Тәрбияче:

Исәнмесез, дусларым!

Хәерле булсын иртә!

Көзге урман аланына

Чакырам сәяхәткә!

– Балалар, әлеге рәсемгә карагыз әле, урман аланында нинди җәнлекләр күрәсез?

Балалар:

– Аю, бүре, төлке, куян, керпе, тиен.

Тәрбияче:

– Рәсемдә нинди ел фасылы сурәтләнгән дип уйлыйсыз? (Көз). Әлбәттә, көз. Көзге табигатьтәге нинди үзгәрешләр турында сөйли аласыз?

Балалар:

– Көз көне яңгырлар ява.

– Агачлардан яфраклар коела.

– Кошлар җылы якка очып китә.

– Көннәр суыта.

Тәрбияче:

– Дөрес әйтәсез, балалар. Көз артыннан нинди ел фасылы килә? (Кыш килә). Табигатьтә кыш көне була торган иң зур үзгәрешне әйтегез. (Кар ява). Әйе, балалар, салкын кыш бар җирне ак кар белән каплый. Көз ризыкка мул булса, кыш көне җәнлекләргә азык табу кыенлаша. Шуңа күрә, җәнлекләргә көздән үк карлы кышны каршы алырга әзерләнергә, азык запасы тупларга кирәк. Балалар, җәнлекләрнең кышка ничек әзерләнүләрен, кышны ничек уздыруларын бәлки кайсыгыздыр беләдер? Мәсәлән, аю кышны ничек уздыра? (Аю кыш көне йоклый). Бик дөрес. Аю кышны өнендә йоклап уздыра. Ә аю кышын нәрсә белән туклана?

Тәрбияче балаларның җавапларын тыңлый.

Тәрбияче:

– Җәй буе аю төрле ризык белән (җиләкләр, балык һ.б.) тукланып, май җыя. Кышын йокы аралаш тәпиен суырып ята. Балалар, әйдәгез, аю турында табышмак төзеп карыйк. Мин сезгә ярдәм итәм. Аю нәрсә ярата? (Аю бал ярата). Әйе, аю балны бик ярата. Ә кышкы салкын көннәрдә аю нишли? (Өнендә йоклый). Дөрес, кышкы салкын көннәрдә өнендә йоклап ята. Ә хәзер табышмакны бергәләп әйтеп карыйк:

Балны бик ярата,

Кышкы салкын көннәрдә

Өнендә йоклап ята.

Бу нинди җәнлек?

Тәрбияче:

– Менә нинди матур табышмак килеп чыкты! Әйдәгез, тагын бер кат кабатлыйк әле.

Балалар башта тәрбияче белән бергә, аннары үзләре генә табышмакны кабатлыйлар.

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз, балалар. Мин сез уйлап тапкан табышмакны язып та куйдым. Хәзер аны табышмаклар туплый торган тартмабызга салып куям. Рәсемдәге тагын нинди җәнлекләр турында сөйләшербез икән?

Балалар:

– Бүре турында сөйләшик.

Тәрбияче:

– Яхшы. Бүреләр кышка ничек әзерләнә дип уйлыйсыз?

Тәрбияче балаларның җавапларын тыңлый.

Тәрбияче:

– Кышка бүреләрнең йоннары калыная. Азык табарга җиңелрәк булсын өчен бүреләр төркемнәргә берләшә. Әйтегез әле: бүре нинди җәнлек?

Балалар:

– Бүре – ерткыч җәнлек.

Тәрбияче:

– Дөрес. Бүре нәрсә белән туклана дип уйлыйсыз? Бүре – ерткыч хайван, ул төрле хайваннарның итләре белән туклана. Бүре турында нинди сүзләр әйтергә мөмкин. Бүре нинди?

Балалар:

– Соры, усал, ерткыч, җитез, ач, зур, йонлач бүре.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, хәзер бүре турында табышмак уйлап карыйк.

Тәрбияче балаларның җавапларын тыңлый.

Тәрбияче:

– Соры, усал бер ерткыч

Урманда йөри,

Куяннар күзли.

Бу нинди җәнлек?

Балалар:

– Бу бүре.

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, хәзер куян турында да табышмак төзеп карыйк. Куян турында сез ниләр беләсез?

Балалар:

– Куян кишер, кәбестә ярата.

– Сикерергә оста.

– Куян көз көне тунын алыштыра.

Тәрбияче:

– Дөрес. Хәзер табышмакны төзеп карыйк:

Кишер, кәбестә ярата,

Сикерергә ул оста.

Көрән тунын сала да

Ак тунын кия кышка.

Бу нинди җәнлек?

Тәрбияче:

– Куян турында да бик матур табышмак уйлап таптык.

Тәрбияче табышмакны кәгазьгә яза, «Табышмаклар» тартмасына сала.

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз, балалар. Урман аланында нинди хәйләкәр җәнлек күрәсез? (Төлке). Төлке турында нәрсә сөйли аласыз?

Балалар:

– Төлке хәйләкәр, ерткыч җәнлек.

– Төлкенең йомшак, матур койрыгы бар.

Тәрбияче:

– Төлке куян, бака, тычкан, кошлар белән туклана. Йомшак койрыгын ябынып йоклый. Төлке бик яхшы ишетә. Кар астында хәрәкәт иткән кимерүче җәнлекләрне ишетеп, аларны кар астына сикереп төшеп аулый. Димәк, төлке сикерергә дә бик оста. Балалар төлке нишли белә?

Балалар:

– Сикерә белә.

– Яхшы ишетә.

– Җәнлек аулый.

Тәрбияче:

Аулый, сикерә, ишетә сүзләрен кулланып җөмләләр төзегез.

Балалар:

– Төлке тычкан аулый.

– Төлке кар астына сикерә.

– Төлке яхшы ишетә.

Тәрбияче:

– Керпе турында нәрсә әйтә аласыз?

Балалар:

– Керпе энәле.

– Керпе сөт ярата.

Тәрбияче:

– Керпе бөҗәкләр, бака, кәлтә белән туклана. Кышка керпе яфраклардан өн ясый. Әлеге өндә керпе кышны йоклап уздыра.

Тәрбияче:

– Урман аланында тагын бер җәнлек бар әле. Бу җәнлек агач куышында яши. Ул нинди җәнлек? (Тиен).

Тәрбияче:

– Балалар, сез тиен турында нәрсә әйтә аласыз?

Балалар:

– Тиен урманда, агач куышында яши.

– Ул чикләвек белән туклана.

– Тиен агачтан агачка сикерә.

Тәрбияче:

– Тиен кышка ничек әзерләнә?

Балалар:

– Тиен кышка чикләвек әзерли.

Гөмбәләр дә җыя.

– Нарат күркәсе әзерли.

Тәрбияче:

– Әйе, тиен кышка чикләвек, нарат күркәсе, гөмбә әзерли. Әлеге җөмлә ничә сүздән тора? Кабатлыйм: Тиен кышка чикләвек, нарат күркәсе, гөмбә әзерли.

Балалар:

– Җиде сүздән тора.

Тәрбияче:

– Тактага игътибар итегез әле, балалар. Тактада әлеге җөмлә рәсемнәр белән күрсәтелгән. Җөмләне бергәләп әйтик: Тиен кышка чикләвек, күркә, гөмбә әзерли. Җөмлә биш кенә сүздән торырлык итеп әлеге җөмләне үзгәртегез.

Тәрбияче балаларның җавапларын тыңлый. Тактадагы схемадан әле бер рәсемне, әле икенче рәсемне алып, тәрбияче балаларга төрле җөмләләр төзергә ярдәм итә. Балалар җөмләдә ٤, ٣ сүз калырлык итеп җөмләне үзгәртәләр.

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз, балалар. Мин сезгә хәрәкәтне белдергән сүзләрне әйтәм, ә сез, шул сүзгә туры килә торган җәнлекне танып, җөмлә төзергә тиеш буласыз: сикерә.

Балалар:

– Куян сикерә.

– Тиен сикерә.

Тәрбияче: йоклый.

Балалар:

– Аю йоклый. Керпе йоклый.

Тәрбияче: йөгерә.

Балалар:

– Бүре йөгерә.

Динамик пауза: «Куян» уены

Куян иртән уянган,

Балалар киереләләр,

Битен, тәпиен юган.

юыну хәрәкәтләре ясыйлар,

Зарядка ясарга диеп,

кулларын өскә күтәрәләр,

Кулын биленә куйган.

кулларын билләренә куялар,

Әле уңга караган,

уңга карыйлар,

Әле сулга караган.

сулга карыйлар,

Алга, артка бөгелгән,

алга иеләләр, артка бөгеләләр,

Бер урында йөгергән.

бер урында йөгерәләр.

«Уйлап тап!» дидактик уены уйнала. Балалар түгәрәккә басалар. Тәрбияче уртада. Аның кулында туп.

Тәрбияче:

– Балалар, хәзер без капма-каршы сүзләр әйтеп уйныйбыз. Мин сезгә сорау бирәм һәм тупны кемгә дә булса ыргытам. Тупны тотып алган бала җавап бирә һәм тупны миңа кире кайтара.

Аю зур, куян ... кечкенә.

Төлкенең көйрыгы озын, аюныкы ... кыска.

Куянның алгы тәпие кыска, арткы тәпие ... озын.

Уеннан соң тәрбияче балаларга берлек сандагы сүзләр әйтә, ә балалар аларны күплек формасына әйләндерәләр.

Тәрбияче:

– Мин әйткән җәнлек атамаларын күплек санда әйтегез:

Аю – аюлар, бүре – бүреләр, төлке – төлкеләр, керпе – керпеләр, куян – куяннар, тиен – тиеннәр.

Балалар, хәзер мин сезне Гөлнара Хәйдәрованың «Көзге урманда» исемле әкияте («Куанычым-багалмам», 188 нче бит) белән таныштырам. Әкият урман җәнлекләре һәм аларның кышка ничек әзерләнүләре, кышны ничек уздырулары турында. Игътибар белән тыңлагыз.

Тәрбияче әкиятне укый, эчтәлеге буенча әңгәмә кора.

Тәрбияче:

– Гөлнара Хәйдәрова җәнлекләрнең кышка әзерләнүен менә ничек матур итеп тасвирлаган! Әкият сезгә ошадымы? Кемгә кайсы урыны бик ошады, әйдәгез, сөйләп карыйк. Башта җәнлек балаларының исемнәрен искә төшерик:

Тукран малае ... Тук-тук;

Тиен кызы ... Алтынкай;

Бүре малае ... Сорыкай;

Төлке кызы ... Хәйләбикә;

Куян малае ... Озынколак;

Керпе кызы ... Энәбану;

Аю малае ... Тәп-тәп.

Балалар һәр җәнлекнең кышка ничек әзерләнүләре турында сөйлиләр.

Тәрбияче:

– Бик яхшы. Булдырдыгыз балалар. Без бүген нинди кыргый җәнлекләр турында сөйләштек?

Балалар:

– Керпе, аю, куян, бүре, тиен, төлке.

Тәрбияче:

– Сау булыгыз, балалар!

Балалар:

– Сау булыгыз!