Тәрбияче:

Исәнмесез, дусларым!

Хәерле булсын иртә!

Хәерле көн, хәерле кич

Телик бер-беребезгә!

Балалар, игътибар белән экранга карагыз әле. Бу ике рәсем бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?

Балалар:

– Беренче рәсемдә көн, икенчесендә төн сурәтләнгән.

Тәрбияче:

– Беренче рәсемдә көн икәнлеген каян белдегез?

Балалар:

– Кояш чыккан, якты.

Тәрбияче:

– Дөрес. Икенче рәсемдә төн икәнлеген каян белдегез?

Балалар:

– Ай, йолдызлар ясалган.

Тәрбияче:

– Яхшы. Мин сезгә «Ай белән Кояш» дип исемләнгән татар халык әкиятен укыйм. Сез игътибар белән тыңлагыз.

Тәрбияче «Ай белән Кояш» әкиятен укый («Куанычым- багалмам», ١٠٦ нчы бит). Әкиятнең эчтәлеге буенча әңгәмә кора.

Тәрбияче:

– Балалар, әкияттә нәрсә турында сүз бара?

Балалар:

– Ай һәм Кояш турында.

Тәрбияче:

– Ай белән Кояш ничек яшәмәкче булганнар?

Балалар:

– Ай белән Кояш икесе дә бер җирдә тормакчы булганнар.

Тәрбияче:

– Аларның бу фикеренә нинди кош каршы төшкән?

Балалар:

– Ярканат каршы төшкән.

Тәрбияче:

– Ул нәрсә дип әйткән?

Балалар:

– Җил бер яктан гына исәр.

– Агачлар кәкре булып үсәр.

– Игеннәр дә Кояш төшкән җирдә генә үсәр.

– Кояш төшмәгән җирдә иген үсмәс, – дигән.

Тәрбияче:

– Кошлар нинди карар чыгарганнар?

Балалар:

– Ай белән Кояшның икесенә дә бер җирдә тормаска.

– Икесенә дә әйләнеп йөрергә.

Тәрбияче:

– Кояш Ярканатка нинди җәза биргән?

Балалар:

– Мин сине үземнең яктылыгымда йөртмәм, – дигән.

Тәрбияче:

– Ә Ай нәрсә дигән?

Балалар:

– Бер сүз дә әйтмәгән.

Тәрбияче:

– Менә ни өчен Ярканат көн яктысында чыгып йөри алмый икән.

Ярканат кайчан очып йөри ала?

Балалар:

– Ярканат төнлә генә очып йөри ала.

Тәрбияче:

– Кояш һәм Айның болай әйләнеп йөрүе – алышынуы файдага булганмы?

Балалар:

– Әйе, игеннәр яхшы үсә башлаган.

Тәрбияче:

– Бик яхшы балалар. Мин сезгә әкиятне тагын бер кат укыйм, ә сез истә калдырырга тырышыгыз, аннары үзегез сөйләп карарсыз.

Тәрбияче әкиятнең балаларга ошаган урыннарын кабат укый.

Тәрбияче:

– Кем әкиятне сөйләп күрсәтә ала?

Тәрбияче берничә баланың сөйләвен тыңлый.

Тәрбияче:

– Әкияттән белгәнчә, ай белән кояш гел бергә тору яхшы күренешме? (Юк). Ай да, кояш та җиргә яктылык тарата: кояш яктысы, ай яктысы була. Кайсы яктылык безгә көндез күрергә ярдәм итә? (Кояш яктысы). Ә төнлә нинди яктылыкны күрәбез? (Ай яктысын). Кайсы яхшырак яктырта: аймы, кояшмы? (Кояш яхшырак яктырта). Кояш яктысында без әйләнә-тирәдәге бар әйберне бик яхшы күрәбез. Балалар, кич белән кояш кая югала соң?

Тәрбияче балаларның җавапларын тыңлый.

Тәрбияче:

– Яхшы. Көннең төн белән алышынуын аңлау өчен глобус, лампа белән тәҗрибә үткәрик. Глобус – Җир шары моделе. Менә монда безнең балалар бакчасы. Шушы урынга менә бу наклейканы ябыштырып куйыйк. Лампа кояш вазыйфасын үтәр. Җир шары үз күчәре тирәсендә даими әйләнеп тора. (Глобусны әйләндерә). Бу очракта безнең балалар бакчасына кояш яктысы төшәме? (Юк, төшми). Әлбәттә, җирнең бу өлеше күләгәдә калды. Ә кояш кая да булса югалдымы? (Юк, югалмады). Әйе, балалар, җир шары әйләнгәнгә күрә, без күләгәдә калдык. Бездә бу вакытта тәүлекнең нинди вакыты? (Төн). (Тәрбияче глобусны әйләндерә). Ә менә бу вакытта? (Кич). Дөрес, кич. Ә ни өчен төн түгел?

Балалар:

– Чөнки кояш яктысы бераз күренә.

– Тулысынча караңгы төшмәгән әле.

Тәрбияче (глобусны әйләндерә). Ә менә бу очракта?

Балалар:

– Көн.

Тәрбияче (глобусны әйләндерә). Ә хәзер?

Балалар:

– Иртә.

Тәрбияче:

– Ни өчен шулай уйлыйсыз?

Балалар:

– Чөнки җир шары күләгәдән чыгып килә.

Тәрбияче:

– Дөрес әйтәсез. Сез акыллы балалар. Афәрин!

Динамик пауза. «Ябалак» уены

Өйләрдә ут алынгач,

Кулларын каш өстенә куялар,

Күктә йолдыз кабынгач, –

кулларын өскә күтәрәләр,

Көн инде үткән була,

кулларын төшерәләр,

Төн килеп җиткән була.

башларын кул өстенә куялар,

Ауга чыга ябалак,

киереләләр,

Канатларын җилпи ул.

кулларын як-якка җәеп селкиләр,

Як-ягына каранып,

як-якка караналар,

Үзенә азык эзли ул.

бер урында атлап торалар.

Тәрбияче:

– Мин сезгә Ләбиб абый Леронның «Бу – кай вакыт? Әйт, балам!» шигырен укып күрсәтәм, ә сез игътибар белән тыңлагыз! Нинди вакыт икәнлеген билгеләргә тырышып карагыз.

Тәрбияче:

Күз төпләрен угалап,

Кояш уянып килә...

«Кик-ри-күк! Торыгыз!» – дип,

Әтәч куанып көлә.

Кеше эшкә кузгала –

Бу – кайвакыт? Әйт, балам.

Балалар:

– Иртә.

Тәрбияче:

Ак болытлар, кызарып,

Еракларга юл ала.

Биек таулар артына

Кояш кереп югала...

Көн сүрелә кай ара –

Бу – кайвакыт? Әйт, балам!

Балалар:

– Кич.

Тәрбияче:

Сайрар кошлар «чут» та «чут»

Гөрләшә дә серләшә.

Агачларның яфраклары

Лепер-лепер сөйләшә...

Күктә кояш чайкала –

Бу – кайвакыт? Әйт, балам!

Балалар:

– Көндез

Тәрбияче:

Тәрәзәдән ай карый,

Йолдызлар җем-җем яна.

Акрын гына, талгын гына

Тынлык иңә дөньяга...

Кеше йокыга тала –

Бу – кайвакыт? Әйт, балам!

Балалар:

– Төн.

Тәрбияче:

– Бик дөрес! Ә хәзер, әйдәгез, уйнап алабыз. Түгәрәк ясап, басыйк. Мин уртага басам. Кемгә дә булса тупны ыргытам һәм җөмлә әйтәм. Тупны алган бала бу күренеш кайсы вакытта булганын белеп, тәүлекнең шул вакытын әйтә һәм тупны миңа кире кайтара. Башладык: күктә ай яктырта. (Төн). Кояш нурларын чәчә. (Көн). Күктә йолдызлар балкый. (Төн). Ябалак йоклый. (Көн). Ябалак ауга чыга. (Төн). Яктыртучы бөҗәкләр оча. (Төн). Бал кортлары оча, бал җыя. (Көн). Ярканатлар бөҗәк аулый. (Төн).

– Балалар, ярканатлар бөҗәк аулый җөмләсендә кайсы сүздә [ө] авазы ишетелә?

Балалар:

– Бөҗәк сүзендә [ө] авазы ишетелә.

Тәрбияче:

– Әлеге сүзне иҗекләргә бүлик. Сүз ничә иҗектән тора?

Балалар:

– 2 иҗектән тора.

Тәрбияче:

Ябалак көндез агач куышында ял итә, ә төнлә ауга чыга.

Әлеге җөмләдә [ө] авазы кергән сүзләрне әйтегез.

Балалар:

– Көндез, төнлә.

Тәрбияче:

– Балалар, сез төнлә ауга чыгучы тагын нинди җәнлекләрне, кошларны беләсез? Хәзер мин сезгә сораулар бирәм, ә сез җавап табарга тырышыгыз.

– Әлеге җәнлек көндез йоклый, ә төнлә ауга чыга. Кышны йоклап үткәрә. Аның атамасы ике иҗектән тора. Икенче иҗектә [п] авазы ишетелә. Бу нинди җәнлек?

Балалар:

– Бу керпе.

Тәрбияче:

– Дөрес. Икенче сорау. Бу – йорт хайваны. Сөтне бик ярата. Төнлә ауга чыга. Аның атамасы ике иҗектән тора. Беренче иҗектә [п] авазы ишетелә. Бу нинди җәнлек?

Балалар:

– Бу песи.

Тәрбияче:

– Бик дөрес. Булдырдыгыз. Без бүген нәрсә турында сөйләштек? Укыган әкиятнең исеме ничек? Нәрсә турында шигырь укыдык? Сез бик игътибарлы булдыгыз. Рәхмәт сезгә, балалар.

Шөгыльдән тыш вакытларда түбәндәге шигырьләрне укырга мөмкин:

1. Г. Юнысова, «Көн һәм төн» («Балам-багалмам», 194 нче бит).

2. Ә. Кари, «Тәүлек» («Балам-багалмам», 152 нче бит).

ДЕКАБРЬ