Тәрбияче:

– Балалар, бүген иртән мин эшкә килгәндә, бер кош «кар, кар» дип кычкыра. Карыйм: бернинди кар да юк. Нинди кош икән ул, сез белмисезме?

Балалар:

– Карга.

Тәрбияче:

– Әйе, бик дөрес. Менә хәзер шул кош турында мин сезгә шигырь укыйм. Тыңлагыз әле.

Тәрбияче литва шагыйре Юозас Некрошюсның «Карга бичара» шигырен («Куанычым багалмам», ١٥٦ нчы бит) укый. Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә кора.

Тәрбияче:

– Шигырьдә нинди кош турында сүз бара? (Карга). Карга нинди бәлагә юлыккан? (Бер малай аңа таяк, таш аткан). Әйе, балалар, бер усал, тәрбиясез малай карганы рәнҗеткән, аңа таш аткан, канатларын канаткан. Ә автор каргага ничек ярдәм иткән? (Су эчерткән, ашаткан). Автор бу тәртипсез малайның начарлыгы өчен бик оялган. Без: «Кошлар – безнең дусларыбыз», – дибез. Ә дусларга һәрвакыт ярдәм итәргә, алар турында кайгыртырга кирәк. Кошларга карата миһербансыз булырга ярамый, балалар.

Тәрбияче күчмә кошлар турында сөйләшү үткәрә.

Тәрбияче:

– Салкыннар башлангач, күп кенә кошлар җылы якларга очып китәләр. Аларны без күчмә кошлар дибез. Күчмә кошлар безнең якларда була торган салкын кышларга түзә алмыйлар. Көз җиткәч, алар җылы якларга күчеп китәләр.

– Балалар, әйдәгез әле, бергәләп күчмә кош дип әйтик: к-к-күчмә к-к-кош, к-к-күчмә к-к-кош, к-к-күчмә к-к-кош. Бик яхшы. Күчмә, кош сүзләре нинди аваз белән башлана? Сез бу сүзләрдә нинди аерма сиздегез? Әйе, күчмә сүзендә [к] авазы нечкә, кош сүзендә калын итеп әйтелә. [К] авазы нечкә әйтелешле сүзләр әйтегез: күл, кәҗә, икмәк, чәчәк, күлмәк, кәбестә, кишер, көрән һ.б. Калын әйтелештә: кара, кармак, бака, кадак, кыра, кызыл, капка, такта һ.б.

Мәкаль өйрәнү: Калган эшкә кар ява.

Тәрбияче:

– Ә ни өчен кошлар көзен җылы якларга очып китәләр икән? Салкын булганга гынамы?

Балалар:

– Аларга азык табу кыенлаша.

Тәрбияче:

– Әйе, салкыннар башлангач, кошларга азык табу кыенлаша. Кара карга – күчмә кош. Сез тагын нинди күчмә кошларны беләсез?

Балалар:

– Кыр казлары. Сыерчык. Торналар. Кара каргалар.

Тәрбияче:

– Дөрес, балалар. Көз җиткәч, сыерчыклар, тургайлар, сандугачлар, карлыгачлар, торналар, кыр казлары, кыр үрдәкләре һәм башка күп кенә кошлар җылы якларга очып китәләр. Ә яз көне, туган якларын сагынып, яңадан әйләнеп кайталар.

Динамик пауза: «Киек казлар» уены

Киек казлар очалар,

Очу хәрәкәтләре ясау,

Зәңгәр күлгә төшәләр,

алга таба иелү,

Дулкыннарда тирбәлеп,

аякларында тирбәлү,

Рәхәтләнеп йөзәләр.

йөзү хәрәкәтләре ясау,

Канатларын җилпи-җилпи

кулларын як-якта селкү,

Судан күтәреләләр.

аяк очларына күтәрелү,

Бер төркемгә тезелеп,

кулларны алга сузу,

Ерак очып китәләр.

кулларны каш өстенә кую.

Экранда күчмә кошларның рәсемнәре күрсәтелә. Балалар кошларны танып әйтәләр.

«Нинди кош?» үстерешле уены уйнала.

Тәрбияче:

– Бу сыерчык. Аның койрыгы кыска. Без аның турында «кыска койрыклы» дибез. Ә бу карлыгач, аның озын койрыгы бар. Димәк, карлыгач нинди? (Озын койрыклы.) Бу кара карга, аның үткен томшыгы бар. Карга нинди? (Үткен томшыклы). Аның канаты нинди төстә, карамы? Димәк, ул нинди? (Кара канатлы).

«Карга әйтә: кар, кар...» эндәшен яттан өйрәнү.

Балалар башта – барысы бергә, аннары, аерым-аерым, эндәшне кабатлыйлар:

Карга әйтә: кар, кар...

Җирдә чеби бар, бар.

Берсен алып китәр идем,

Сакчылары бар, бар.

«Кошлар, хайваннар, балыклар, бөҗәкләр» дидактик уены

Өстәлдә хайваннар, кошлар, балык һәм бөҗәкләр сурәтләнгән карточкалар ята.. Тәрбияче балаларны 4 төркемгә бүлә: «Хайваннар», «Кошлар», «Балыклар», «Бөҗәкләр». Уен башлангач, һәр төркемдәге бала, өстәл янына килеп, үзенә тиешле карточканы сайлап ала. Тәрбияче карточкаларның дөрес сайланганын тикшерә. Соңыннан һәр төркемдәге балалар үзләре сайлап алган карточкадагы хайван, кош, балык яки бөҗәкнең исемен атыйлар, нинди төркемгә керүен әйтәләр.

Тәрбияче:

– Балалар, без бүген күчмә кошлар турында сөйләштек. Тиздән салкыннар җитә. Кошларыбыз-дусларыбыз инде җылы якларга китәрләр. Ә җылы яз җиткәч, алар кабат безнең якларга әйләнеп кайтырлар. Без аларга хәерле, хәвефсез очыш телик. Язын очрашырбыз, канатлы дуслар!