«Кош – канаты, кеше дуслык белән көчле».
Информация
Бурычлар
Әңгәмәдә катнашасы килү теләге үстерү. Сөйләмдә грамматик формаларны дөрес кулланырга өйрәтү эшен дәвам итү. Фикер алышу вакытында үз фикерләрен ачык, төгәл, аңлаешлы итеп әйтә белергә, катлаулы булмаган нәтиҗәләр ясарга өйрәтү.
Балаларның аңга алуларын, игътибарын, күрсәтмә-образлы фикер йөртү сәләтләрен үстерү. Табигать объектлары белән кызыксынуларын арттыру.
Балаларда бер-берләренә карата иптәшлек-дуслык хисләре тәрбияләү.
Шөгыль барышы
– Исәнмесез, дусларым!
Хәерле булсын иртә!
Бу тормышта дус яшәүгә,
Татулыкка ни җитә!
Тәрбияче:
– Һәр кешенен дусты булырга тиеш, шулай бит, балалар? Сезнең дә дусларыгыз бар. Әйдәгез, алар турында сөйләгез әле. (3–4 бала сөйли.) Яхшылап уйлагыз да әйтегезче: кем соң ул дус? Кемне дус дип санап була?
Балалар:
– Дус белән уйнарга кызык.
– Үзенең уенчыкларын биреп тора.
– Тәмле әйберләре белән бүлешә һ. б.
Тәрбияче:
– Дуслар кайгыңны да, шатлыгыңны да бүлешергә, ярдәмгә килергә һәрчак әзер торырга тиеш.
Без бүген сезнең белән дуслык турында, авырлык килгәндә бер-береңә ярдәм итү турында сөйләшербез. Искә төшерик әле, дуслык турында без нинди кагыйдәләр өйрәндек?
Балалар:
– Бер-берең белән һәрвакыт дус, тату яшә.
– Дустыңа авыр чакта ярдәмгә кил.
– Иптәшләрең белән тату уйна, уенчыкларың белән бүлеш һ. б.
Тәрбияче (балаларның җавапларына йомгак ясап):
– Яхшы иптәш белән уйнавы да, эшләве дә күңелле. Дус һәрвакыт ярдәм кулын сузар, авыр чакта сине ташлап китмәс. Тикмәгә генә халкыбыз «Кош – канаты, кеше дуслык белән көчле» димәгән (Балалар мәкальне кабатлый.) Дусларсыз яшәү бик күңелсез, алар тормышта һәрвакыт кирәк.
Искә төшерик әле, без дуслыкның көче турында нинди әкиятләр, хикәяләр беләбез?
Балалар:
– «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар» әкияте. Аны Абдулла Алиш язган.
– «Чукмар белән Тукмар» әкиятен дә Абдулла Алиш язган.
– Лев Толстойның «Әтисе һәм уллары» хикәясе.
Тәрбияче:
– Ә бүген мин сезгә якын дуслар турында бер шигырь укыйм.
Ял көнне
Ай-яй эшем күп минем:
Шкафларны сөртәсе,
Келәмнәрне әйбәтләп
Кагып өйгә кертәсе.
Тавыкларга, казларга
Җим болгатып бирәсе,
Кичен өйгә ягарга
Утын алып керәсе.
Мәйтәм, төнгә кадәр дә
Бетмәс инде бу эшләр.
Шулай уйлап торганда
Килеп керде дус-ишләр.
Айгөл белән Наилә
Шкафларны сөртеште,
Келәмнәрне әйбәтләп
Кагып өйгә кертеште.
Илнур белән Баһадир
Утын алып кереште.
Йолдыз белән Галия
Җим болгатып биреште.
Җыелышып уйнадык,
Бөтен эшне бетергәч.
Барыбызны мактады
Әни дә кайтып кергәч.
Барың бергә эшләгәч,
Җиңеп була икән ул.
Дус-ишләрең күп булгач,
Җиңел була икән ул.
Дамир Гарифуллин
Шигырьнең соңгы куплеты балалар белән ятлана. Тәрбияче бергәләп эшләгәндә, дусларың күп булганда авыр эшнең дә җиңел тоелуына басым ясый.
Динамик пауза: «Дусларың гына булсын» уены
(Р. Мингалим шигыре буенча).
Егылсаң, торып була, |
Балалар чүгәлиләр, торалар, |
Торсаң, йөгереп була, |
бер урында йөгерәләр, |
Йөгерсәң, җитеп була – |
туктап калалар, |
Дусларың гына булсын! |
кулларын күкрәк турына куялар, |
Сөйләшеп, уйнап була, |
сикергәлиләр, |
Күп нәрсә белеп була, |
баш бармакларын күрсәтәләр, |
Шаярып-көлеп була – |
кулларын як-якка җәяләр, |
Дусларың гына булсын! |
кулларын күкрәк турына куялар. |
Тәрбияче:
– Балалар, сез Җирән Кашка турында әкиятне яхшы хәтерлисез инде. Җирән Кашка атларга нинди киңәш бирә әле?
Балалар:
– Бергә булырга, аерылмаска куша.
Тәрбияче:
– Бик дөрес. Әкияттә Абдулла Алиш нинди татар халык мәкален куллана? (Тәрбияче балаларның җавапларын тыңлый). Абдулла Алиш: «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар», – ди.
– Бүген мин сезгә дуслыкның көче турында тагын бер әкият укырмын. Әкияттәге геройлар турында сез нинди фикердә калырсыз икән? Әкият «Дуслар» дип атала. Аны Сәрвәр апа Әдһәмова язган. Игътибар белән тыңлагыз.
Тәрбияче Сәрвәр Әдһәмованың «Дуслар» әкиятен («Куанычым-багалмам», ١٢٧ бит) укый. Әкиятне эчтәлеге буенча әңгәмә кора.
Тәрбияче:
– Балалар, әни куянның ничә баласы бар?
Балалар:
– Ике баласы бар.
Тәрбияче:
– Дөрес. Куяннарның исемнәре ничек?
Балалар:
– Шалпан колак, Кечкенә.
Тәрбияче:
– Яхшы. Әни куян аларга нәрсә дип әйтеп калдыра?
Балалар:
– «Шунда гына уйнагыз, ерак китмәгез. Шалпан колак, син Кечкенәне кыерсытма», – ди.
Тәрбияче:
– Куян балалары уйнаган вакытта нәрсә күрәләр?
Балалар:
– Песнәкнең йормыркаларын алырга килгән еланны күрәләр.
Тәрбияче:
– Куяннар ничек ярдәм итәргә уйлыйлар?
Балалар:
– Әниләрен ярдәм итәргә чакырырга уйлыйлар.
Тәрбияче:
– Кечкенә нәрсәне ярдәмгә чакыра?
Балалар:
– Керпене чакыра.
Тәрбияче:
– Бик дөрес. Керпе песнәккә ярәм итә аламы?
Балалар:
– Әйе, керпе еланны буып сала.
Тәрбияче:
– Песнәк керпегә нәрсә дип әйтә?
Балалар:
– Рәхмәт, Керпе, яхшылыгыңны гомердә дә онытмам. Бәлки, кайчан да булса минем дә сиңа файдам тияр, – ди.
Тәрбияче:
– Әйе, дөрес. Керпе кошчыкның ярдәм итә алачагына ышанамы соң?
Балалар:
– Юк, ышанмый.
Тәрбияче:
– Ә бервакыт Песнәк Керпегә нинди бәла янаганын күрә?
Балалар:
– Керпене Төлке сагалап тора.
Тәрбияче:
– Дөрес. Песнәк Керпегә ничек ярдәм итә?
Балалар:
– Төлкедә саклан! – дип әйтә.
Тәрбияче:
– Керпе Төлкедән качып котыла аламы?
Балалар:
– Әйе, Керпе Төлкедән качарга өлгерә.
Тәрбияче:
– Бик дөрес. Керпе, Песнәккә авырлыкларны җиңәргә нәрсә ярдәм итә?
Балалар:
– Дуслык ярдәм итә.
– Алар бер-берсенә ярдәм итәләр, шуңа авырлыкларны җиңәләр.
Тәрбияче:
– Димәк, дуслык кайсы вакытта сынала? (Тәрбияче балаларның җавапларын тыңлый). Дуслык авыр вакытта сынала. Чын дуслар авырлык килгәндә ярдәмгә ашыга. Кешеләрнең көче – дуслыкта.
– Булдырдыгыз, балалар! Әкиятне игътибар белән тыңлагансыз! Әкиятнең исемен кайсыгыз хәтердә калдырды?
Балалар:
– Дуслар.
Шөгыль ахырында мәкальләр әйтелә.
* Дустың булмаса – эзлә, тапсаң – югалтма!
* Ялгыз агачны җил сындыра.
* Авыр эшне күмәк кул җиңә.
Шөгыльдән тыш вакытта «Крокодил Гена» мультфильмыннан өзек («Ничек итеп дуслар өчен йорт төзегәннәр?») карарга мөмкин.