Абдулла Алиш әкиятләре буенча сәяхәт.
Информация
Бурычлар
Балаларның аңга алуларын, бәйләнешле сөйләмнәрен, фикерләү сәләтен үстерү.
А. Алиш әсәрләре аша балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
Исәнмесез, дусларым!
Хәерле булсын иртә!
Сәяхәткә чакырам
Әкиятләр иленә.
Тәрбияче балаларны А. Алиш китапларыннан эшләнгән күргәзмә янына чакыра. Язучының портретын күрсәтә, аның турында сөйли.
Тәрбияче:
– Балалар өчен күп әкиятләр иҗат иткән язучы Абдулла Алиш тату, хезмәт сөючән гаиләдә үскән. Аның әтисе иген иккән, умарта караган. Ул киң күңелле, укымышлы кеше булган. Өйгә төрле-төрле газета-журналлар алып кайткан, балаларны һәрдаим алар белән таныштырып торган. Балаларын кече яшьтән үк хезмәткә өйрәткән.
Абдулла Алиш акыллы, белемле, зирәк бала булып үсә. 6–7 яшендә әтисеннән укырга, язарга өйрәнә. Мәктәптә укыган вакытында төрле түгәрәкләргә йөри, концертлар оештыра, стена газеталары чыгара, шигырьләр, хикәяләр яза.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Абдулла Алиш фронтка китә. Фашистлар кулына эләгеп, әсирлеккә төшә. Шунда һәлак була.
15 сентябрь – Абдулла Алишның туган көне. Әйдәгез, менә бу чәчәкләрне аның портреты янына куйыйк. Безнең өчен күп кенә кызыклы, мавыктыргыч әкиятләр иҗат иткән язучыга хөрмәтебезне күрсәтик.
Тәрбияче балаларның игътибарын күргәзмәдәге китапларга юнәлтә, язучының нинди әкиятләрен белүләре турында сорый. Балалар үзләренә таныш әкиятләрне атыйлар, китапларын күрсәтәләр.
Тәрбияче:
– Балалар, ә хәзер игътибар белән экранга карагыз әле. Андагы рәсем кайсы әкияттән? Ул сезгә танышмы?
Балалар:
– «Чукмар белән Тукмар» әкиятеннән.
Тәрбияче:
– Әкиятне ничек таныдыгыз? Чукмар белән Тукмар үзара дус яшиме? Әби ни өчен Тукмарны күршеләргә кертеп куйган? Әкият ничек тәмамлана?
Балаларның җаваплары тыңлана. Дус, тату яшәүнең әһәмияте турында сөйләшү үткәрелә.
Тәрбияче (балаларның игътибарын экрандагы рәсемгә юнәлтә):
– Әлеге рәсем кайсы әкияттән дип уйлыйсыз? Бу әкият сезгә танышмы?
Балалар:
– Бу рәсем «Куян кызы» әкиятеннән.
Тәрбияче:
– Куян кызына әнисе нәрсә бүләк иткән? Ни өчен Куян кызының аяклары авырткан? Куян кызына кем ярдәм иткән? Куян кызына нинди киңәш бирер идегез?
Балалар Куян кызына доктор Айболит ярдәм итүе, әни сүзен һәрвакыт тыңларга кирәклеге турында сөйлиләр.
«Сорау – җавап» уены уйнала.
Уен өчен туп кирәк булачак. Тәрбияче тупны бер балага ыргыта һәм сорау бирә. Тупны алган бала сорауга җавап бирергә һәм тупны кире тәрбиячегә кайтарырга тиеш.
– Абдулла Алиш әкиятендәге иң куркак геройның исеме ничек? (Биккуркак).
– Иң батыр геройның исеме ничек? (Бикбатыр).
– Абдулла Алиш әкиятендәге иң күп сөйләшә торган герой? (Үрдәк).
– Үрдәкне Абдулла Алиш ничек атый? (Сертотмас үрдәк дип).
– Әкияттәге иң мактанчык герой? (Чыпчык).
– Абдулла Алишның чыпчык турындагы әкияте ничек атала? («Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык»).
Динамик пауза: «Яңгыр» уены.
Яңгыр, яңгыр юлларда |
Балалар атлап баралар, |
Аякларны чылата. |
әле бер, әле икенче аякларын күтәрәләр, |
Аякларны күтәреп, |
|
Сикерәбез күл аша. |
сикергәләп баралар, |
Чыланмасын аяклар, |
|
Киик әле итекләр. |
итек кию хәрәкәтләре, |
Яңгырдан без курыкмыйбыз, |
|
Аякта бит итек бар. |
аякларын күрсәтәләр, |
Матур яңгыр явып үтте, |
кулларын өскә күтәрәләр. |
Кояш җылы нур сипте. |
Тәрбияче:
– Балалар, карагыз әле, минем кулымда нинди матур китап! Әлеге китапта Абдулла Алишның «Бал корты һәм шөпшә» әкияте язылган. Бергәләп укыйбызмы? Мин укыйм, ә сез игътибар белән тыңлагыз!
Тәрбияче Абдулла Алишның «Бал корты һәм шөпшә» әкиятен укый.
Әкиятнең эчтәлеге буенча сораулар бирелә.
Тәрбияче:
– Балалар, Чәчәкләр башлыгы нинди хәбәр җиткерә?
Балалар:
– Кем бал салырга яхшы савыт әзерләсә, чәчәкләрдәге балны шуңа бирәм, – ди.
Тәрбияче:
– Ярышта нәрсәләр катнаша?
Балалар:
– Бөҗәкләр катнаша.
Тәрбияче:
– Дөрес. Бал корты нинди?
Балалар:
– Бал корты тырыш.
Тәрбияче:
– Дөрес. Шөпшә нинди?
Балалар:
– Шөпшә ялкау.
Тәрбияче:
– Балалар, шөпшәнең ялкау икәнлеген ничек белдегез?
Балалар:
– Шөпшә эшләми, алып кайткан балын ашап бетереп бара.
Тәрбияче:
– Дөрес. Ә Бал корты нишли?
Балалар:
– Бал корты тырышып эшли.
Тәрбияче:
– Дөрес. Кайсы бөҗәкнең савыты иң яхшысы була?
Балалар:
– Бал корты ясаган савыт иң яхшы савыт була.
Тәрбияче:
– Чәчәкләр башлыгы теләсә нинди чәчәктән, теләсә никадәр бал җыярга кайсы бөҗәккә рөхсәт бирә?
Балалар:
– Бал кортына рөхсәт бирә.
Тәрбияче:
– Балалар, тырышкан кеше генә уңышка ирешә ала. Тырышкан – табар, ташка кадак кагар, дигәннәр әби-бабайлар. Бик тырышсаң, бар эшне дә эшләп була.
Абдулла Алишның «Бал корты һәм Шөпшә» әкияте буенча мультфильм («Татармультфильм» берләшмәсе) төшерелгән. Мин сезгә әлеге мультфильмны әти-әниләрегез белән бергәләп карарга тәкъдим итәм. Сау булыгыз, балалар!