Тәрбияче (шигырь укый):

Өйнең эче яп-ялангач,

Белмимен әллә нигә?

Кайтып керәсе дә килми

Бүген бөтенләй өйгә.

Бөтен нәрсә үз урынында,

Тик җитешми әллә ни...

Әй, онытып торам икән:

Өйдә юк бүген әни! (Ф. Яруллин, «Бушлык»)

Тәрбияче шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә кора, ни өчен шигырьдәге баланың кәефе булмавы булуы турында сораша.

Тәрбияче:

– Балалар, дөрестән дә, әни өйдә булмаганда, бик күңелсез, бернинди ямь дә юк, шулай бит? Бу шигырьдә шул турыда әйтелә. Хәзер мин сезгә бер кечкенә кыз белән булган кызыклы вакыйга турында сөйлим. Тыңлагыз.

Урамда бер кыз әнисеннән аерылып калган да адашкан. Аннары, кая барырга белмичә, аптырап елый башлаган. Үтеп баручы кешеләр, аны юатып:

– Елама, без сиңа әниеңне табарга булышырбыз. Ә ниндирәк соң синең әниең? – дип сораганнар.

– Сез ничек белмисез?! Иң-иң матур әни – минем әнием инде, – дигән кыз.

Балалар (үз әниләре турында сөйлиләр):

Минем әнием дә бик матур.

– Ә минем әнием матур киенә.

– Мин авырганда, әнием мине карый.

– Әнием миңа китаплар укый, минем белән уйный.

– Тәмле әйберләр пешерә һ. б.

Тәрбияче:

– Балалар, ә сез әниләрегезгә булышасызмы? Ничек булышасыз? (Балаларның җаваплары тыңлана.) Без әниләрне нинди сүзләр белән сөендерә алабыз?

Балалар:

– Мин сине бик яратам.

– Әнием, син бик матур!

– Рәхмәт сиңа, әнием.

Тәрбияче:

– Кич йоклар алдыннан нәрсә дип әйтергә мөмкин?

Балалар:

– Тыныч йокы, әнием!

Тәрбияче:

– Ә иртән нәрсә дип әйтәсез?

Балалар:

– Хәерле иртә, әнием!

Тәрбияче:

– Балалар, әниләр – иң кадерле кешеләр. Аларны көн саен сөендерергә тырышыгыз. Елап, көйсезләнеп, аларны борчымагыз, каршы әйтмәгез, сүзләрен тыңлагыз. Сезнең тәртипле, тыңлаулы булуыгыз, матур эшләрегез – әниләр өчен зур шатлык.

– Балалар, әйтегез әле: бүген көн нинди?

Балалар:

– Бүген көн салкын.

– Кояш күренми. Көн болытлы.

– Яңгырлы.

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, кояшны чакырыйк! Көефләребез яхшырып китсен.

Динамик пауза. «Кояш, чык, чык!..» (татар халык эндәше буенча)

Кояш чык, чык, чык,

Кулларын югары күтәрәләр,

Тәмле ботка бирермен.

кулларын төшерәләр,

Тәмле ботка казанда,

«ботка болгаталар»,

Тәти кашык базарда.

кулларын алга сузалар,

Тәти кашык бер алтын,

уң кул белән сул кулның уч төбенә сугалар,

Кирәкми безгә салкын.

иңбашларын сыпыралар.

«Бала» онлайн китапханәсеннән аудиоязмада Ф. Яруллинның «Кояштагы тап» әкияте тыңлана. Тәрбияче әкияттәге таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсен аңлата: Каф тавы, шомлы, мөлдерәмә, яманлык.

Әкиятнең эчтәлеге буенча әңгәмә.

– Әкияттә кемнәр турында сөйләнә? (Малай һәм ана турында)

– Әни нишли? (Авырып китә, улына су алып кайтырга куша)

– Малай нишли? (Уенга бирелеп, суга барырга кирәклеген оныта, әнисен алдый)

– Кояш оялудан нишли? (Йөзе карала).

– Кояшның йөзе ни өчен карала? (Малай әнисен алдаганга).

– Малайның яхшы сыйфатлары бармы? (Ул үзенең ялгышын, гаебен таный).

– Әйе, балалар, кеше ялгышырга да мөмкин. Әмма, иң мөhиме: ул ялгышны вакытында күреп, төзәтә белергә кирәк. Начар эш эшләсәң һәм аны яшерсәң, кайчан да булса ул барыбер беленә. Алдашу – начар гадәт.

Балаларга әкиятнең эчтәлеген сөйләргә тәкъдим ителә.

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, яхшы һәм начар сыйфатлар турында сөйләшик әле. Нәрсә соң ул яхшылык? Ничек уйлыйсыз? (Иптәшеңә киенергә булышу, дус-тату уйнау, әбигә, әнигә ярдәм итү һ.б.) Ә нәрсә ул начарлык? Нинди начар сыйфатлар була? (Иптәшеңнең уенчыгын тартып алу, этеп җибәрү, ялганлау, сүз тыңламау, киреләнү һ.б.)

Әйдәгез, бер эксперимент ясап карыйк. Минем кулымда нәрсә? (Кәгазь бите). Ул нинди төстә? (Ак). Кәгазьнең уртасында нәрсә күрәсез? (Кара тап). Әйдәгез, без бу тапны бозгыч белән бетереп карыйк. Эзе калдымы? (Әйе). Дөрес, таптан беленер-беленмәс кенә эз калды. Кеше нинди дә булса начарлык эшләсә дә шулай: начарлыкны ул үзе дә онытып бетерә алмый, башкаларның да исендә кала. Начарлык эшләмәгез. Яхшылык кылган кешене кешеләр ярата, хөрмәт итә.