Тәрбияче:

– Балалар, сез рәсем ясарга яратасызмы? Мин сезгә бер табышмак әйтәм. Җавабын табу өчен бик игътибарлы булырга кирәк.

Пумаласын төрле төскә буяп,

Төсләр белән уйнаучы,

Әйтерсең лә тылсымчы ул,

Бар дөньяны бизәүче ... Ул кем? (Рәссам)

Тәрбияче:

– Балалар, ә сез беләсезме, рәссам – ул нинди һөнәр иясе? Ул нишли? (Рәсем ясый). Дөрес, рәссам рәсем ясый. Рәссам иҗат иткән рәсем картина дип атала. Мин сезгә бер картина карарга тәкъдим итәм. Аны Шамил ага Шәйдуллин ясаган. Ул «Карт алмагач төбендә» дип исемләнгән.

Тәрбияче балаларны картина янына чакыра. Картина турында әңгәмә кора.

Тәрбияче:

– Рәсемдә нәрсә сурәтләнгән? (Зур алмагач). Кемнәрне күрәсез?

Балалар:

– Әни, әти, бәби, дәү әни.

– Алмагач янында өч малай алма җыя.

– Тәрәзәдән бабай карап тора.

Тәрбияче:

– Балалар, без бүген сезнең белән картина буенча сөйләргә өйрәнербез.

Тәрбияче балаларның игътибарын экранда күрсәтелгән «Карт алмагач төбендә» картинасына юнәлтә. Картина буенча хикәя төзеп сөйләргә өйрәнәчәкләре турында әйтә. Картина буенча сөйли.

Тәрбияче:

– Картина «Карт алмагач төбендә» дип атала. Аны халык рәссамы Шамил Шәйдуллин (портреты күрсәтелә) ясаган.

Татар халкында шундый фикер яшәп килә: ир кеше үз гомерендә өй салырга, агач утыртырга, ул үстерергә тиеш. Бабай да өй салган, алмагач утырткан. Ул – бу йорт-җирнең хуҗасы. Бабай утырткан алмагач күп итеп алма биргән. Алмагач янында бабайның балалары, гаиләсе бергә җыелган. Менә ул ап-ак тәрәзәдән карап тора. Тәүфыйклы балалар үстергән, инде оныклары да бар. Хәзер балалары, оныклары алмагачның алмаларын җыя. Бәлки рәссам безгә: «Гомерне бушка уздырмагыз, кешеләргә яхшылык кылып яшәгез. Шулай яшәсәгез, картлык көнегез кадер-хөрмәт, шатлык-куанычлар белән тулы булыр», – дип әйтергә теләгәндер.

Динамик пауза: «Бабай һәм оныклар» уены

Бер бала – «бабай», калганнары «оныклар» була.

Бабай (оныкларга сорау бирә):

– Сез бүген ниләр эшләдегез?

Оныклар:

– Нәрсә эшләгәнебезне әйтмибез, нәрсә эшләгәнебезне күрсәтәбез.

Һәр бала нинди дә булса хәрәкәт күрсәтә. «Бабай», хәрәкәткә карап, балаларның нәрсә эшләгәннәрен сүз белән әйтергә тиеш. Мәсәлән: су сиптем, гөмбә җыйдым, балык тоттым, утын ярдым, җир казыдым.

Тәрбияче:

– Балалар, хәзер картина буенча телдән хикәя төзеп сөйләргә өйрәнербез. Моның өчен иң элек сөйләмнең планын булдырырга кирәк.

План

1. Картина ничек атала? («Карт алмагач төбендә»)

2. Картинада нәрсә сурәтләнгән?

3. Картинада кемнәрне күрәсез?

(Гаилә әби, бабай, әти, әни, өч онык; күрше малае).

4. Рәссам картинада аларны ничек сурәтләгән?

– Алмагач нинди?

– Бабай, әби нинди, нишлиләр?

– Әти, әни нинди, нишлиләр?

– Оныклар нинди? Нишлиләр?

5. Бәхетле гаиләне рәссам ничек сурәтләгән? (Туганнар бергә җыелган. Бабай шатлана, гаиләсе зур булу белән горурлана. Бабай алмагач утырткан, тәүфыйклы балалар үстергән. Тату гаиләнең оныклары алма җыя).

6. «Карт алмагач төбендә» картинасында миңа аеруча нәрсә ошады?

Балалар план нигезендә картина буенча сөйлиләр. Бер бала – алмагач турында, икенчесе – бабай, өченчесе – әти, әни, дүртенчесе оныклар турында сөйли. Бишенчесе рәсем буенча план нигезендә тулы хикәя сөйли. ٢–٣ хикәя төзелә.

Тәрбияче:

– Балалар, сез бүген республикабызның танылган рәссамы Шамил Шәйдуллин иҗаты белән таныштыгыз. Җылылык бөркелеп торган «Карт алмагач төбендә» картинасы сезне уйландырды, тату гаиләгә соклану хисләре уятты. Зур һәм тату гаиләгә сокланмый мөмкин түгел!