«Минем гаиләм».
Информация
Бурычлар
Игътибарлылыкны арттыру, мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү.
Гаиләдә бер-береңә игътибарлылык, ярдәмләшү һәм дуслык, үзара хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Кадерле балалар! Әйдәгез, кулга-кул тотынышыйк һәм бер-беребезнең күзләренә карыйк. Матур итеп елмаеп, күңелдәге җылылыкны бер-беребезгә тапшырыйк!
Ә хәзер мин сезгә бер бик матур шигырь укыйм. Аны татар халкының яраткан шагыйре Габдулла Тукай язган. Шигырь «Безнең гаилә» дип атала.
Тәрбияче шигырьне «Куанычым багалмам» (٩٦ нчы бит). укый. Шигырьнең эчтәлеге буенча сораулар бирелә:
– Балалар, бу гаиләдә кемнәр бар? (Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай, песи).
– Гаиләдә ничә кеше? (Җиде)
– Җиденчесе нәрсә? (Песи)
– Песи нишли? (Өйне тычканнардан саклый)
– Шигырь сезгә ошадымы?
Тәрбияче балаларга «Ромашка» дидактик уены уйнарга тәкъдим итә.
Тәрбияче:
– Минем кулымда ромашка чәчәге. Аның һәр таҗында табышмак язылган. Игътибар белән тыңлагыз.
1 нче таҗ:
Ул бөтен эшкә оста, безне өйрәтә җайлап.
Мактый, күңелне күтәрә, иң кирәк сүзләр сайлап.
Ул кем икән, балалар? (Әни)
2 нче таҗ:
Ул зирәк тә, шаян да, акыллы да, әйбәт тә!
Иң-иң батыр кеше ул – минем ... (әти), әлбәттә!
3 нче таҗ:
Тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә.
Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул. (Әби)
4 нче таҗ:
Ул бик күпне күргән, сугышта да булган ул.
Йөзе нурлы айдай… Кем дисезме? Ул минем... (бабай).
5 нче таҗ:
Бергәләшеп уйнарга
Бер иптәш кирәк миңа.
Берәү генә булса да,
Ямьсез генә булса да,
Елак кына булса да, ... (энекәш) кирәк миңа!
6 нчы таҗ:
Яратам мин өемне,
Әти белән әнине,
Абый белен энемне,
Бишектәге ... (сеңлемне).
Менә, ромашканың таҗлары җыелып та бетте. Табышмаклар кемнәр турында булды? Әти, әни, әби, бабай, эне, сеңел сүзләрен бер сүз белән ничек әйтергә мөмкин? (Гаилә).
Г. Тукайның «Безнең гаилә» шигыре яттан өйрәнелә.
Динамик пауза: «Матур сүзләр уйладык» уены
Балалар ирекле басалар. Сүзләргә туры китереп, хәрәкәтләр ясыйлар
Матур сүзләр уйладык,
Ял итәргә туктадык.
Җилкәләрне турайттык,
Тирән итеп суладык.
Башны як-якка бордык,
Чүгәләдек һәм тордык.
Бер урында йөгердек,
Аннан ары сикердек.
Сузылдык-киерелдек,
Югарыга үрелдек.
Кулларны без биеттек.
Менә шулай ял иттек.
Балаларның гаилә альбомнары буенча әңгәмә үткәрелә. Балалар, фотоларга карап, гаилә әгъзалары турында сөйлиләр. Тәрбияче сораулар белән ярдәм итә.
– Әни нинди? (Матур, сабыр, назлы, акыллы, уңган, игътибарлы).
– Әни нәрсә эшли? (Әни тегә, пешерә, юа).
– Әти нинди? (Акыллы, көчле, батыр, тырыш).
– Әти нәрсә эшли? (Әнигә булыша, энемне уйната)
– Әби нинди? (Әби ягымлы, юмарт, ярдәмчел)
– Бабай нишли? (Телевизор карый, аш ашый)
– Апа нинди? (Апа матур, шат күңелле, ярдәмчел).
– Апа нишли? (Апа җырлый, әнигә булыша)
– Абый нинди? (Абый көчле, зур, кыю, акыллы).
– Абый нишли? (Абый укый, яза)
«Мәкальне дәвам ит» уены
Тәрбияче балаларга мәкальнең ахырын төгәлләргә тәкъдим итә. Бергәләп мәкальләрнең мәгънәләрен ачыклыйлар.
* Ана җылысы – кояш... (җылысы).
* Балалар – өйнең... (бизәге).
* Гаилә ул – җылы... (учак).
* Әткәй – шикәр, әнкәй... (бал).
«Туганнарны әйтегез» зиһен сынаш уены.
Балалар түгәрәк ясап басалар. Тәрбияче – уртада. Аның кулында туп. Ул бер балага тупны ыргыта һәм сорау бирә. Тупны тотып алган бала тәрбияченең соравына җавап бирергә һәм тупны кире тәрбиячегә ыргытырга тиеш.
– Малай әтисе һәм әнисе өчен кем? (Улым)
– Бабай һәм әби өчен малай кем? (Онык)
– Кыз әтисе һәм әнисе өчен кем? (Кызым)
– Гаиләдәге кыз өчен малай кем? (Энем яки абыем).
Тәрбияче балаларга «Гаилә» уены уйнарга тәкъдим итә. Санамыш ярдәмендә әти, әби, бабай, балалар рольләре билгеләнә. Тәрбияче «әни» була.
Әни:
– Хәзер без сезнең белән көндезге аш ашыйбыз. Безнең гаиләдә ничә кеше? (Саныйлар.) Димәк, ничә урындык кирәк? Ничә тәлинкә? Ничә чынаяк? Ничә кашык?
Балалар, ничек уйлыйсыз: өстәл артына башта кемне утыртабыз? Ә аннан соң? (Башта бабай белән әбине, ә аннан соң әтине, әнине.) Сез олыларны ихтирам итәсез, бик акыллы икәнсез.
– Балалар, сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?
* Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне (балалар җаваплары).
– Балалар, татар гаиләләрендә элек-электән әби-бабайлар иң хөрмәтле кешеләр булганнар. Өстәл янына иң элек өлкәннәр утырган, ризыкны иң беренче алар капкан, сәламне беренче аларга биргәннәр, иң элек аларның хәлен сорашканнар.
Әти-әни, әби-бабайның безнең өчен эшләгән эшләре, иткән изгелекләре әйтеп-сөйләп бетергесез. Шуңа күрә без аларны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә тиешбез.
Шөгыльдән тыш вакытта Йолдыз Шәрапованың «Гаиләм» шигырен укырга яки татар халык әкияте буенча эшләнелгән «Өч кыз» мультфильмын («Татармультфильм» анимацион студиясе) карарга мөмкин.