбияче балаларның игътибарын кулындагы яфракларга юнәлтә. Яфракларның төсе, кайсы агачныкы, ни өчен сары (яшел, кызгылт-сары) төстә булулары турында әңгәмә кора.
Тәрбияче:
– Бу яфраклар өрәңге агачыннан. Өрәңге яфрагы ел фасылына бәйле рәвештә яшел, сары, кызгылт-сары төстә булырга мөмкин. Яфраклар кайчан саргая соң, балалар?
Балалар:
– Көз көне.
Тәрбияче:
– Көз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр күзәтелә?
Балалар:
– Көннәр салкыная.
– Яфраклар, үләннәр саргая.
– Яңгырлар ява.
– Кешеләр бакчада уңыш җыялар.
– Кошлар җылы якка китәләр һ.б.
Тәрбияче:
– Бүген мин сезне Муса Җәлилнең «Көз җитте» шигыре белән таныштырам, ә сез игътибар белән тыңлагыз («Куанычым-багалмам», 143 бит).
Тәрбияче шигырьне укыр алдыннан кибеп сулдылар, уйсу җир, чишмәләр тынды сүзләренең мәгънәсен аңлата.
Тәрбияче:
– Балалар, Муса Җәлил нинди көзге үзгәрешләр турында яза?
Балалар:
– Агачлар, гөлләр киптеләр, саргайдылар.
– Көннәр салкын, шуңа күрә елгаларда, күлләрдә сулар туңдылар.
– Кошлар җылы якка китте.
– Укучыларның мәктәптә укыр вакытлары җитте.
Аудиоязмада яфраклар кыштырдаган тавыш ишетелә.
Тәрбияче:
– Балалар, тыңлагыз әле, нинди тавыш ишетелә? Бу бит яфраклар тавышы! Алар белән җил шулай шаяра. Яфраклар белән уйный ул. Әйдәгез, без дә яфраклар белән уйнап алыйк.
Балалар яфраклар салынган кәрзиннән үзләре теләгән төстәге яфраклар алалар, ирекле рәвештә басалар.
Кызыл, сары яфраклар |
кулларны өскә күтәреп, яфракларны |
әйләндереп уйнату, |
|
Җилдә тирбәлә. |
яфракларны як-якка селкү, |
«Кыштыр-кыштыр», – дип яфраклар |
яфракларны бер-берсенә тидерү, |
Пышылдый җилгә. |
кулларны төшерү |
Тәрбияче:
– Балалар, кыштыр-кыштыр, пышылдый сүзләрендә нинди аваз еш ишетелә?
Балалар:
– [Ш] авазы ишетелә.
Тәрбияче:
– Бик дөрес. Пышылдый сүзендә ничә иҗек? Әлеге сүздә [ш] авазы ничәнче иҗектә ишетелә?
Балалар:
– Өч иҗек.
– [Ш] авазы икенче иҗектә ишетелә.
Тәрбияче:
– [Ш] авазына башланган нинди сүзләр беләсез? (Шалкан, шар, шаян, шикәр, шулпа, шәм). Ә хәзер [ш] авазына тәмамланган сүзләр уйлыйк.
(Бәлеш, камыш, тавыш, карандаш, миләш, биш). [Ш] авазы сүзнең уртасында, сүз эчендә булган нинди сүзләр әйтерсез? (Кашык, машина, ишәк, тишек, бишек).
Хәзер без уйнаячак уен такмакларында [ш] авазы булган нинди сүзләр ишетерсез: игътибарлы булыгыз.
Динамик пауза: «Бу дустың белән күреш» уены.
Балалар, кулга-кул тотынып, түгәрәккә басалар.
Аякларың тыпырдат |
аякларын тыпырдаталар, |
Кулларыңны чәбәклә, |
кул чәбәклиләр, |
Бер монда, бер монда, |
кулларын бер уңда, бер сулда |
Кыен эш түгел бер дә. |
чәбәклиләр, |
Башың аска иеп ал, |
башларын аска ияләр, |
Кул бармагың янап ал, |
бармак яныйлар, |
Бер монда, бер монда, |
уңга, сулга бармак яныйлар, |
Кыен эш түгел бер дә. |
әйләнеп алалар, |
Бу дустың белән күреш, |
уң яктагы дусты белән күрешәләр, |
Бу дустың белән күреш, |
сулдагы дусты белән күрешәләр, |
Йә, иптәш, йә, әйлән, |
әйләнәләр, |
Бик кыен түгел бу эш. |
баш ияләр. |
Тәрбияче:
– Балалар, уен вакытында [ш] авазы кергән сүзләр ишеттегезме?
Балалар:
– Эш, күреш, баш, иптәш.
Тәрбияче:
– Рәхмәт, балалар, сез бик игътибарлы! Ә хәзер тагын бер уен уйныйбыз. Бу уенның исеме «Капма-каршы» дип атала. Әйдәгез, түгәрәк ясап тезелеп басабыз. Мин уртага басам һәм, бер сүз әйтеп, тупны кемгә дә булса ыргытам. Тупны тотып алган бала, әлеге сүзнең капма-каршысын әйтеп, тупны миңа кире кайтарырга тиеш. Сез әзерме?
Балалар түгәрәк ясап басалар.
Тәрбияче:
Күп ... аз.
Зур ... кечкенә.
Авыр ... җиңел.
Киң ... тар.
Югары ... түбән.
Ак ... кара.
Тәрбияче:
– Рәхмәт, балалар. Без бүген нинди уеннар уйнадык? Сезгә кайсы уен күбрәк ошады? Ни өчен?
«Көзге муллык»
Шөгыль ٤
Яшелчәләр турында тасвирлап сөйләү
Бурычлар. Көз билгеләре, көзге уңыш турында күзаллауларын баету нигезендә сүзлек байлыгын үстерү. Тасвирлап сөйли белү күнекмәләрен ныгыту. Сүзләрдә [к], [р] авазларының урынын билгеләү. Фикер алышу вакытында үз фикерләрен ачык, төгәл, аңлаешлы итеп әйтә белергә, катлаулы булмаган нәтиҗәләр ясарга өйрәтү; сәнгатьле сөйләм күнекмәләре булдыру.
Балаларны мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү; бәйләнешле сөйләмнәрен, фонематик ишетү сәләтләрен үстерү,
Табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр белән кызыксыну, игътибарлылык тәрбияләү.
Җиһазлар. Яфрак, аю уенчыгы; Р. Батулланың «Бишек хикәятләре» китабы; яшелчә муляжлары.