«Бөҗәкләр».
Информация
Бурычлар
Бөҗәкләр турындагы белемнәрен киңәйтү. Берлек сандагы сүзләрне (фигыльләрне) күплек формасына әйләндерә белергә өйрәтү эшен дәвам итү. Сүзләрне иҗекләргә бүлү күнекмәләрен ныгыту.
Иҗади уйлау, фикерләү сәләтләрен, кызыксынучанлыкларын үстерү.
Табигатькә аңлы караш, экологик культура тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче («Куанычым-багалмам» китабын күрсәтә):
– Балалар, бүген миңа дусларым бик матур китап бүләк иттеләр. Ул «Куанычым-багалмам» дип атала. Хәзер мин сезгә шул китаптан табышмаклар әйтәм. Ә сез җавапларын әйтерсез, килештекме?
* Чуар, йомшак күлмәге,
Тотсаң уңа бизәге.
Тоттырмый, китә очып,
Я кала җирдә посып. (Күбәләк)
* Тызлый да бызлый,
Үпкән җире сызлый. (Бал корты)
* Чырр-р-р, чырр-р-р, чырр-р-р, – ди ул,
Канат белән җырлый ул.
Аяк белән тыңлый ул. (Чикерткә)
– Сез тагын нинди бөҗәкләрне беләсез?
Балалар:
– Чебен. Кырмыска. Камка.
Тәрбияче:
– Әйдәгез, хәзер бармак уены өйрәнәбез. Сез тагын да күбрәк бөҗәкләрне исегезгә төшерерсез.
«Бөҗәкләр» бармак уенын өйрәнү.
Бармакларны саныйбыз –
Бөҗәкләрне барлыйбыз!
(Бөҗәк исемен әйткән саен, бармакларны бөгә баралар)
Күбәләк, чебен, чикерткә,
Үрмәкүч келәм чигә.
Энә карагы җырлый,
Бал корты сыйлый белә.
Кырмыскалар йорт сала.
Черки анализ ала.
Коңгызлар уйный комда,
Камка кунды кулыма.
Оч, оч, оч!
(Бармакларны җәеп җибәрәләр)
Тәрбияче:
– Менә күпме бөҗәкләрне белдек, балалар! Бөҗәкләрне дә, үсемлекләрне, кошларны, хайваннарны саклаган кебек, бөтенләй юкка чыкмасыннар өчен сакларга кирәк. Аларны рәнҗетергә, кыерсытырга ярамый!
«Телеграмма» уены.
Тәрбияче кулында төрле бөҗәк рәсеме ясалган карточкалар. Ул бер карточканы ала да бер бала янына килеп: «Ерак-ерактан сиңа кунакка килә бер...(че-бен)», – ди һәм карточканы балага бирә. Карточканы алган бала рәсемне карый, күргән бөҗәкнең атамасын иҗекләргә бүлеп әйтә. Мәсәлән: чер-ки; үр-мә-күч, кам-ка; кү-бә-ләк, кыр-мыс-ка һ.б.
Динамик пауза: «Без кырмыскалар» уены
Мин кырмыска. |
Уң кулны сул иңбашына куялар. |
Син кырмыска. |
сул кулны уң иңбашына куялар, |
Барыбыз да кырмыска. |
кулларын як-якка җәяләр, |
Йорт салабыз, тырышабыз. |
куллар белән «түбә» ясыйлар, |
Безгә дуслык булыша. |
бер-берләре белән күрешәләр, |
Кулдагы һөнәребез, |
кулларын алга сузалар, |
Кояшлы көннәребез. |
кулларын өскә күтәрәләр, |
Буебыз безнең кыска, |
чүгәлиләр, торалар, |
Хезмәткә без бик оста. |
кул чабалар. |
Тәрбияче:
– Балалар, менә ял да итеп алдык. Башка бөҗәкләр тагын нишли, кышка ничек әзерләнәләр икән, белик әле. Мин җөмләне башлыйм, ә сез дәвам итегез.
«Нәрсә эшли, нәрсә эшлиләр?» үстерешле уены (туп белән)
Күбәләк оча, ә күбәләкләр... очалар.
Бал корты бал җыя, ә бал кортлары… бал җыялар.
Шөпшә чага, ә шөпшәләр... чагалар.
Коңгыз быҗылдый,ә коңгызлар... быҗылдыйлар.
Черки безелди, ә черкиләр… безелдиләр.
Энә карагы җырлый, ә энә караклары... җырлыйлар.
Чебен өйгә очып керә, ә чебеннәр... очып керәләр.
Чикерткә сикерә, ә чикерткәләр... сикерәләр.
Үрмәкүч пәрәвез үрә, ә үрмәкүчләр... пәрәвез үрәләр.
Кырмыска йорт сала, ә кырмыскалар... йорт салалар.
Шөгыль ахырында балалар өстәл янына килә. Анда кара нокталары ясалмаган камка силуэтлары ята. Балалар фломастерлар белән камкаларга кара тапларын ясыйлар.
Т ә р б и я че. Менә булдырдыгыз, балалар. Рәхмәт сезгә! Без бүген сезнең белән табигатьнең серле җан ияләре – бөҗәкләр турында сөйләштек. Аларны рәнҗетергә, кыерсытырга ярамаганлыгын төшендек, шулай бит, балалар?
Шөгыльдән тыш вакытларда З. Мансурның «Кырмыска», Ш. Галиевнең «Камканы коткардым» шигырьләрен, «Күгәрчен белән Кырмыска» индонезия халык әкиятен («Куанычым-багалмам», ٧٠ бит), А. Хәсәновның «Бал кортлары һәм яңгыр» хикәясен («Куанычым-багалмам», ٨٦ бит) укырга мөмкин.