Тәрбияче:

Исәнмесез, дусларым!

Хәерле булсын иртә!

Сәлам юллыйм халкыма,

Сәлам, туган илемә!

Шөгыль «Мин яратам сине, Татарстан» җырын (Р. Андреев көе, Р. Рәкыйпов сүзләре) тыңлау белән башлана.

Тәрбияче:

– Балалар, сезгә җыр ошадымы? Әйтегез әле, җыр нәрсә турында? Әлбәттә, җыр туган җиребез, Татарстаныбыз, аны ярату турында. Җырның сүзләрен Роберт Рәкыйпов язган. Әйтегез әле: шагыйрь Татарстанны ни өчен яратам, ди.

Балалар:

– Ал таңнар өчен ярата.

– Яңгырлар өчен.

Тәрбияче:

– Шагыйрь фикеренчә, Татарстан халкы нинди? (Горур). Нинди тел ул – әнкәм теле? (Әнкәм теле татар теле). Шагыйрь туган телебез турында бик җылы итеп яза: җан эретә торган әнкәм теле – татар телең өчен яратам! Димәк, туган телебез – әнкәм теле – йомшак, назлы, ягымлы тел! (Балалар йомшак, назлы, ягымлы сүзләрен кабатлап әйтәләр).

Тәрбияче балаларны Татарстан картасы янына чакыра. Татарстан Республикасының куе урманнары, зәңгәр сулы елга-күлләре, чиста, матур авыл-шәһәрләре, файдалы казылмалары турында сөйли.

Тәрбияче:

– Балалар, ничек уйлыйсыз: кайсы шәһәр Татарстан Республикасының баш шәһәре? (Казан). Бик дөрес, балалар. Казан – баш шәһәр. Шәһәр сүзен икенче төрле – кала дип тә йөртәләр. Ә хәзер баш шәһәр сүзтезмәсендәге шәһәр сүзен кала белән алыштырыйк. Нинди сүзтезмә барлыкка килде? (Баш кала). Баш һәм кала сүзләрен кушып бер сүз ясалган: башкала. Димәк, Казан – Татарстанның башкаласы.

«Кушма сүз яса» дидактик уены уйнала. Бабалар, тәрбияче әйткән сүзләргә икенче сүз кушып, кушма сүзләр ясыйлар:

Кул + яулык – кулъяулык,

ал + япкыч – алъяпкыч,

тимер + аяк – тимераяк,

таш + бака – ташбака,

кызыл + түш – кызылтүш,

өч + почмак – өчпочмак һ.б.

Тәрбияче:

– Һәр дәүләтнең үз символлары була. Татарстан Республикасының да символлары бар. Әләм һәм тугра – дәүләт символлары. Татарстан Республикасының әләме нинди төсләрдән тора?

Балалар:

– Татарстан Республикасының әләме яшел, ак, кызыл төсләрдән тора.

Тәрбияче:

– Бик дөрес әйттегез. Татарстан әләменең өске өлеше – яшел, аскы өлеше – кызыл, ә уртада ак тар тасма. Һәр төс үзенә бер мәгънәгә ия. Яшел төс – туган җиребезнең һәм табигатебезнең матурлыгы төсе, яшәү билгесе. Кызыл төс – кояш, ут төсе. Ак төс – сафлык, намус, тынычлык-иминлек билгесе.

Тәрбияче Р. Бәшәрнең «Рәсем» шигырен («Куанычым-багалмам», ٢٢٨ нче бит) укый.

Ямь-яшел таулар – өстә,

Ак чәчәкләр – уртада,

Кызыл җиләклек – аста.

Бутама син, бутама!

Сеңлем шушы рәсемне

Ясады әле генә.

Бик тә охшап тора ул

Илебез әләменә.

Тәрбияче:

– Кыз бала яшел тауларны кайда ясый? (Өстә). Ә уртада нәрсә ясаган? (Ак чәчәкләр). Кызыл җиләклекне кайда ясый? (Аста). Дөрестән дә, бу рәсем илебезнең әләменә охшаган икән, шулай бит, балалар?

– Шигырьнең беренче юлын кабат укыйм: ямь-яшел таулар өстә... Балалар, игътибар итегез әле: шагыйрь яшел таулар гына димәгән, ә ямь-яшел таулар дигән. Ул ямь сүзе өстәп, тауларның куе яшел төстә булуын белгертергә теләгән.

Ямь сүзе артыклык дәрәҗәсен белдерә. Бик яшел дип сөйләшмибез, ә ямь-яшел дибез. Ничек уйлыйсыз: әгәр дә яшел төс сыеграк булса, ничек әйтелә икән? Яшькелт дибез. Яшькелт – яшел сүзенең кимлек дәрәҗәсе була.

Шигырьдә Рәшит абый әләмнең ак төсен нәрсә белән чагыштыра?

Балалар:

– Ак чәчәкләр белән чагыштыра.

Тәрбияче:

– Ак сүзенең артыклык дәрәҗәсен әйтегез.

Балалар:

– Ап-ак.

Тәрбияче:

– Ак сүзенең кимлек дәрәҗәсен әйтегез.

Балалар:

– Аксыл.

Тәрбияче:

– Бик дөрес. Шигырьдә Рәшит абый кызыл төсне нәрсә белән чагыштыра?

Балалар:

– Җиләклек белән чагыштыра.

Тәрбияче:

– Кызыл сүзенең артыклык дәрәҗәсен әйтегез.

Балалар:

– Кып-кызыл.

Тәрбияче:

– Кызыл сүзенең кимлек дәрәҗәсен әйтегез.

Балалар:

– Кызгылт.

Тәрбияче балаларга кып-кызыл, ап-ак, ямь-яшел сүзләре белән сүзтезмәләр төзергә куша. Балаларның җавапларын тыңлый. Мисал өчен, кып-кызыл алма, кып-кызыл помидор, кып-кызыл туп кебек сүзтезмәләр төзелергә мөмкин. Ап-ак кар, ап-ак шәл, ап-ак күлмәк; ямь-яшел болын, ямь-яшел чирәм, ямь-яшел бөҗәк сүзтезмәләре төзелә.

Тәрбияче:

– Бик яхшы. Яшькелт, аксыл, кызгылт сүзләре ничә иҗектән тора?

Балалар:

– 2 иҗектән тора.

Тәрбияче:

– Дөрес. Яшел, ак, кызыл сүзләрен кертеп, җөмлә төзегез.

Балалар:

– Минем яшел, ак, кызыл төсле буяуларым бар.

– Татарстан Республикасының әләме яшел, ак, кызыл төсләргә буялган.

Динамик пауза: «Болгар белән Биләр» (Р. Миңнуллин шигыре буенча)

Безнең борынгы шәһәрләр –

Кулларын як-якка җәяләр,

Бөек Болгар һәм Биләр.

кулларын алга сузалар,

Заманында алар бик зур,

кулларын өскә күтәрәләр,

Бик гүзәл булган диләр.

уң кулның баш бармагын күрсәтәләр,

Үзегез барып күрегез,

урында атлап торалар,

Белерсез әллә ниләр!

башларын чайкыйлар.

Тәрбияче:

– Балалар, кемнәрнең Татарстан Республикасының туграсын күргәне бар? Анда нәрсә сурәтләнгән икән?

Балалар:

– Туграда ак барс сурәтләнгән.

Тәрбияче:

– Әлеге ак барс турында нәрсә әйтә аласыз? Ак барс нинди?

Балалар:

– Ак барс канатлы.

– Уң аягын күтәргән.

Тәрбияче:

– Татарстан туграсында кызыл җирлектә канатлы ак барс сурәтләнгән. Ак барс илнең, халыкның көчен белдерә. Ни өчен барс канатлы? Ул үзенең канаты астында республикабызда яшәүче бар халыкларны яклый, саклый ала. Ак барс алгы тәпиен күтәреп, илен якларга әзер булып тора. Барсның ян ягында ясалган калканда кашкарый чәчәге сурәтләнгән. Ул – озын гомер билгесе. Барсны ак һәм милли бизәк төшерелгән яшел боҗра урап алган. Бизәк илебезнең байлыгын, уңдырышлыгын чагылдыра. Менә шундый гүзәл җирне саклый ул ак барс!

Тәрбияче балаларның республикабызның әләме, туграсы турындагы фикерләрен сораша. Әләмдәге төсләр һәм аларның мәгънәсе, илебезнең көч-куәтен гәүдәләндергән ак барс турында алган белемнәрен хәтердә ныгыталар. Балалар белән тизәйткеч өйрәнелә:

Кремль, Казансу, Кабан...

Күкләргә ашкан Казан!

Төбәлгән карашыбыз

Гүзәл Казанга табан.

(Р. Миңнуллин)

Тәрбияче:

– Балалар, без бүген нинди дәүләт символлары турында сөйләштек?

Балалар:

– Әләм, тугра турында сөйләштек.

Тәрбияче:

– Яхшы. Без яшәгән туган җир ничек атала?

Балалар:

– Татарстан Республикасы, Казан шәһәре.

Тәрбияче:

– Татарстан Республикасының башкаласы кайсы шәһәр?

Балалар:

– Казан шәһәре.

Тәрбияче:

– Бик дөрес җавап бирдегез, балалар! Рәхмәт сезгә. Саубуллашыр вакыт килеп җиткән. Сау булыгыз, балалар!

Балалар:

– Сау булыгыз!