Тәрбияче мәкаль әйтә: «Туган илем – туган өем». Балалар белән мәкальнең мәгънәсе турында сөйләшү үткәрелә.

Тәрбияче:

– Туган як ул – кешенең туган җире, торган җире, авылы, шәһәре. Балалар, без яшәгән шәһәр (авыл) ничек дип атала? (Слайд № 1). Сез аны яратасызмы? Ни өчен? (Балаларның җаваплары тыңлана.)

Дөрестән дә, безнең яшәгән җиребез бик матур. Аның тирә-ягында җиләкле, гөмбәле урманнар, тирән сулы елгалар, күлләр бар. Безнең яши торган өебез, без йөри торган балалар бакчасы, без уйный торган мәйданчыклар, безнең урам, ял итә торган парклар – болар барысы да туган як була.

Иркен һәм матур да

Безнең туган илебез.

Урманга бай, суга бай

Гөлбакчалы җиребез, –

дип язган туган җир турында Әминә Бикчәнтәева. Һәр кешегә үз туган җире, туган йорты кадерле, якын, аны һәркем ярата.

Экранда төрле халыкларның яшәү урыннары (төньякта чум, далада юрта, Африкада су өстендә торган йорт, шәһәр, авыл йорты һ. б.) сурәтләнгән слайдлар күрсәтелә. Тәрбияче слайдлар буенча әңгәмә үткәрә.

Тәрбияче:

– Балалар, җир йөзендә бик күп төрле өйләр бар, аларның барысында да кешеләр яши. Димәк, өй ул – кеше яши торган урын. Өйдә әби-бабай, әти-әни, балалар бер гаилә булып гомер итәләр. Туган йорт һәркем өчен якын, кадерле. Аның турында кайгыртырга кирәк. Туган йортта яшәү рәхәт, уңайлы булсын өчен, без нәрсәләр эшләргә тиеш?

Балалар:

– Өйне чиста, пөхтә тотарга кирәк.

– Тавышланып, кешеләрнең тынычлыгын бозмаска.

– Өй җыештыруда әнигә, әтигә булышырга.

– Уйнаганнан соң, уенчыкларны, китапларны урынына куярга.

– Бүлмә гөлләрен карауда булышырга һ.б.

Тәрбияче балалар белән «Туган ил кайдан башлана?» дигән темага әңгәмә үткәрә:

– Син нинди авылда (шәһәрдә) яшисең? Авылыңның (шәһәреңнең) исеме ничек?

– Син яшәгән йорт нинди урамда урнашкан?

– Син торган җирдә нинди истәлекле урыннар бар?

– Авылыңда (шәһәреңдә) яшәүче нинди танылган шәхесләрне беләсең?

Тәрбияче [җ] авазының дөрес әйтелешен ныгыту эшен алып бара.

Тәрбияче (туган җир сүзтезмәсендә җир сүзенә басым ясый):

– Балалар, әйтеп карагыз әле: җир сүзе ничә иҗектән тора? (Бер иҗектән тора). Сүз нинди аваздан башлана? [Җ] авазын сузып буламы? (Юк). Ул сузык авазмы, тартыкмы? (Тартык аваз). Сүздәге соңгы авазны әйтегез. Ә хәзер [р] авазын [л] авазына әйләндереп, сүзне әйтеп карагыз әле: нинди сүз барлыкка килде? (Җил). [Җ] авазы белән башланган тагын нинди сүзләр беләсез? (Җиләк, җәй, җиң, җәймә, җимеш, җимлек, җыр). [Җ] авазы кергән нинди кеше исемнәре беләсез? (Җәлил, Наҗия, Нәҗип, Җәмилә).

Динамик пауза: «Җәмиләнең туган көне» уены

Җәмиләнең туган көненә

Балалар атлап баралар,

Җыелыштык бер җиргә.

түгәрәк ясыйлар,

Җәмиләне тәбрикләп

башларын уңга-сулга ияләр,

Җырлыйбыз бергә-бергә.

Җәмиләне тәбрикләп

уң, сул аякларын, чиратлап,

Без биеп тә алабыз.

алга чыгаралар,

Тыпыр-тыпыр тыпырдыйбыз,

тыпырдыйлар,

Аннан куллар чабабыз.

кул чабалар.

Җәмилә сүзенә иҗек-аваз анализы ясала.

Җәмилә сүзендә [җ] авазы кайда ишетелә? (Сүз башында).

– Җәмилә сүзендә ничә иҗек бар? (3 иҗек бар).

– 1 нче (2 нче, 3 нче) иҗек нинди?

– Җәмилә сүзендә ничә сузык аваз бар? (3 сузык аваз бар).

– Нинди сузык авазлар? (Ә, тагын бер ә, и).

Экранда авыл һәм шәһәр урамнары сурәтләнгән слайдлар күрсәтелә.

Тәрбияче:

– Экранда нәрсә күрәсез?

Балалар:

– Урам.

Тәрбияче:

– Бер урамда, янәшәдә яшәүчеләрне кемнәр дибез?

Балалар:

– Күршеләр.

Тәрбияче:

– Сез яшәгән урамның исеме ничек? Нинди ул? Күршедә дусларыгыз бармы? Әби-бабаегыз (туганнарыгыз) кайда яши, сезнең йорттан еракмы? Урамыгызда сезгә аеруча нәрсә ошый? Туган йортыгыз урнашкан урамыгыз матур булсын өчен, сез ниләр эшлисез?

Тәрбияче балаларның жавапларын тыңлый. Әңгәмәдән соң « З. Туфайлованың «Туган ил» шигырен укый:

Туган ил ул – алтын арышлар,

Туган ил ул – зифа камышлар,

Туган ил ул – иркен болыннар,

Туган ил ул – нәни колыннар,

Туган ил ул – зәңгәр диңгезләр,

Туган туфрак, үскән нигезләр.

Туган илдә – барыбыз бертуган,

Бик кадерле безгә ул шуңа.

Туган ил ул була бер генә,

Туган илнең кадерен бел генә.

Тәрбияче:

– Шәһәр яки авыл – туган илнең бер өлеше ул. Туган ил әни шикелле газиз, якын. Кая гына китсә дә, кеше туган ягын сагынып кайта. Туган якның һавасы да шифалырак, күкләре дә зәңгәррәк, сулары да татлырак, табигате дә матуррак тоела.