Тәрбияче:

– Хәерле көн, балалар! Сез әкият тыңларга яратасызмы? Бүген без балалар өчен әкиятләр язучы Рабит ага Батулла һәм аның бик матур әкияте белән танышырбыз.Ул әкиятне сәхнәләштереп уйнап та карарбыз. Ә әкиятнең нәрсә турында икәнен сез табышмакның җавабын тапкач белерсез.

Үзе бәләкәй булса да,

Үзеннән зур йөк күтәрә. (Кырмыска)

Бу табышмак нәрсә турында? Димәк, бүгенге әкиятебезнең төп герое нәрсә? (Кырмыска).

Тәрбияче балаларны Р.Батулла иҗаты белән таныштыра. Бергәләп Р. Батулланың китапларын (Шаян бака/Лягушка-озорница», «Аю баласы Әппәс», «Бармакбаш хикәятләр», «Бишек хикәятләре» һ.б.) карыйлар.

Тәрбияче (экрандагы Р. Батулла портретын күрсәтә):

Балалар, экранга карагыз әле. Анда без балалар язучысы Рабит ага Батулла портретын күрәбез. Ул балалар өчен бик күп әкиятләр язган. Без ул әкиятләрне укыдык та, тыңладык та. Әйдәгез, искә төшерик әле: сез Батулла аганың нинди әкиятләрен беләсез? («Елак әтәч», «Аю Әппәс», «Нурбәк әкияте», «Шапшакларны бака ялый», «Әбү булган аягы», «Чыбык ашату» һ.б.) Менә күпме әкият язган Рабит ага сезнең өчен! Рабит Батулланы шуңа күрә балалар «әкиятче бабай» дип тә йөртәләр.

Бүген без Рабит аганың тагын бер әкияте белән танышырбыз. Әкиятнең исеме бик матур: «Терек-Терек кырмыска».

Аудиоязмада салмак кына урман шавы ишетелә. Тәрбияче әкиятне укый.

Динамик пауза: «Яңгыр» уены

Яңгыр ява тып та тып,

Бер урында тыпырдыйлар,

Булмый аны туктатып,

иңбашларын сикертәләр,

Битләребез чыланды,

битләрен сыпыралар,

Чәчләр дә юешләнде.

чәчләрен сыпыралар,

Без яңгырдан качабыз,

урында йөгерәләр,

Куакларга посабыз.

чүгәлиләр, торалар.

Әкиятнең эчтәлеге буенча әңгәмә.

Әкиятнең исеме ничек? («Терек-Терек кырмыска»)

– Әкиятне кем язган ? (Рабит Батулла)

– Кырмыска нинди хәлгә юлыккан? (Яңгыр астында калган, чыланган, туңган)

– Яңгырдан качар урын эзләп йөргәндә, ул нәрсәләрне очрата? (Чикләвек корты, алма корты, агач кортлары)

– Чикләвек корты, алма корты, агач кортлары нинди? (Дорфа, усал, тупас.)

Кырмыска нинди? (Тырыш, җитез, кайгыртучан).

– Нинди кош җылынырга Кырмысканы үз оясына чакыра? (Тукран)

– Тукран нинди? (Тырыш, ягымлы, юмарт)

– Әкият ничек тәмамлана? (Тукран кырмыскага ярдәм итә. Усак агачын кортлардан арындыру өчен очып китә).

«Тукран» эндәшен өйрәнү. [Къ], [гъ] авазларының әйтелешен ныгыту.

Тук, тук, тукран,

Тукылдатып утырам.

Агачтагы бөҗәкләрнең

Барсын бетереп торам.

Интерактив уен: «Нәрсә артык?»

Экранда дүртәр предмет ясалган 4 горизонталь юллы таблица күрсәтелә.

Балалар, рәсемнәргә карап, һәр юлда нәрсә артык икәнен әйтергә тиешләр.

* Кырмыска, алма, күбәләк, бал корты.

* Чикләвек, карга, тукран, карлыгач

* Каз, үрдәк, тавык, әтәч, үрмәкүч

* Тукран, урман, күл, болын, елга

«Терек-Терек кырмыска» әкиятен сәхнәләштерү.

Тәрбияче:

– Балалар, сезнең алдыгызда битлекләр. Әкиятнең эчтәлеге буенча безгә тукран, кырмыска, чикләвек корты, алма корты, агач кортларын сайларга кирәк. Рольләргә санамыш («Куанычым-багалмам», 258 бит) ярдәмендә бүленербез. Башта тукран, кырмыска, чикләвек корты, алма кортын сайлыйбыз. Калган балалар – «агач кортлары» булыр, чөнки алар күп. Әйтегез әле: Кырмыска нинди тавыш белән сөйләшә? (Борчулы тавыш белән, еламсырап). Ә Тукранның тавышы нинди? (Калын). Чикләвек корты һәм алма корты ничек сөйләшә дип уйлыйсыз? (Усал, дорфа, кычкырып). Агач кортлары күп, алар бергә, хор белән кычкырып сөйлиләр. Әйдәгез, хәзер әкиятне сәхнәләштереп уйныйк.

Билгеләнгән балалар битлекләрне кияләр, әкиятне сәхнәләштерәләр. Тәрбияче балаларның эзлекле, сәнгатьле итеп сөйли белүләренә, сүзләрнең ачык, аңлаешлы әйтелешенә игътибар итә. Әкият тәмамлангач, балаларны тамашачы алдында башларын ияргә өйрәтә. Карап утыручы балалар кул чабалар.

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз, балалар. Сез чын артистлар кебек уйнадыгыз. Рәхмәт сезгә!

НОЯБРЬ