«Кеше тормышында урманның әһәмияте».
Информация
презентация.
Бурычлар
Урман, анда үсә торган гөмбәләр, җиләкләр турындагы күзаллауларны киңәйтү; балаларның күзәтүчәнлеген, кызыксынучанлыгын үстерү. Урманда үзүзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен үзләштерү.
Әйләнә-тирә табигать белән кызыксыну, аңа соклану хисләре тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, бүген безгә иртән якын дустыбыз – нәни куян баласы Шаян бер матур сары яфрак калдырып китте. Әмма ул гади яфрак кына түгел, анда нәрсәдер язылган. Әйдәгез, укып карыйк.
Кызарып җиләк пешә,
Чикләвекләр өлгерә.
Санап та бетереп булмый -
Кайда соң бу, кем белә?
Балалар:
– Урманда.
Тәрбияче:
– Бик дөрес. Ә урман турында сез нәрсәләр беләсез?
Балалар:
– Урманда биек-биек агачлар үсә.
– Урманда хайваннар, кошлар яши.
– Урманда бөҗәкләр күп.
– Урманга әти-әниләр белән бергә без гөмбәләр, җиләкләр җыярга барабыз.
«Бер сүз белән әйт» дидактик уены.
Тәрбияче:
– Балалар, хәзер мин сезгә сүзләр әйтәм. Уйлагыз: аларны ничек берләштереп була? Бер сүз белән ничек атала?
* Нарат, чыршы, каен, усак – ... агачлар.
* Куян, керпе, тиен, бүре, аю – ... җәнлекләр.
* Каен җиләге, җир җиләге, кура җиләге, кара җиләк, мүк җиләге – ... җиләкләр.
* Нарат гөмбәсе, каен гөмбәсе, майлы гөмбә, чебен гөмбәсе – гөмбәләр.
Тәрбияче:
– Бүген мин сезне урманга сәяхәткә чакырам. Сез ризамы? Тик урманга кергәнче, безгә өч төп кагыйдәне искә төшерергә кирәк. Алар ниндиләр?
Балалар:
– Шаулама.
– Чүпләмә.
– Рәнҗетмә.
Тәрбияче:
– Дөрес, балалар. Кагыйдәләрне беләсез, хәзер инде мин сезне урманга курыкмыйча алып барам.
Балалар «урманга» (бүлмәнең алдан урман кебек әзерләнгән урыны) киләләр.
Тәрбияче:
Кояш көлеп торганда
Килеп кердек урманга.
Урман безне кумады,
Без бит аның кунагы.
Карагыз әле, балалар, урман нинди гүзәл! Монда нинди саф һава! Урманда беренчеләрдән булып безне нәрсәләр каршы алды?
Балалар:
– Агачлар.
Тәрбияче:
– Урманда төрле агачларны очратырга мөмкин. Кайбер агачлар яз көне яфрак яра, көзен яфракларын коялар. Бу – яфраклы агачлар. Кайберләре гел яшел торалар. Аларда яфрак урынына – энәләр. Мондый агачларга салкыннар да куркыныч түгел. Болар – ылыслы агачлар. Сез нинди ылыслы агачларны беләсез?
Балалар:
– Чыршы, нарат.
Тәрбияче:
– Юлыбызны дәвам итик. Безгә нинди агачлар очрар икән? Анысын табышмакларны чишкәч белерсез.
Кыш көне дә яшел кием
Килешеп тора безгә.
Күркәләр бүләк итәрбез,
Килерсез әле көзгә. (Нарат)
Табышмакның җавабы әйтелгәч, экранда нарат рәсеме күрсәтелә.
Тәрбияче:
– Балалар, экранда нинди агачны күрәсез? (Нарат) Нарат нинди?
Балалар:
– Нарат биек.
– Кәүсәсе юан.
– Ботаклары өскә караган.
Тәрбияче:
Ай-яй матур агач соң!
Кызыл төймәләр таккан.
Төймәләре бик әче,
Өзеп, авызга капсаң. (Миләш)
Табышмакның җавабы әйтелгәч, экранда миләш агачы рәсеме күрсәтелә.
Тәрбияче:
– Балалар, экранда нинди агачны күрәсез? (Миләш). Кемнәрнең миләш агачын күргәне бар? Миләш агачында нәрсәләр үсә? (Җимешләр). Алар нинди? (Кызыл, әче). Миләш җимешләренең нинди файдасы бар? (Кайнатма ясыйллар, витаминнарга бай).
Тәрбияче:
Ак мамыгы түгелә,
Кара күзе күренә. Ул нәрсә? (Шомырт)
Табышмакның җавабы әйтелгәч, экранда шомырт агачы рәсеме күрсәтелә.
Тәрбияче:
– Балалар, экранда нинди агачны күрәсез? (Шомырт). Кемнәрнең бакчасында шомырт агачы үсә? Шомырт агачы яз көне, май аенда чәчәк ата. Чәчәкләре нинди? (Ак, хуш исле). Шомырт агачының җимешләре нинди?
Балалар:
– Шомыртның җимешләре кара. Тәмле.
– Шомырт ашаганда тел кара төскә буяла.
Тәрбияче:
Ак киемен кигән,
Яшел чугын элгән. (Каен)
Табышмакның җавабы әйтелгәч, экранда каен рәсеме күрсәтелә.
Тәрбияче:
– Балалар, экранда нинди агачны күрәсез? (Каен). Каен агачы нинди?
Балалар:
– Каенның кәүсәсе ак.
– Кара таплары бар.
– Җимешләре юк.
Әйе, җимешләре юк. Әмма каенның файдасы бик күп. Сезнең мунчада чабыныр өчен каен себеркесе җыйганыгыз бармы?
Балалар:
– Әйе, бар.
– Без әти белән җыябыз.
– Себерке ясыйбыз.
Тәрбияче:
– Балалар, шуны исегездән чыгармагыз: каен себеркесе җыйганда, бик сак булырга, агачны рәнҗетмәскә, ботарламаска кирәк.
Каен агачының тагын нинди файдасы бар? (Каен суы эчәбез). Әйе, яз җиткәч агачтан каен суы җыялар, ул бик файдалы, витаминнарга бай. Әмма каен суы җыюның да үз кагыйдәләре бар. Агачны һич кенә дә зарарларга ярамый.
Хәзер тагын бер табышмакның җавабын табыгыз әле.
Яңгырны бик яратса да,
Эшләпә кия көн дә.
Аягы бер генә булса да,
Аумый тора. Ул ... (гөмбә)
Табышмакның җавабы әйтелгәч, экранда гөмбә рәсеме күрсәтелә.
Тәрбияче:
– Гөмбәләр – чәчәкләре булмаган үсемлекләр. Гөлләр чәчәк ата, ә гөмбәләр чәчәк атмый. Аларның орлык урынына споралары бар. Гөмбәләрнең эшләпәсе һәм аягы бар. Эшләпәләре бик матур! Төрле төстә булалар! Балалар, гөмбәнең яфраклары бармы? (Юк. Сабаклары да юк). Гөмбә җыйганда бик сак булырга кирәк, чөнки алар арасында агулы гөмбәләр булырга мөмкин. Гөмбәләр ашарга яраклы һәм агулы төрләргә бүленә. Әйдәгез, гөмбәләр турында бер шигырь тыңлыйк.
Тәрбияче М. Фәйзуллинаның «Гөмбәләр» шигырен укый.
Әйтерсең лә качыш уйный
Гөмбәләр безнең белән.
Мин ул шаян гөмбәләрне
Бик оста эзли беләм.
Ак, ал, кызыл гөмбәләрне
Табам да кисеп алам,
Мин аларны һич бутамыйм,
Җайлап кәрзингә салам.
Тик чебен гөмбәсе кебек
Агулысын өзмимен.
Нәкъ апабыз әйткәннәрен –
Яхшыларын эзлимен.
Шигырьнең эчтәлеге буенча сораулар:
– Автор гөмбәне нигә йолкып алмый, ә кисеп ала? (Чөнки гөмбәнең тамырын зарарларга ярамый).
– Гөмбәне ни өчен кәрзингә җайлап сала? (Гөмбә уалучан, ватылырга мөмкин).
– Нинди гөмбәне өзми? (Чебен гөмбәсен – агулы гөмбәне өзми.)
– Агулы гөмбәне тибеп китәргә ярыймы? (Юк, чөнки алар да хайваннар, кошлар, бөҗәкләр өчен файдалы булырга мөмкин)
Балалар, үзебез белән урманга кәрзиннәр алып килгән идек бит. Әйдәгез, кәрзингә гөмбәләр, җиләкләр җыябыз.
Динамик пауза: «Урманга барабыз» уены
Кәрзиннәрне алабыз, |
Балалар иеләләр, |
Урманга без барабыз. |
атлап баралар, |
Барабыз, барабыз, |
|
Гөмбә күреп алабыз. |
иеләләр, |
Иеләбез, алабыз |
чүгәлиләр, «гөмбә җыю» хәрәкәте, |
Һәм кәрзингә салабыз. |
|
Кәрзиннәрне алабыз, |
торып басалар, |
Урманга без барабыз. |
атлап баралар, |
Барабыз, барабыз, |
|
Җиләк күреп алабыз. |
иеләләр, |
Иеләбез, алабыз |
чүгәлиләр, «җиләк җыю» хәрәкәте |
Һәм кәрзингә салабыз. |
Тәрбияче:
Кызыл төймә таптым,
Авызыма каптым. (Җиләк)
Табышмакның җавабы әйтелгәч, экранда җиләк рәсеме күрсәтелә
Тәрбияче:
– Җиләкләр бик күп төрле булалар. Алар урманнарда, аланнарда, сазлыкларда һәм бакчаларда үсә. Куакларда бөрлегән, кура җиләге, карлыган үсә. Җир җиләген, каен җиләген үлән арасыннан эзләп табасың. Сазлыкларда мүк җиләге үсә. Ни өчен кешеләр җиләкне яраталар соң? Чөнки җиләк бик тәмле, файдалы. Җиләкләр витаминнарга бик бай. Без аларны салкын тиеп авырганда дәвалалану чарасы итеп тә файдаланабыз.
«Нәрсә юкка чыкты?» үстерешле уены
Өстәлдә төрле җиләк рәсемнәре ята. Балалар җиләкләрне игътибар белән карыйлар, аларны атыйлар. Тәрбияче, балалар күзләрен йомгач, бер рәсемне алып куя. Балалар нинди җиләк юкка чыкканын әйтергә тиешләр.
Каен җиләге
җир җиләге
мүк җиләге
кура җиләге
бөрлегән
Тәрбияче тизәйткеч әйтә, балалар кабатлыйлар. [Җ, [ч] авазларының дөрес әйтелешенә игътибар ителә.
Җиләк, җиләк, җиләкләр,
Никтер тулмый чиләкләр.
Тулыр иде чиләге,
Юк бит аның җиләге.
Тәрбияче:
– Менә урманга сәяхәтебез тәмамланды, балалар. Урман турында нәрсәләр белдегез? Урманда нинди агачларны очратырга була? Без кәрзингә нәрсә җыйдык? Урманның кешеләргә нинди файдасы бар?
Шөгыльдән тыш вакытларда «Урман патшалыгында» әкиятен (Г. Головина, «Ак Барс кайда яши?»: татар балалар нәшрияты, ٢٠٢١) укырга мөмкин.