Тәрбияче:

– Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, кем җавабын табар?

Һәркөн диярлек

Елап яшь коя.

Килгән кошларны

Көньякка куа.

Бу кайчак була? («Көз»)

Тәрбияче:

– Ничек уйлыйсыз: ни өчен табышмакта «елап яшь коя» диелә?

Ба л а л а р. Чөнки көз көне яңгырлар бик еш ява.

Тәрбияче:

– Көз көне табигатьтә тагын нинди үзгәрешләр була?

Ба л а л а р.

– Кырларда уңыш җыела.

– Агачларның яфраклары саргая, кибә, коела һ. б.

Тәрбияче:

– Дөрес, балалар, сез санап үткән үзгәрешләр табигатьтә көз җиткәнен белдерәләр. Ни өчен җирләр дымлана? (Чөнки яңгырлар бик күп ява). Балалар, сентябрь – көзнең беренче ае, иртә көз. Ә көз айлары өчәү: сентябрь, октябрь, ноябрь. Иртә көзне алтын көз алмаштыра, ә аннары көзнең соңгы ае – ноябрь килә.

Көз көне яңгырлар ява. Балалар, әлеге җөмлә ничә сүздән тора?

Балалар:

– 4 сүздән тора.

Тәрбияче:

– Көз турында ике сүздән торган җөмлә әйтегез.

Балалар:

Көннәр суыта.

Тәрбияче:

– 3 сүздән торган җөмлә төзегез.

Балалар:

Агачлардан яфраклар коела.

Тәрбияче:

Кошлар җылы якларга китә. Җөмлә ничә сүздән тора?

Балалар:

– 4 сүздән тора.

Тәрбияче:

– Яхшы. Салкын җил исә. Әлеге җөмләдә, кайсы сүз бер иҗектән тора?

Балалар:

Җил сүзе бер иҗектән тора.

Тәрбияче:

– Дөрес. Агач, алтын сүзләре нинди аваздан башлана?

Балалар:

[А] авазыннан башлана.

«Сүзләр эзлибез» уены оештырыла. Уенны тәрбияче башлый:

А бар алмада, алкада,

Айда, тайда, байда.

Тагын кайда?

Балалар [а] авазы күргән сүзләр әйтәләр: алмагач, Алсу, акыллы, абый, матур, яфрак, малай, апа һ.б.

Тәрбияче:

– Балалар, хәзер мин сезгә бер матур шигырь укыйм. Аны Илдар абый Юзеев язган. Шигырь «Яңгыр ява» дип атала.

Яңгыр ява! Яңгыр ява

Шыбыр-шыбыр.

Йөгереп чыга бала-чага,

Ыбыр-чыбыр.

Яшен яшьни, күкләр тетри

Дөбер-шатыр!

Курыкмыйлар, кулларында

Зонтик-чатыр...

Тәрбияче:

– Балалар, яңгыр нинди тавыш чыгарып ява? (Шыбыр-шыбыр). Бала-чагаларны шагыйрь ничек атый? (Ыбыр-чыбыр). Күк нинди тавышлар чыгарып күкри? (Дөбер-шатыр). Балаларның кулларында нәрсә? (Зонтик). Зонтик татар телендә кулчатыр дип атала. Кулчатыр астында яңгыр куркыныч түгел.

– Балалар, шигырьдә нинди аваз бик еш ишетелде, игътибар иттегезме?

Тәрбияче шигырьне кабат укый. Балалар [р] авазының еш ишетелүе турында әйтәләр, сүзләрне кабатлыйлар: яңгыр, шыбыр-шыбыр, күкләр, дөбер-шатыр, курыкмыйлар һ.б.

«Бу аваз бармы?» уены уены уйнала.

Тәрбияче иҗекләр әйтә. Балалар [р] авазы булган иҗекләрне, сүзләрне ишеткәндә кул чабалар.

* иҗекләрдә: ра, та, ба, ры, ты, ру, ду, ро;

* сүзләрдә: карга, салкын, карандаш, агач, яфрак, җил, яңгыр, дәфтәр.

Динамик пауза: «Көз» уены.

Тәрбияче:

– И, балалар, күрегез,

Тәрәзәгә таба борылалар,

Тышта әнә килә көз.

Балалар:

– Әйе, әйе, күрәбез,

кулларын як-якка җәяләр,

Көз килгәнен беләбез.

Тәрбияче:

– Я әйтегез, сөйләгез,

Ничек килә икән көз?

Балалар:

– Кошлар оча көньякка,

кулларын кош канатлары

Канат кагып еракка.

кебек селкиләр,

Аюлар өн казыды

куллары белән җир казу

Бик тирән итеп базны.

хәрәкәтләре ясыйлар,

Балыклар да тындылар,

чүгәлиләр, кулларын башларына

Су төбенә чумдылар.

куеп тын гына утыралар,

Агачлар ялангачлар,

басып, кулларын өскә күтәреп,

Җилләрдә чайкалалар.

як-якка болгыйлар.

Тик безгә күңелле көз,

кул чабалар,

Без бакчага йөрибез.

атлап китәләр.

Тәрбияче «Көз» рәсеме буена әңгәмә үткәрә. Рәсем буенча балалар хикәя төзеп сөйлиләр. Магнитофон язмасында П.И.Чайковкийның «Ел фасыллары, Көз» әсәреннән фрагмент яңгырый. Балалар игътибар белән рәсемне карыйлар.

Тәрбияче:

– Ни өчен бу рәсемдә көз сурәтләнгән дип уйлыйсыз?

Балалар:

– Агачларның яфраклары саргайган.

– Яфраклар җиргә коелган.

– Яфраклар көз көне генә саргаялар.

– Күктә болытлар күп.

– Җирдә сары яфраклар ята.

Тәрбияче:

– Яфраклар тагын нинди төсләргә керәләр? (Кызыл, кызгылт-сары, көрән). Ә җәй көне нинди төстә булалар? (Яшел). Көз көне үләннәр нишли? (Саргая, кибә). Күк йөзе турында нәрсә әйтерсез? (Күк йөзен болытлар каплый).

– Көз – елның матур вакыты. Көзен яфраклар сары төскә керә, шуңа күрә аны алтын көз дип атыйлар. Агачлар әйтерсең лә сары күлмәк кия! Миләш яфраклары кызара башлый. Ә каен агачы? Ул әле яшел, ара-тирә сары яфраклары күренә. Бу чорны иртә көз диләр.

Шөгыль барышында, шөгыльдән тыш вакытларда В.Г. Сутеевның «Гөмбә астында» әкиятен («Куанычым-багалмам», ١٣٣ бит), Г. Тукайның «Чыршы» («Куанычым-багалмам», ١٤٣ бит), С. Маршакның «Сентябрь», «Октябрь» («Куанычым-багалмам», ٩١ бит) шигырьләрен укырга мөмкин.