Балалар урындыкларда утырып торалар. Ишек шакыган тавыш ишетелә. Бүлмәгә кулына көзге сары яфраклардан эшләнгән панно тоткан Шәвәли керә.

Шәвәли (җырлый).

Мин – Шәвәли,

Шук малай,

Үткен малай,

Ут малай!

Мин – бик уңган,

Өлгер мин.

Юк-бар белән

Көлдермим!

Бик тапкыр мин.

Җыйнак мин.

Мин,

Мин,

Мин бик

Тыйнак

Мин!

Шәүкәт Галиев

Тәрбияче:

– Чү, Шәвәли, мин тыйнак дисең, тыйнак кеше шулай мактанамыни?

Шәвәли:

Тәрбияче апа, мин мактанмыйм, дөресен сөйлим. Мин чыннан да уңган, булдыклы бит. Карагыз әле, нинди матур панно ясадым!

Тәрбияче:

– Алай уңган булгач, безнең балаларны да шундый панно ясарга өйрәт әле. Панноны стенага элеп бүлмәбезне бизәр идек.

Шәвәли:

– Алар ясый алмый аны. Мин генә булдырам.

Тәрбияче:

– Мактану бер дә матур гадәт түгел, Шәвәли. Үзең эшли белгәнне башкаларга да өйрәт син. Шунда гына синең өлгерлегеңне, уңганлыгыңны күрерләр, сине яратырлар, дус итәрләр. Кешене иң бизәгән сыйфат – тыйнаклык. «Үзеңне үзең мактама, сине кеше мактасын», – дип әйтә торган булган безнең әби-бабайлар.

Шәвәли (уңайсызланып):

– Тәрбияче апа, мин хәзер мактану, кылануның ямьсез күренеш икәнен аңладым. Балалар, мин сезне панно ясарга өйрәтермен, яме. Ә бу панноны мин сезгә бүләк итәм. Рәхим итеп алыгыз. Менә бу конвертны да сезгә тапшырам. Аның эчендә бик матур рәсемнәр бар. Аларны миңа Белмәмеш бүләк иткән иде. Әйдәгез, бергәләп карыйк.

Тәрбияче:

– Рәхмәт, Шәвәли. Син бик юмарт малай икәнсең.

Тәрбияче конверт эченнән рәсемнәр ала.

– Балалар, рәсемнәрдә ниләр ясалганын мин әйткән табышмакларга җавап тапсагыз белерсез. Тыңлагыз: беренче табышмак:

Башы – тарак, койрыгы – урак.

Кычкыртып быргысын,

Уята барысын. Ул нәрсә? (Әтәч)

– Бик дөрес. Бу әтәч. Хәзер икенче табышмакны тыңлагыз:

Йомры, йомшак

Сары йомгак

Йөгереп йөри чирәмдә. (Чеби)

– Балалар, сез табышмакларга дөрес җавап бирдегез. Димәк, рәсемнәрдә әтәч белән чеби ясалган.

Тәрбияче рәсемнәрне күрсәтә. Балалар рәсемнәрдә нәрсә күрүләре турында сөйлиләр.

Тәрбияче:

– Бу рәсемдә нәрсә ясалган?

Балалар:

– Әтәч ясалган.

– Әтәч койма башына кунган.

Тәрбияче:

– Ә бусында нәрсә күрәсез?

Балалар:

– Бу рәсемдә чеби ясалган.

– Чеби башын күтәргән.

– Бик горур карап басып тора.

Шул рәвешле һәр рәсем карала, балалар рәсемдә нәрсә ясалганы турында сөйлиләр.

Тәрбияче:

– Балалар, хәзер шушы рәсемнәр буенча мин сезгә бер әкият сөйлим. Игътибар белән тыңлагыз!

Рәсемнәрне тәртибе белән күрсәтә бара, сөйли:

1 нче рәсем: «Бер авылда кечкенә генә чеби яшәгән. Тик ул үзен бик зур дип уйлаган. Шуңа күрә башын горур күтәреп, масаеп йөргән. Ул тавыкның иң яраткан чебие булган. Әнисе аны тәмле җим белән сыйлаган.

2 нче рәсем: Бервакыт койма башына зур матур, кып-кызыл кикрикле әтәч очып менгән һәм бөтен тавышына кычкырып җибәргән:

– Ки-кри-күк! Мин батыр, мин матур! – дигән ул.

3 нче рәсем: Аның бу сүзләре һәм хәрәкәтләре кечкенә чебигә бик ошаган. Ул да, әтәч кебек муенын сузып, бөтен көченә чыелдап җибәргән: «Пи-пи-пип!»

4 нче рәсем: Шулвакыт аның янына күгәрченнәр очып килгәннәр дә: «Гггөр-гггөр-гггөр, син әле бәләкәй, синең үсәсең бар», – дигәннәр.

5 нче рәсем. Чеби аларны тыңлап торган да болай дигән:

«Мин бит кечкенә түгел,

Зур үстем инде менә.

Әтәч кебек матур итеп

«Ки-кри-күк» җырын беләм.

6 нчы рәсем: Шулай дигән дә, коймага очып менмәкче булып талпынган икән, егылып киткән. Ул бик озак тора алмый азапланган, бар җире нык авырткан.

7 нче рәсем: Әле ярый шулвакыт әнисе йөгереп килгән, нәниенә торырга булышкан. Җылы канаты астына кертеп, аны юаткан. «Канатларың ныгысын. Бераз үсә төш. Аннары әтиең-әтәч сине җырларга өйрәтер», – дигән.

– Балалар, әкият сезгә ошадымы? Чеби турында сөйләгез әле, ул нинди булган? Аның ялгышы нидә?

Балалар:

– Күгәрченнәрнең кисәтүен тыңламаган.

– Булдыра алмаган эшкә тотынган.

Тәрбияче:

– Әйе, балалар, ялгышны кисәтүчеләрнең киңәшләрен тыңларга, аларга рәхмәт әйтергә кирәк шул.

Динамик пауза: «Чебиләр зарядкасы» уены (М. Фәйзуллина шигыре буенча)

Нәни чебиләр барсы да

Урыннарыннан торалар, иң өсләрен

Сары майка кигәннәр.

сикертәләр,

Зарядка ясарга диеп

кулларын өскә күтәрәләр,

Бер урынга килгәннәр.

тыпырдыйлар

Тавык аңлата: «Корт-корт», – дип

башларын алга ияләр,

Үз телендә аларга.

Зарядка ясаган чакта

кулларын терсәктән бөгеп, канат

Ничек канат кагарга.

кагу хәрәкәтләре ясыйлар,

Тик тавыкның әйткәненә

кулларын билгә куеп, башларын

Колак салмый чебиләр.

чайкыйлар,

Шуңа күрә зарядканы

башларын уңга-сулга боралар,

Дөрес ясый белмиләр.

иң өсләрен сикертәләр.

Балалар мактанчык чеби турында рәсемнәр буенча хикәя төзиләр. Бер бала – әтәч турында, икенчесе – чеби, өченчесе – күгәрченнәр, дүртенчесе әнкә тавык ясалган рәсемнәр турында сөйлиләр.

Тәрбияче:

– Балалар, сез мактанчык чебигә нинди киңәшләр бирер идегез?

Балалар:

– Масаерга ярамый.

– Көчеңнән килмәгән эшкә тотынма.

– Мактанма һ.б.

«Киресен әйт» үстерешле уены уйнала.

Мактанчык – тыйнак.

Тәртипсез – тәртипле.

Тыңлаусыз – тыңлаучан.

Ямьсез – матур.

Куркак – батыр.

«Мактану һәркемне хур итә, тыйнак булуга ни җитә» мәкале өйрәнелә.

Тәрбияче:

– Балалар, мин: «Мактанчыклык – начар гадәт», – дип әйттем. Шуның өстәвенә мактанчыклык бик күңелсез хәлләргә дә китерергә мөмкин икән бит. Алдагы көннәрдә шул турыда тагын бер әкият укырбыз әле.

Шөгыльдән тыш вакытта А. Алишның «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык» әкиятен укырга мөмкин.

Шөгыль барышында түбәндәге мәкальләрне кулланырга була:

* Тыйнакның кулы эшләр, мактанчыкның теле эшләр.

* Үзеңне зур тотма, кешене хур итмә.