Тәрбияче:

– Балалар, бүген мин сезгә бер табышмак алып килдем. Игътибар белән тыңлагыз әле.

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган;

Уйный җил-буран,–

Бу кайчак, туган? (Кыш көне)

– Әйе, балалар, бу табышмак без яраткан кыш турында. Җиргә матур ап-ак кыш килде! Бүген без кыш турында сөйләшәчәкбез.

Балалар, Бари абый Рәхмәт кыш турында бик матур шигырь («Куанычым-багалмам», 144 нче бит) язган. Хәзер мин сезгә шул шигырьне сөйлим. Шигырьдә сезгә таныш булмаган чикмән сүзе очрар. Чикмән – өс киеме.

Шигырь балалар белән яттан өйрәнелә. ٤–٥ бала шигырьне сөйли. Тәрбияче балаларның сәнгатьле сөйләменә игътибар итә.

Тәрбияче:

– Кышын көннәр нинди була? (Салкын була). Кыш айлары ничә? (Өч ай). Шигырьдә нинди агачлар турында әйтелә? (Чыршы, каен, имән). Кышкы салкында балалар ничек җылыналар?

Балалар:

– Таудан чана шуалар.

– Саф һавада уйныйлар.

Тәрбияче:

– Битләр ни өчен алсу була?

Балалар:

– Көн салкын булганга.

– Кыш биттән үбә.

Тәрбияче:

– Рәхмәт, балалар. Ә хәзер экранга карагыз. Сез анда нинди рәсем күрәсез? Рәсемдә кайсы ел фасылы сурәтләнгән?

«Кыш» рәсеме буенча әңгәмә.

Тәрбияче:

– Балалар, рәсемнән кыш билгеләрен эзләп табыгыз һәм шул турыда җөмлә төзеп әйтегез.

Балалар:

– Бөтен җирдә ак кар ята.

– Агачларда яфраклар юк, ялангач.

– Агачларга бәс кунган.

– Балалар Кар бабай ясап куйганнар һ.б.

Динамик пауза: «Кышкы урманда» уены

Кышкы урманга килдек,

Атлап баралар,

Матур урыннар күрдек:

кулларын як-якка җәяләр,

Тун кигән каен – уңда,

уңга борылалар,

Ямь-яшел чыршы – сулда.

сулга борылалар,

Кар бөртекләре оча,

кул чукларын әйләндерәләр,

Әйләнеп, җирне коча.

әйләнәләр.

Тәрбияче балаларны бүлмәдә ак мамыктан кар өеме (көрте) итеп ясалган урынга чакыра.

Тәрбияче:

– Ба лалар, карагыз әле, бу нәрсә? (Бу кар көрте). Көрт астында нидер күренә. Нәрсә булыр икән бу? Әйдәгез, карны аралап, бу әйбернең нәрсә икәнен белик.

Балалар кар астыннан бияләй алалар.

Тәрбияче:

– Балалар, бу нәрсә соң? (Бияләй). Бияләй ни өчен кирәк?

Балалар:

– Бияләй кулларны кышкы салкыннан саклый.

Тәрбияче:

– Балалар, сез тагын нинди кышкы киемнәрне беләсез?

Балалар:

– Пәлтә, тун, башлык, шарф, итекләр.

Тәрбияче:

– Яхшы. Әйдәгез, хәзер бу сүзләрне әйтеп карыйк. Кул чабып, сүзләрдәге иҗекләр санын белик. Кайсы кышкы кием атамасы бер иҗектән тора?

Балалар:

– Тун, шарф.

Тәрбияче:

– Ә кайсы кышкы кием атамасы ике иҗектән тора?

Балалар:

– Итек, башлык.

Тәрбияче:

– Кайсы кышкы кием атамасы өч иҗектән тора?

Балалар:

– Бияләй.

Тәрбияче:

– Бик дөрес, балалар. Ә хәзер әйтегез әле, кайсы кышкы кием атамасы [н] авазына тәмамлана?

Балалар:

Тун.

Тәрбияче:

Тун сүзендә [н] авазын [п] авазына алыштырсак, нинди сүз килеп чыга?

Балалар:

Туп сүзе килеп чыга.

Тәрбияче:

– Ә тун сүзендә [н] авазын [к] авазына алыштырсак, нинди сүз килеп чыга?

Балалар:

Тук сүзе килеп чыга.

Тәрбияче:

– Дөрес. Тук сүзенең капма-каршы мәгънәсен кайсыгыз белә?

Балалар:

– Ач.

Тәрбияче:

– Яхшы. [Ш] авазы сүзнең уртасында булган өс киемен әйтегез.

Балалар:

– Башлык.

Тәрбияче:

– [Ш] авазына башланган киемне әйтегез.

Балалар:

Шарф.

Тәрбияче:

– Рәхмәт сезгә, балалар. Сез бик игътибарлы, зиһенле! Ә хәзер, әйдәгез, уйнап алабыз. Моның өчен түгәрәк ясап басарга кирәк. Мин уртага басам һәм, бер сүз әйтеп, сезгә тупны ыргытам. Ә сез әлеге сүз белән кышкы табигать турында җөмлә төзеп әйтерсез һәм миңа тупны кире ыргытырсыз, килештекме? Беренче сүзне тыңлагыз: кар.

Балалар:

– Урамда кар ява.

Тәрбияче:

Җил.

Балалар:

– Салкын җил исә.

Тәрбияче:

Боз.

Балалар:

– Балалар боз өстендә тимераякта шуалар.

Тәрбияче:

Салкын.

Балалар:

– Кышын көннәр бик салкын.

Тәрбияче:

Буран.

Балалар:

– Урамда буран котыра.

Тәрбияче:

Көрт.

Балалар:

– Кар көртләре өелгән.

Тәрбияче:

– Рәхмәт, балалар. Кар көрте артында куян качып утыра. Әлеге җөмлә ничә сүздән төзелгән? (Алты сүздән). Әлеге җөмләдә кайсы сүз бер иҗектән тора? (Кар сүзе бер иҗектән тора). Кайсы сүзләр ике иҗектән тора?

(Көрте, куян, качып). Кайсы сүзләр өч иҗектән тора? (Артында, утыра).

– Яхшы. Кар көрте артында куян качып утыра. Әлеге җөмләдә кайсы аваз еш ишетелә? ([К], [р] авазлары еш ишетелә). [К] авазы кайсы сүзләрдә ишетелә? (Кар, көрте, куян, качып). [Р] авазы кайсы сүзләрдә ишетелә? (Кар, көрте, артында, утыра).

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз! Афәрин! Әйдәгез, үзебезне мактап, кул чабыйк. Рәхмәт сезгә, балалар.