Бүлмәдә П.И.Чайковскийның «Декабрь» пьесасы яңгырый. Тәрбияче балаларның

классик музыкадан алган тәэсирләре, хис-тойгылары турында сөйләшү үткәрә.

Тәрбияче:

– Сез яңа гына Петр Ильич Чайковскийның фортепьяно өчен язган пьесасын тыңладыгыз. Әлеге музыка табигатьтә кыш көннәрендә була торган барлык күренешләрне күз алдына китерергә мөмкинлек бирә, шулай бит, балалар?

– Ә хәзер әйтегез әле, кышны сез ни өчен яратасыз? Әлбәттә, кышның җемелдәп торган кар бөртекләре, ак карлары һәрберебезне сокландыра. Ә хәзер, әйдәгез, бер матур картина карыйбыз.

Р.Ф. Хуҗинның «Арбор. Кыш» картинасы күрсәтелә.

Тәрбияче:

– Балалар, бу картинаны Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче рәссам Рөстәм Хуҗин ясаган. Картинада нинди ел фасылы сурәтләнгән? (Кыш). Кыш икәнен ничек белдегез?

Балалар:

– Бөтен җирдә ак кар ята.

– Өй түбәләре дә кар белән капланган.

– Агачлар ялангач.

– Көн болытлы. Күк йөзе соры.

– Кешеләр җылы киенгән.

Тәрбияче:

– Балалар, картинага сез нинди исем бирер идегез?

Балалар:

– Ак кыш.

– Авылга кыш килде.

Тәрбияче:

– Матур исемнәр! Рәссам картинаны «Арбор. Кыш» дип атаган. Арбор – ул авыл исеме. Димәк, Рөстәм Хуҗин картинада Арбор авылындагы кышны сурәтли. Ак карлы матур кыш җанны иркәли. Ә хәзер, балалар, әйдәгез, кыш турында бергәләп сөйләп карыйк. Мин җөмләне әйтә башлыйм, ә сез аны дәвам итәрсез, ахырын әйтеп бетерерсез.

Кышын көннәр ... салкын була.

Күк йөзе ... болытлы (соры).

Еш кына ... кар ява.

Кар бөртекләре ... бик матур.

Агачлар ... ялангач.

Кешеләр ... җылы киенәләр.

Динамик пауза: «Кар бөртекләре» уены

Кар, кар, кар ява,

Кулларын өскә күтәрәләр-төшерәләр,

Бураннарны туздыра.

кулларын як-якка селкиләр,

Кулларга төшеп эри,

кулларын алга сузалар, уч

Үзе бик тиз туңдыра.

төпләрен өскә караталар,

Йомшак карны алабыз,

иеләләр, торалар,

Аннан туплар ясыйбыз.

кар әвәләү хәрәкәтләре ясыйлар,

Кар атышып уйныйбый,

кар ыргыту хәрәкәтләре ясыйлар,

Бик күңелле яшибез.

кул чабалар,

Суыктан без курыкмыйбыз,

кулларын як-якка җәяләр,

Рәхәтләнеп уйныйбыз,

сикерәләр,

Кар бөртекләрен куып,

бер урында йөгерәләр,

Уйнаудан һич туймыйбыз.

кул чабалар,

Тәрбияче:

– Балалар, без сезнең белән бүген «Җәй белән кыш нигә күрешми?» исемле каракалпак халык әкияте белән танышырбыз. Каракалпак Республикасы Үзбәкстанда урнашкан. Бу әкиятне каракалпак халкы иҗат иткән.

Тәрбияче «Җәй белән кыш нигә күрешми?» әкиятен сөйли. Әкиятнең эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрә.

«Шулай беркөнне Кыш белән Җәй очрашкан. Ул чакта әле алар бер-берсе белән дус булганнар. Очрашкач та, сөйләшеп сүзләре бетмәгән. Бервакыт, хәл-әхвәл сорашып, шау-гөр килеп утырганда, боларның янына урман эченнән аучы килеп чыккан. Кыш дусты алдында үзенең куәтен күрсәтергә теләп мактанырга тотынган:

Әнә теге картны күрәсеңме?

– Күрәм.

– Телисеңме, мин аның башындагы бүреген салдырам.

– Әйдә, күрсәт куәтеңне! – дигән Җәй.

Шулчак Кыш, яңакларын кабартып, җил туздырып, көчәнә-көчәнә өрергә тотынган. Әмма аучының моңа исе китмәгән, бүреген батырыбрак кына кигән. Ачуы чыккан Кыш, бар дөньяны буранга күмгән. Тирә-юнь караңгыланып, аучы картның бүрегенә, йөзенә кар сарган, әмма Кыш һаман аның бүреген салдыра алмаган.

– Артыграк мактанып ташладың бугай. Көчең җитмәс эшкә тотынмаска иде, – дип, Җәй Кыштан көлә башлаган.

Алайса, әйдә, син көчеңне күрсәтеп кара! – дип, үпкәләп җавап кайтарган аңа Кыш.

Җәй бер сүз әйтмәгән, бары тик бөтен йөзен балкытып елмаеп кына җибәргән. Аның якты йөзеннән чәчелгән нурлар далага таралгач, гөрләвекләр челтери башлаган, ямь-яшел үләннәр шытып чыккан.

Моны күргән аучының да йөзенә елмаю кунган. Ул, көләч кояшка кул болгап, башындагы бүреген салган да кул аркасы белән маңгаендагы тир бөртекләрен сыпырып төшергән. Шулчак Кыш бар нәрсәне дә бары тик көч белән генә хәл итеп булмавын аңлаган. Әмма үзенең кирелеге аркасында моны танырга теләмәгән. Ул, үз-үзен белештермичә, кырт кына борылган да саубуллашмый-нитми китеп барган. Шул көннән бирле Кыш белән Җәй беркайчан да бер-берсе белән күрешми, ди».

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, җылы җәйне искә төшерик әле. Җәй ел фасылына нинди айлар керә? (Июнь, июль, август). Җәй ул нинди?

Мин сезгә җөмләнең башын әйтәм, ә сез ахырын әйтеп бетерегез.

Җәен көннәр ... эссе тора.

Күк йөзе ... зәңгәр.

Кояш ... кыздыра.

Агачлар ... яшел.

Кешеләр ... җиңел киенгән.

– Мин сөйләгән әкияттә Кыш нинди ?

Балалар:

– Мактанчык, усал, салкын.

Тәрбияче:

– Үзенең көчен күрсәтер өчен кыш нишли?

Балалар:

– Мактана.

– Җил туздыра.

– Аучы картның бүреген салдырмакчы була.

Тәрбияче:

– Ә Җәй нинди?

Балалар:

– Шат, җылы.

Тәрбияче:

– Үзенең көчен күрсәтер өчен җәй нишли?

Балалар:

– Елмаеп җибәрә.

Тәрбияче:

– Кыш җиңдеме? Ни өчен?

Балалар:

– Кыш җиңә алмады.

– Көч белән һәрнәрсәне дә хәл итеп булмый.

Тәрбияче:

– Нинди булырга ярамый? (Усал, мактанчык булырга ярамый).

Ә хәзер, әйдәгез, «Җәй белән кыш нигә күрешми?» әкиятен сәхнәләштереп уйныйк.

Санамыш ярдәмендә рольләр билгеләнә. Тәрбияче балаларга битлекләр бирә. Үзе – әкиятче ролендә әкиятне укый. Балаларның сәнгатьле сөйләменә, фикер эзлеклелегенә игътибар итә. Тырышлыклары өчен «артист»ларны мактый.