А. Алишның «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар» әкияте буенча әңгәмә.
Информация
«Каз белән Аккош», «Мактанчык чыпчык», «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар» әкиятләре тупланган китаплар күргәзмәсе; аю, бүре, ат рәсемнәре;
http://www.balarf.ru/ipad/index.html сылтамасы аша анимацион сюжет.
Бурычлар
Әңгәмәдә катнашу теләге, күрсәтмә-образлы фикерләү сәләтен үстерү.
Кызыксынучанлык, хайваннарга карата игътибарлы, мәрхәмәтле караш, тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Балалар урындыкларда утырып торалар. Тәрбияче шөгыльне табышмаклар әйтүдән башлый.
Тәрбияче:
– Балалар, без бүген Абдулла Алишның тагын бер әкияте белән танышырбыз. Әкиятнең нәрсә турында икәнлеген табышмакларга җавап тапкач белерсез. Игътибар белән тыңлагыз.
1. Асрамый да умарта,
Әмма балны ярата.
Кышын сөя йокыны,
Язгача тормый ята. Бу нәрсә? (Аю)
2. Сорыдыр төсе,
Үткендер теше,
Урманда йөри,
Бозаулар күзли. (Бүре)
3. Сабан туенда узыша,
Кешеләргә булыша,
Утырдым исә биленә,
Илтә кирәк җиремә. (Ат)
Тәрбияче балаларга ат, бүре, аю рәсемнәре күрсәтә. Бүген укылачак әкиятнең әлеге хайваннар турында булуын әйтә.
Тәрбияче:
– Мин укыячак әкиятнең исеме «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар» дип атала. Әкиятне безгә таныш балалар язучысы Абдулла Алиш язган.
Тәрбияче әкиятне укый. Балаларга сораулар бирә.
– Әкияттәге көтүче хезмәтен үтәүче атның исеме ничек? (Җирән Кашка).
– Җирән Кашка сезгә ошадымы? Ни өчен ошады? Җирән Кашка нинди?
Балалар:
– Җирән Кашка – акыллы ат.
– Ул үзенең иптәшләрен саклый.
– Иптәшләренә дөрес киңәш бирә.
Динамик пауза: «Атлар һәм көтүче» уены.
– Курай уйныйм: та-ра-ра! |
Курай уйнаган хәрәкәтләр ясыйлар, |
Атлар кай якка таба бара? |
уң кулларын каш өстенә куеп карыйлар, |
– Атлар бара болынга, |
атлап баралар, |
Яшел чирәм ашарга. |
башларын алга ияләр, |
Көч кирәк бит атларга |
беләк мускулларын күрсәтәләр, |
Зур йөкләрне ташырга, |
кулларын өскә күтәрәләр |
Тәрбияче:
– Балалар, әйдәгез, сезнең белән тагын бер уен уйнап алабыз. Сез нинди әкиятләр беләсез, искә төшерик әле.
Минем кулымда яулык. Аның бер очын тотам да мин бер әкиятнең исемен башлап әйтәм һәм кулъяулыкның икенче башын кемгә дә булса бирәм. Кулъяулыкны алган бала әкиятнең исемен әйтеп бетерергә тиеш:
• «Куркак ... юлдаш.»
• «Каз белән ... аккош».
• «Хәйләгә каршы..... хәйлә».
• «Бикбатыр белән ... Биккуркак».
• «Кем нәрсә ... ярата?».
• «Зирәк ... чәүкә».
Тәрбияче:
– Рәхмәт, балалар. Бик күңелле уйнадыгыз. Әйдәгез, хәзер әкиятне тагын бер кат тыңлыйк.
Экранда http://www.balarf.ru/ipad/index.html сылтамасы аша «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар» анимацион сюжеты күрсәтелә.
Тәрбияче:
– Җирән Кашка атларны үзе белән ничек иярткән?
Балалар:
– Кыңгырау шалтыратып.
Тәрбияче:
– Беркөнне Җирән Кашка иптәшләрен җыйган да болай дигән:
– Аерылсагыз – айга җитмәссез, бүленсәгез – бүген бетәрсез, бергә йөрсәгез – рәхәт көн итәрсез. Ничек уйлыйсыз: Җирән Кашка бу сүзләре белән нәрсә әйтергә теләгән?
Балалар:
– Аерылмагыз, бүленмәгез, – дигән.
– Аерылсагыз, бүленсәгез, бәлагә очрарсыз.
– Бергә булсагыз, рәхәт яшәрсез.
Тәрбияче:
– Яхшы. Ә атлар Җирән Кашканың киңәшен тотканнармы соң?
Балалар:
– Юк, тотмаганнар.
Тәрбияче:
– Сүз тыңламагач, атлар нинди бәлагә юлыкканнар?
Балалар:
– Аюга, бүрегә очраганнар.
Тәрбияче:
– Балалар, Абдулла Алиш безгә әкият аша нәрсә әйтергә теләгән?
Тәрбияче балаларның җавапларын тыңлый.
Тәрбияче:
– Тормышта бердәм булырга, дус-тату яшәргә кирәк. Шулай булганда гына авырлыклар җиңел тоела, яшәү дә рәхәт була. «Бердәмлектә – көч» дип юкка гына әйтмәгән халкыбыз. Шушы хакыйкатьне беркайчан да истән чыгармыйк, балалар.
ОКТЯБРЬ