«Халкым мирасы».
Информация
Бурычлар
Балаларның кызыксынучанлыкларын, хәтерләрен, бәйләнешле фикерләү сәләтен үстерү.
Халкыбызның тарихына, әдәби мирасына карата кызыксыну уяту. Халык иҗатына мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
Исәнмесез, дусларым!
Хәерле булсын иртә!
Халкым мирасын барларга
Чакырам сәяхәткә!
– Хәерле көн, балалар. Бүген безнең шөгылебез гади генә түгел: без бүген халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән күңел җәүһәрләрен барларбыз. Күңел җәүһәрләре ул – әби-бабаларыбыз иҗат иткән һәм бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән әкиятләр, такмаклар, мәкальләр, сынамышлар, табышмаклар.
Мин сезгә хәзер халкыбызның бер матур мәкален әйтәм, тыңлагыз әле: «Тоз ашның тәмен китерсә, мәкаль сүз ямен китерер». Аш тоз белән тәмле, ә мәкальләр белү, аларны куллану сөйләмне матур итә. Ә «халык» дигән сүзне сез ничек аңлыйсыз ?
Балалар:
– Халык ул – күп кешеләр.
– Әти, әни, әби, бабай, туганнар.
– Безнең күршеләребез.
– Безнең тирәдәге кешеләр…
Тәрбияче:
– Әйе, бик дөрес. Ә халкыбыз сүзе дип әйткәндә, без күптән бик ерак бабаларыбыз безгә мирас итеп, без белсен, онытмасын, дип әйтеп калдырган сүзләрне әйтәбез. «Халык әйтсә, хак әйтер!» дигән әйтем бар. Бу дөрестән дә шулай. Халык әйткән сүзләр – акыллы, туры, гыйбрәтле сүзләр алар. Күп вакыт андый сүзләрне мәкаль, әйтем, һәм канатлы сүзләр дип тә әйтәләр. Алар – тормыш кагыйдәсе кебек! Безне яшәргә өйрәтә, киңәш бирә, эшләгән эшебезне бәяли. Батырлык, матурлык, гаделлек, сабырлык, тыйнаклык, юмартлык, мәрхәмәтлелек сыйфатларына да халкыбыз өйрәтә.
«Мәкальләр чылбыры» уены уйнала.
Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Бер-берсенә йомшак уенчык биреп, мәкаль әйтешәләр. Бер бала мәкальне башлый һәм кулындагы уенчыкны икенчесенә тапшыра, уенчыкны алган бала мәкальне дәвам итә:
• Бабайлар сүзе – ... тәрбиянең үзе.
• Аз сөйлә, ... күп тыңла.
• Сүз бирсәң – ... үтә.
• Сөйли белсәң, ... тыңлый да бел.
• Эше барның ... ашы бар.
• Эш беткәч, ... уйнарга ярый.
• Әткәй – шикәр, ... әнкәй бал.
• Үз илем – ... алтын бишек.
• Китап – ... кешенең дусты.
Тәрбияче (балаларны сандык янына чакырып, игътибарларын сандыкның бизәлешенә юнәлтә):
– Балалар, карагыз әле: нинди матур сандык! Бабаларыбыз, калайны кисеп һәм чокып, сокландыргыч бизәкләр төшерә белгәннәр. Нәрсә бар икән ул сандыкта, сезнең беләсегез киләме? (Әйе, беләсе килә). Әйдәгез, бергәләп сандыкны ачыйк әле.
Тәрбияче балалар белән бергә сандыкны ача. Сандыктан бәрхет тышлы матур китап ала.
Тәрбияче:
– Балалар, карагыз әле, әби-бабайлар безгә нәрсә калдырган?
Балалар:
– Китап калдырган.
Тәрбияче:
– Ни өчен китап калдырган икән?
Тәрбияче балаларның җавапларын тыңлый.
Тәрбияче:
– Татар халкы элек-электән сүзгә бик тапкыр, күзәтүчән булган. Әби-бабайлар әйтергә теләгән киңәшләрен китап битләренә язып калдырган. Без аларның киңәшләрен китаптан укып белә алабыз. «Китап – белем чишмәсе» ди халык. Китап ул – халыкның хәтер сандыгы.
Тәрбияче сандыктан «Балаларга – әкиятләр» китабын (Төзүчесе Х. Гатина. Казан: «Раннур» нәшрияты, ٢٠٠٠, ١٠٦ нчы бит) ала. Бу китапта әкиятләр тупланганы турында әйтә. Китаптан татар халкының «Кәкре каенга терәткән» әкиятен укый. Әкиятнең эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрә.
Тәрбияче:
– Балалар, Алдар байны алдый алганмы?
Балалар:
– Әйе, алдаган.
Тәрбияче:
– Ничек итеп алдаган?
Балалар:
– «Алдар капчыгым өйдә калды, аны алып килгәнче кәкре каенны терәтеп тор әле», – дигән.
Тәрбияче:
– Бай кәкре каенны терәтеп торганмы?
Балалар:
– Әйе, терәтеп торган.
Тәрбияче:
– Шулай итеп, үзен бик акыллыга санап йөргән бай да алданган. Димәк, кәкре каенга терәтү нәрсәне белдерә?
Балалар:
– Ялганлау, алдауны белдерә.
Тәрбияче:
– Балалар, ә алдарга, ялганларга ярыймы?
Балалар:
– Юк, ярамый.
– Алдау – бик начар гадәт.
Тәрбияче:
– Алдау, ялганлау турында да халкыбыз үз фикерен әйтеп калдырган. Тагын берничә мәкальне тыңлыйк:
* Бер ялганласаң, икенче дөрес сүзеңә дә ышанмаслар.
* Сүзе акның – йөзе ак.
* Дөресне ялган бервакытта да җиңә алмас.
Тәрбияче (сандыктан йөзек ала). Балалар, карагыз әле, сандыкта тагын нәрсә бар?
Балалар:
– Йөзек бар.
Тәрбияче:
– Балалар, әйдәгез, бу йөзек белән халкыбызның бер матур уенын уйнап алабыз. Уен «Йөзек салыш» дип атала. Йөзек салучыны санамыш ярдәмендә билгеләрбез!
Җепсез орчык,
Чәүкә чыпчык,
Кара балчык,
Син кал, бу – чык!
Балалар барысы да урындыкларда ярымтүгәрәк формасында тезелешеп утыралар. Һәрберсе учларын бергә куялар, башкаларга сизелмәслек итеп төймә салырлык урын калдыралар.
Йөзек салучы, кулына йөзек тоткан килеш, уйнаучыларның кулларына салган кебек хәрәкәтләр ясап, түгәрәкне әйләнеп чыга. Ул, башкаларга сиздерми генә, уйнаучыларның берсенә чыннан да йөзекне салырга тиеш. Аннан соң ул бераз читкәрәк китә һәм: «Кемдә йөзек, сикереп чык!» – ди. Кулына йөзек салынган бала уртага чыгып йөзекне күрсәтә. Хәзер ул үзе йөзек салучы була.
Тәрбияче:
– Булдырдыгыз, балалар! Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын белерсезме икән:
Сакаллы килеш туа,
Берәү дә гаҗәпләнми.
Ул нәрсә? (Кәҗә).
Тәрбияче:
– Бик дөрес, балалар. Халкыбыз кәҗә турында бик күп кенә такмаклар иҗат иткән. Хәзер мин сезне шул такмакларның кайберләре белән таныштырам. Тыңлагыз.
Кәҗә, кәҗә, мәкәрҗә,
Кермә минем бакчага.
Минем бакча бик тирән,
Сакалың җиргә тигән.
Кәҗә кергән бакчага,
Кәбестәне ашарга,
Таяк тотып чыксалар,
Хәзер тора качарга.
Кәҗә кергән бакчага,
Ачы суган ашарга,
Ачы суган кикертә,
Түтәл аша сикертә.
Тәрбияче (тизәйткеч әйтә):
– Кара карга кардан бара, канатларын кага-кага. Балалар, мин нәрсә әйттем? (Тизәйткеч). Бик дөрес. Без сезнең белән тизәйткечләр өйрәндек инде. Әйдәгез, шуларны искә төшереп китик:
* Без. без, безелдек, без бер рәткә тезелдек.
* Таулар биек таллардан, тал буресе балланган.
* Мич башында биш мәче, биш мәченең биш башы.
Тәрбияче:
– Бүген яңа тизәйткеч белән таныштырам: чыпчык, чыпчык, чык, чыпчык; чык-чык, кошчык, очып чык! Бергәләп кабатлыйк.
Балалар:
– Чыпчык, чыпчык, чык, чыпчык; чык-чык, кошчык, очып чык!
Тәрбияче:
– Тизрәк әйтеп карагыз.
Тәрбияче балаларның сөйләвен тыңлый.
Тәрбияче:
– Тагы да тизрәк әйтә аласызмы? Я, әйтеп карагыз әле.
Тизәйткечне балалар тиз-тиз кабатлыйлар.
Тәрбияче:
– Бик яхшы, балалар. Без бүген халкыбызның нинди күңел җәүһәрләре белән таныштык?
Балалар:
– Мәкальләр белән таныштык.
– Әкият укыдык.
– Санамыш әйттек.
– Такмаклар тыңладык.
– Тизәйткеч өйрәндек.
Тәрбияче:
– Дөрес. Халкыбыз иҗат иткән әкиятләр, санамыш, мәкальләр, тизәйткеч, такмаклар – болар барысы да китап битләрендә саклана. Юкка гына: «Китап – кешенең дусты» дип әйтмиләр. Якын дус белән гел очрашып торасы килгән кебек, китапны да еш кулга алырга, андагы серле, мавыктыргыч дөнья белән һәрдаим танышып торырга кирәк, балалар. Китап – белем ачкычы икәнен беркайчан истән чыгармыйк.