«Икмәк – яшәү терәге».
Информация
килү эттаплары сурәтләнгән слайдлар (презентация), экран, проектор; «Алтын бөртекләр» мультфильмы («Татармультфильм» берләшмәсе сайты, http://
tatarcartoon.ru/view?q=6sCTN1goSfwPw).
Бурычлар
игенче, игенчелек кебек тамырдаш сүзләр ясарга өйрәтү.
Балаларның бәйләнешле сөйләмнәрен, фикерләү сәләтләрен үстерү.
Икмәккә сак караш, игенче һөнәренә хөрмәт тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
Исәнмесез, дусларым!
Хәерле булсын иртә!
Игенче һөнәре турында
Сөйләрмен бүген сезгә.
Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез җавабын табыгыз!
Әбием камыр баскан,
Аны табага салган.
Табаны мичкә куйган,
Пешкәнче көтеп торган.
Мичтә кабарып пешкән –
Бу нинди ризык икән?
Балалар:
– Бу икмәк, ипи.
Тәрбияче:
– Дөрес әйттегез, балалар, табышмакның җавабы – ипи, икмәк.
Татар халкы гомер-гомергә җир эшкәртү, икмәк үстерү белән шөгыльләнгән, чөнки икмәк – ил тоткасы ул. Икмәктән башка тормыш юк. Ипине зурлап, халкыбыз: «Икмәксез алтын тавы башында да ачка үлүең бар», – дигән. Димәк, кеше ипине алтын-көмеш, кыйммәтле ташлардан өстен куйган.
Икмәк үстерү – гаять авыр һәм катлаулы эш. Искә төшерик әле, икмәк өстәлгә нинди юллар белән килә? Ашлыкны елның кайсы вакытында җыялар? (Жаваплар тыңлана.) Ашлыкның нинди төрләрен беләсез?
Балалар:
– Арыш, бодай.
– Борчак.
– Карабодай.
– Тары һ.б.
Тәрбияче (ашлыкларның башакларын һәм орлыкларын күрсәтеп):
– Гәрәбәдәй бу бөртекләр өлгергәнче, игенчегә бик күп хезмәт куярга кирәк.
Тәрбияче балаларның игътибарын экранга юнәлтә.
– Ничек уйлыйсыз, көзен басуларда тагын нинди эшләр башкарыла?
Балалар:
– Тракторлар җирне сукалыйлар, тырмалыйлар. (Слайд № 1)
– Йомшак җиргә орлык чәчелә. (Слайд № 2)
Тәрбияче (слайд № 3):
– Кырда кар тоту вакыты сурәтләнгән рәсем күрсәтеп). Ә игенчеләр кыш буена нәрсә эшлиләр?
Балалар:
– Кырда кар тоталар.
Тәрбияче:
– Ничек уйлыйсыз, кар тоту нәрсә өчен кирәк?
Балалар:
– Җиргә дым күбрәк сеңсен өчен.
– Ашлык мул булсын өчен.
Тәрбияче:
– Кар катламы күбрәк булса, көздән чәчеп калдырган ашлыкка да җылырак була. Халыкның бу турыда әйтеме дә бар: «Кырда кар калын булса, ашлык мул булыр».
Балалар, тәрбияче белән бергәләп, язгы чәчү, җәйге эшләр турында сөйләшәләр.
Тәрбияче:
– Урып-җыю чоры – игенче өчен иң җаваплы, шатлыклы вакыт. (Слайд №4.) Комбайннар ашлыкны уралар, сугалар (слайд №5), ә машиналар аны ындыр табагына илтә (слайд №6). Анда ашлыклы чистарталар һәм амбарларга, элеваторларга урнаштыралар (слайд №7). Тегермәндә ашлыктан он ясыйлар (слайд №8) һәм ипи пешерә торган заводка илтәләр (слайд №9).
Шулай итеп, ипи безнең өстәлгә игенче шундый зур һәм катлаулы эшләр башкарганнан соң гына килә.
Тәрбияче (игенче сүзенә басым ясый). Балалар, иген үстергән кешене – игенче, ә иген үстерү эшен, хезмәтен бер сүз белән игенчелек дип атыйлар.
Иген, игенче, игенчелек сүзләренең ясалышы турында сөйләшү үткәрелә. Тамырдаш сүзләрнең ясалышы буенча башка мисаллар китерелә. Мәсәлән, урман – урманчы – урманчылык һ.б.
Динамик пауза: «Чайкала иген кырлары» (Г. Латыйп шигыре буенча)
Чайкала иген кырлары, |
Баскан урында чайкалып торалар, |
Уяна таң нурлары. |
әкрен генә кулларын өскә күтәрәләр, |
Киңлекләргә алып бара |
бер урында атлап торалар, |
Безнең басу юллары. |
кулларын як-якка җәяләр, |
Игенченең уңганлыгы – |
кул чабалар, |
Игенченең хезмәт яме, |
елмаялар, |
Игенченең тырышлыгы |
кулларын алга сузалар, |
Кырларыннан күренә. |
кулларын як-якка җәяләр. |
Тәрбияче:
– Ипи үстерү хезмәте – игенче һөнәре турындагы белемнәрегезне ныгыту өчен мин сезгә «Алтын бөртекләр» дигән татар халык әкиятен карарга тәкъдим итәм. Әкияттә сезгә аңлашылмаган сүзләр булырга мөмкин:
Сабан – җир эшкәртү өчен уйлап табылган җайланма (сабан рәсеме күрсәтелә).
Кәс – зур оешкан балчык кисәкләре (кәс рәсеме күрсәтелә).
Камыл – бодайның сабагы (камыл рәсеме күрсәтелә).
Урганнар, уру – бу ашлыкны, бодайны җыю процессы. Элекке заманда ашлыкны чалгы, урак белән урганнар (чалгы, урак белән ашлыкны уру рәсеме күрсәтелә).
Сугу – бодай башакларын сугып, коелган бодайны җыю (сугып, ашлык җыю рәсеме күрсәтелә).
«Алтын бөртекләр» мультфильмы («Татармультфильм» берләшмәсе) күрсәтелә. Эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрелә. Шөгыльгә йомгак ясала. Шөгыльдән тыш вакытларда икмәк, игенче хезмәте турында балалар белән түбәндәге мәкальләрне өйрәнергә мөмкин:
• Икмәкнең валчыгы да бездән олы, коеп ашама.
• Ипи – иң зур байлык.
• Икмәк – табынга нур сибүче,
Кешегә, илгә көч-куәт бирүче.
• Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың.