«Туган шәһәрем – Казан».
Информация
Бурычлар
актив сөйләмгә кертү. Сүзгә иҗек-аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту.
Балаларның игътибарын, хәтерен, иҗади сәләтләрен үстерү.
Балаларда туган шәһәребезгә мәхәббәт, аның тарихы белән кызыксыну тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Бүлмәдә әкрен генә «Туган илебез» җыры (А. Монасыйпов көе, Г. Тукай сүзләре) яңгырый. Экранда авыл, таулар, елгалар, урманнар, авыл, шәһәр рәсемнәре күрсәтелә.
Тәрбияче:
– Хәерле көн, балалар. Без бүген сезнең белән туган җир, туган як турында сөйләшүебезне дәвам итәбез. Әйтегез әле: туган як сүзенең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз?
Балалар:
– Туган як ул – безнең туган җиребез.
– Туган җир ул – безнең туган йорт.
– Минем туган җирем – Казан шәһәре.
Тәрбияче:
– Дөрес уйлыйсыз, балалар. Туган як ул – безнең туган, яшәгән җиребез. Нияз: «Минем туган җирем – Казан шәһәре», – диде. Казан – безнең барыбызның да туган шәһәре. Ә кемнәрнеңдер туган җире – авыл. Казан ул – шәһәр. Шәһәр авылдан нәрсә белән аерыла? Әйдәгез, шул турыда сөйләшик әле.
«Җөмләне тәмамла» уены уйнала.
– Шәһәр зур, ә авыл ... кечкенә.
– Шәһәрдә йортлар күпкатлы, ә авылда ... бер катлы.
– Шәһәрдә йортлар биек, ә авылда ... тәбәнәк.
– Шәһәрдә трамвайлар, троллейбуслар йөри, ә авылда... йөрми.
– Авылда каз-үрдәк үрчетәләр, шәһәрдә ... үрчетмиләр.
Тәрбияче:
– Балалар, Казан шәһәренең исеме каян килеп чыкканын беләсегез киләме? Бик борынгы заманнан бу турыда бер риваять яшәп килә, тыңлагыз әле.
Моннан бик күп еллар элек безнең бабаларыбыз шушы җирләргә килеп яши башлаганнар. Шәһәр ханының кызы Таңсылу чибәр, акыллы, бик уңган булган. Хан үзенең кызына алтын казан бүләк иткән. Таңсылу көн саен шушы казан белән елгадан су алып кайта икән.
Ә бер көнне ул ялгыш кына казанын суга төшереп җибәргән. Таңсылу: «Казан, казан!» – дип кычкырып, елга буйлап йөгергән. Шул көннән бирле бу елганы Казансу дип, ә шәһәрне Казан шәһәре дип атый башлаганнар.
Казан сүзенә иҗек-аваз анализы ясала.
Тәрбияче:
– Казан сүзе ничә иҗектән тора? Беренче иҗек нинди? Икенче иҗек? Беренче иҗекнең беренче авазын әйтегез. Ул нинди аваз?
– Казан – борынгы шәһәр. Аңа нигез салынганга 1000 елдан артык. Казан берсеннән-берсе матур йортлары, урамнары, тарихи истәлекле биналары белән сокландыра.
Шулвакыт ишек шакыган тавыш ишетелә. Бүлмәгә үзбәк киеменнән курчаклар керә, исәнләшәләр. Тәрбияче балаларны курчаклар белән таныштыра: Фарук, Мәликә. Аларның Казанга беренче килүләре, Казан белән танышасылары килүе турында әйтә.
Тәрбияче:
– Балалар, әйдәгез, Фарук белән Мәликәне гүзәл шәһәребез буйлап сәяхәткә алып чыгыйк. Аларга Казаныбыз турында матур итеп сөйлик. Сез миңа ярдәм итәрсез. Килештекме?
Экранда шәһәрнең истәлекле урынары сурәтләнгән рәсемнәр, фотографияләр күрсәтелә. Тәрбияче балалар белән әлеге урыннар турында әңгәмә кора. Экранда Кремль фотосы күрсәтелә.
Тәрбияче:
– Бу – Кремль, Казан шәһәренең горурлыгы. Иң беренче булып Казан менә шушы урында төзелгән. Бик борынгы, серле урын. Дошманнардан саклану өчен аның стеналары (диварлары) биек, калын итеп эшләнгән. Монда хөкүмәт йорты, Кол Шәриф мәчете урнашкан.
Балалар:
– Минем Кремльдә булганым бар. Анда миңа Сөембикә манарасы бик ошады. Ул бик биек!
– Анда Кол Шәриф мәчете дә бар. Әтием анда намаз укыды.
Шул рәвешле, балалар Кремльдә алган тәэсирләре белән уртаклашалар. Экранда Кол Шәриф мәчете фотосы күрсәтелә.
Тәрбияче:
– Бу – Кол Шәриф мәчете. Борын-борын заманда Кремль эчендәге баш мәчетләрнең берсе Кол Шәриф мәчете дип аталган. Сигез биек манарасы әллә кайдан күренеп торган.
Кол Шәриф кечкенәдән белемле, әдәпле бала була. Халык та аны бик яраткан. Явыз Иван белән сугышлар вакытында ул җитәкче булган. Үзе дә кулына кылыч алып сугышкан. Сугышта батырларча һәлак булган. Мәчет тә җимерелгән. Җимерелгән мәчет күп еллардан соң кабат торгызылган.
Экранда Сөембикә манарасы фотосы күрсәтелә.
Тәрбияче:
– Сөембикә манарасы – Кремльдәге корылмаларның берсе. Ул иң матур, иң борынгы манара. Бик биек. Аның исеме Сөембикә ханбикә исеме белән аталган. Манара – шәһәребезнең символы. Аның буенча шәһәребезне таныйлар.
Тәрбияче Л. Шагыйрьҗанның «Сөембикә манарасы» шигырен («Куанычым-багалмам»,١٥٧ нче бит) укый. Патшабикә, ханбикә кушма сүзләренең ясалышын, мәгънәсен аңлата: патша, хан – дәүләт башлыклары, бикә – бай кеше кызы, хатыны. Манара – корылманың өскә таба очлаеп менгән өлеше.
Динамик пауза. «Бакчабыз». (Ә. Кари шигыре буенча)
Бакчабызда гөлләр үсә, |
кулларны як-якка җәяләр, |
Шау чәчәккә күмелеп, |
кулларны алга сузалар. |
Шул бакчада гөлләр кебек, |
чүгәлиләр, |
Без үсәбез гөр килеп. |
аяк очларына күтәреләләр, |
Ал бизәкле, гөл бизәкле, |
кулларны, чиратлап, күтәрәләр-төшерәләр, |
Матур безнең бакчабыз. |
баш бармакларын күрсәтәләр, |
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп, |
тыпырдыйлар, |
Анда күңел ачабыз. |
кул чабалар. |
Тәрбияче Казан шәһәренең тарихи-истәлекле урыннары белән таныштыруны дәвам итә. Казан федераль университеты, Г. Камал театры, «Әкият» театры һәм Татар дәүләт опера һәм балет театры, Пирамида, Милли музей, цирк биналары фотолары күрсәтелә.
Тәрбияче алар турында сөйли.
Тәрбияче:
– Балалар, Фарук белән Мәликәне Казаныбызның тагын нинди истәлекле урыннары белән таныштырмадык әле? Кайсыгыз нәрсә турында сөйли ала?
Балалар:
– Безнең шәһәрдә тагын бик матур Әкият театры бар. Анда спектакльне апалар-абыйлар түгел, курчаклар уйный. Кызык шундый!
– Минем циркта булганым бар. Анда җәнлекләр тамаша күрсәтәләр.
– Миллениум күпере дә бик матур! Күпер М хәрефенә охшаган.
– Казанда ипподром да бар. Анда ат ярышлары уза.
Тәрбияче:
– Балалар, шәһәребез турында сез бик күп беләсез икән! Афәрин!
Тәрбияче балаларны Казан картасы янына чакыра. Шәһәрнең мәйданы буенча да, халык саны буенча да зур шәһәр булуы, анда төрле милләт кешеләре дус һәм тату яшәве турында сөйли.
Фарук, Мәликә. Сәяхәт вакытында Казан шәһәре турында без күп мәгълүмат алдык. Балаларның сөйләве дә бик ошады! Зур рәхмәт сезгә, дуслар.
Игътибар!
Балаларны Казан шәһәренең тарихи-истәлекле урыннары белән таныштыру вакытында тәрбияче түбәндәге кыскача мәгълүматны файдалана ала:
Казан университеты – илебездәге борынгы һәм зур уку йортларының берсе санала. Анда Каюм Насыйри, Николай Лобачевский, Арбузов кебек галимнәр укыган.
Казанда театрлар күп. Галиәсгар Камал исемен йөрткән театрның иске бинасы Кабан күле буенда урнашкан. Ерактан ул йөзеп барган корабны хәтерләтә. Анда татар телендә спектакльләр күрсәтелә.
Татар дәүләт опера һәм балет театры герой-шагыйрь Муса Җәлил исемен йөртә.
Казан шәһәрендәге иң зур музейларның берсе – Милли музей. Ул Кремль янындагы урамда урнашкан. Монда бик күп экспонатлар бар. Зур күргәзмәләр уза.
Пирамида – 1990 нчы еллар ахырында төзелгән бина – күңел ачу үзәге. Монда төрле концертлар, фестивальләр уза.
Казанда спорт белән шөгыльләнү өчен бик күп спорт мәйданнары төзелгән.