Тәрбияче:

Исәнмесез, дусларым!

Хәерле булсын иртә!

Тылсымлы сүзләр безне

Яхшылыкка өйрәтә.

Балалар, ә сез нинди тылсымлы сүзләр беләсез?

Тәрбияче балаларның җавапларын тыңлый.

Тәрбияче:

– Бик дөрес. Хәерле көн, хәерле кич, хәерле иртә, исәнмесез, сау булыгыз, рәхим итегез, түрдән үтегез кебек сүзләр – тылсымлы сүзләр. Аларны әйтә белү әдәплелек, тәрбиялелек билгесе.

Тәрбияче балаларга мәкаль әйтә: «Көзге көн ул бала кебек: әле көлә, әле елый». Мәкальнең мәгънәсе турында сөйләшү үткәрелә. Балалар фикерләрен әйтәләр.

Балалар:

Көз көне әле яңгыр явып үтә, әле кояш чыга.

Тәрбияче:

– Дөрес әйтәсез. Көз көне кояшны еш кына болытлар алыштыра, яңгырлар ява.

«Көзнең билгеләрен әйт» дидактик уены уйнала.

Тәрбияче:

– Балалар, мин арагыздан берәүгә яфрак бирәм. Яфрак алган бала, көзнең бер билгесен әйтеп, әлеге яфракны иптәшенә бирә. Мәсәлән, яңгырлы көз. Яфракны сиңа тапшырам.

Тәрбияче бер балага яфракны бирә. Бала көзнең бер билгесен әйтә һәм яфракны янында басып торучы иптәшенә тапшыра. Шул рәвешле уен дәвам итә.

Тәрбияче:

– Көз көне кырларда, басуларда, бакчаларда мул уңыш җыела. Әйтегез әле, яшелчә бакчасыннан нинди яшелчәләр җыеп алырга мөмкин?

Балалар:

– Кыяр, кишер, кәбестә, бәрәңге, суган, помидор, сарымсак, шалкан, чөгендер, кабак.

Тәрбияче:

– Бик дөрес. [К] авазы кергән яшелчәләрне әйтегез.

Балалар:

– Кыяр, кишер, кәбестә, сарымсак, шалкан, кабак.

Тәрбияче:

– [Р] авазына тәмамланган яшелчәләрне әйтегез.

Балалар:

– Кыяр, кишер, помидор, чөгендер.

Тәрбияче:

– Атамасы 3 иҗектән торган яшелчәләрне әйтегез.

Балалар:

– Кәбестә, бәрәңге, помидор, сарымсак, чөгендер.

Тәрбияче:

– Яхшы. Балалар, күрәсезме, өстәлемдә – яшелчәләр (муляжлар). Хәзер шул яшелчәләр турында матур итеп сөйләргә кирәк булыр. Мәсәлән: «Мин бәрәңге алдым. Бәрәңге йомры, сары, зур. Аны ашка да салалар, кыздырып та ашыйлар. Мин бәрәңгенең измәсен яратам.»

Балалар шул рәвешле үзләре сайлап алган яшелчәләр турында сөйлиләр.

Тәрбияче:

– Балалар, мин сезгә Хәләф абый Гардановның «Түтәлләрдә үсте яшелчә...» шигырен укыйм. Ә сез игътибар белән тыңлагыз һәм сорауларга җавап бирегез.

Түтәлләрдә үсте бик күп яшелчә:

Кыяр, кабак, чөгендер,

кишер, кәбестә.

Алар ничек үсә,

Нинди төстә?

– Катлы-катлы булып үсә,

Җир өстендә

Ул нәрсә?

– Кәбестә.

– Йодрык-йодрык булып үсә,

Алма кебек кызарып пешә,

Үзе бик матур, аны кем әйтер?

– Помидор.

– Ул җир астына төшкән,

Кып-кызыл булып пешкән,

Ашка тәм һәм төс бирер...

Аны кем белер?

– Чөгендер.

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз балалар, рәхмәт сезгә. Без яшелчәләр турында сөйләшкән арада, безгә кунакка Аю килгән. Әйдәгез, Аю дустыбызга тылсымлы сүз әйтик.

Балалар Аю белән исәнләшәләр. Аю да балалар белән исәнләшә. Шулай итеп, исәнме, хәерле көн сүзләре искә төшерелә.

Динамик пауза: «Аю килгән» уены.

Аю килгән урманнан,

Балалар атлап баралар,

Ерак диеп тормаган.

кулларын каш өстенә куялар,

Уйный балалар белән:

як-якка карыйлар,

Тәпиләрен күтәрә,

чиратлап, аякларын күтәрәләр,

Аннан кире төшерә,

төшерәләр,

Урында биеп ала,

бииләр,

Ә балалар кул чаба.

кул чабалар.

Тәрбияче:

– Рәхмәт, балалар. Бик матур итеп уйнадыгыз. Карагыз әле, Аю безгә матур китап алып килгән. Хәзер мин сезгә шул китаптан бер әкият укыйм. Әкият «Чыбык ашату» дип атала. Аны Рабит абый Батулла язган.

Тәрбияче әкиятне укый, әкиятнең эчтәлеге буенча балаларга сораулар бирә:

Аю баласы Әппәс ничек киреләнә?

– Башка аю балалары нишлиләр?

– Әтисе Әппәскә нәрсә дигән?

Әппәс үзен дөрес тотамы?

– Шулай киреләнергә ярыймы?

Тәрбияче:

– Балалар, ә сез Әппәс кебек киреләнмисезме? Киреләнү – бик ямьсез күренеш. Бала көйсезләнгәндә, әти-әнинең дә кәефе кырыла. Димәк, киреләнергә, көйсезләнергә бер дә ярамый, әти-әнинең кәефен төшермәскә кирәк.

Чыбык ашатуны сез ничек аңладыгыз? Дөрес, чыбык ашату ул нык ачулануны аңлата.

Тәрбияче әкиятнең балаларга ошаган урыннарын тагын бер кат укый. Берничә бала тәрбияченең сораулары ярдәмендә әкиятнең эчтәлеген сөйли.