Балалар каршына яшел төстәге фланелеграф куела. Бу – «яшел үләнле ишек алды». Өстәлдә йорт хайваннары рәсемнәре таратып салынган. Тәрбияче йорт хайваннары турында табышмаклар әйтә. Табышмакның җавабын белгән бала, өстәл янына килеп, хайванның рәсемен ала һәм фланелеграфка беркетә.

* Мыегы бар, сакалы юк,

Туны бар, чапаны юк

(Песи).

* Кешенең дусты,

Йортның сакчысы.

(Эт)

* Аллы-гөлле чәчәкләрне

Кетер-кетер ашый ул.

Шуннан ап-ак сөт ясап,

Көн дә безгә ташый ул.

(Сыер)

* Сабан туенда узыша,

Кешеләргә булыша,

Утырдым исә биленә,

Илтә кирәк җиремә.

(Ат)

*Сакаллы килеш туа,

Берәү дә гаҗәпләнми.

(Кәҗә)

* Табышмак әйтәм мин сезгә:

Йон бирә нәрсә безгә?

(Сарык)

* Мырк-мырк мырылы,

Бик каты икән борыны.

(Дуңгыз)

Тәрбияче:

– Барлык йорт хайваннары да җыелып бетте. Ишек алдында нәрсәләрне күрәсез?

Балалар:

– Песи, сыер, эт, ат, кәҗә, сарык, дуңгыз.

Тәрбияче:

– Искә төшерик әле, аларны бер-ике сүз белән ничек әйтеп була?

Балалар:

– Йорт хайваннары.

Тәрбияче:

– Алар нигә шулай атала?

Балалар:

– Чөнки алар кеше янында яшиләр.

– Кешегә файда китерәләр.

– Кеше аларны карый, тәрбияли.

Тәрбияче. Ничек итеп файда китерәләр?

Балалар:

– Кәҗә сөт, йон бирә.

– Сыер сөт бирә. Кешеләр сөттән май, каймак, эремчек ясыйлар.

– Сарыкны йоны, ите өчен асрыйлар.

– Песи тычканнар тота.

– Эт йорт саклый.

– Ат йөк ташый. Аңа атланып та йөриләр.

– Дуңгызны ите өчен асрыйлар.

Дидактик уен: «Әнисен тап»

Тәрбияче:

– Һәр йорт хайванының баласы бар. Хәзер без, рәсемнәр арасыннан йорт хайваннарының балаларын табып, әниләре янына куярбыз, килештекме?

Балалар һәр йорт хайванының баласы сурәтләнгән рәсемне табып, фланелеграфта «әнисе» янына беркетәләр. Алар турында сөйлиләр.

Ат – колын

Сыер – бозау

Сарык – бәрән (бәти дип тә йөртәләр)

Кәҗә – бәти

Дуңгыз – дуңгыз баласы

Эт – көчек

Песи – песи баласы.

Динамик пауза: «Ат өстендә» уены (Г. Толымбай шигыре буенча)

Киез салдым аска,

Аякларны югары күтәреп атлау,

Атландым атка.

чүгәләү,

Чыбыркым кулда,

уң кулны күтәрү,

Селким як-якка.

уң кулны селкү,

Әй барам, барам,

бер аякны алга чыгарып,

Җилләнеп алам.

сикергәләп бару,

Кош кебек очып,

тиз темпта сикереп бару.

Һаваны ярам...

М. Хөсәеннең «Безнең дусларыбыз» шигырен сәхнәләштереп сөйләү:

– Йәле безгә әйтеп карагыз,

Нәрсә икәнен хәзер табабыз.

– Зур мыеклы үзе,

Аннан курка күсе!

– Ул бит песи, ул бит песи!

Мияу! – ди, -

Курыкмагыз, мин һәрвакыт

Уяу, – ди. Кортлар чүпли алар.

– Йәле тагын әйтеп карагыз,

Нәрсә икәнен хәзер табабыз.

– Койрык болгый үзе,

Ялт-йолт итә күзе.

– Ул бит маэмай, ул бит маэмай:

Һау-һау! – ди, –

Минем эшем сезнең өйне

Саклау, – ди.

– Йәле тагын әйтеп карагыз,

Нәрсә икәнен хәзер табабыз.

– Чип-чип-чип! – ди алар,

– Ул чебиләр, ул чебиләр чүплиләр:

Сезгә файда китерәбез күп, – диләр.

– Тагын, тагын әйтеп карагыз,

Нәрсә икәнен хәзер табабыз.

– Башындагы бүрек

Кып-кызыл ут кебек.

– Ул бит әтәч, ул бит әтәч:

Кикрикүк!

Безне йокыдан уята бик иртүк!

Безнең әле дусларыбыз бик-бик күп!

Мәхмүт Хөсәен

Дидактик уен: « Җөмлә төзе!»

Бала парлап куелган рәсемнәрдән бер парны (мәсәлән, песи һәм сөт рәсемнәре) сайлап ала һәм җөмләләр төзи. Җөмләләрнең грамматик яктан дөрес булуына игътибар ителә.

Песи сөт эчә. Песи сөтне ялап эчә. Песи сөт ярата.

Сыер үлән ашый. Сыер болында яшел үлән ашый.

Эт сөяк кимерә. Эт сөяк ярата һ.б.

«Рәссам нәрсә ясарга оныткан?» (рәсем ясау)

Тәрбияче:

– Балалар, рәсемнәрне игътибар белән карагыз. Анда йорт хайваннары сурәтләнгән. Ләкин рәссам хайваннарның кайбер өлешләрен ясарга оныткан. Һәр хайванда нәрсә җитми? Әйдәгез, рәссамга ярдәм итик: хайваннарның җитмәгән өлешләрен ясап бетерик.

– Мәчедә койрык җитми.

– Кәҗәдә мөгезләр ясалмаган.

– Этнең колаклары юк.

– Сыерда тояк җитми.

Шөгыльдән тыш вакытта «Тычкан тотучы мәче», «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар», «Кәҗә белән сарык» мультфильмнарын карарга мөмкин.