«Туган якта кышлаучы кошлар».
Информация
Бурычлар
Безнең якларда кышлаучы кошлар белән кызыксыну һәм кошлар турында кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.
Кош исемнәрен сөйләмдә активлаштыру. Балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен үстерү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче (табышмак әйтә):
Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч,
Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран)
Дөрес әйттегез, балалар, бу – тукран. Әйтегез әле: тукран кышлаучы кошмы әллә күчмәме? (Кышлаучы.) Без бүген кышлаучы кошлар турында сөйләшербез.
Экранда тукран рәсеме күрсәтелә.
Тәрбияче:
– Тукран – урман кошы. Ул үзенең көчле, озын томшыгы белән агачлардан бөҗәкләр эзли. Очлы тырнаклары ярдәмендә агачта нык утырып тора ала. Ә койрыгы аңа терәк булып тора. Тукранны «урман докторы» дип тә атыйлар. Ни өчен шулай диләр? Тукран – дөрестән дә доктор кебек – урмандагы бер агачның да зарарлануына юл куймый, озын теле белән (аның теле башыннан озынрак) агач өчен зарарлы кортларны кайрыдан тартып ала. Ул сау-сәламәт агачка кагылмый. Эчтән корткычлар зарарлаган агачларны гына чокый.
Хәзер тагын бер табышмак әйтәм.
Кыш һәм җәй буе
Кызыл читек кигәне,
Күк ефәктән күлмәге,
Ул һәркемнең сөйгәне. (Күгәрчен)
Экранда күгәрчен рәсеме күрсәтелә.
Тәрбияче:
– Дөрес, күгәрчен. Күгәрченне кайларда очратырга мөмкин? Әйе, кеше яши торган урыннарда. Күгәрченнәр кайвакыт ояларын да өй кыекларында ясыйлар. Табышмакта аның турында «күк ефәктән күлмәге» дип әйтелгән. Ни өчен шулай диелгән? Әйе, күгәрчен күк төстә һәм аның каурыйлары ялтырап тора.
Экранда песнәк рәсеме күрсәтелә.
Тәрбияче:
– Песнәк урманнарда, паркларда, бакчаларда яши. Песнәк – кечкенә кош. Түше яшькелт сары. Аның томшыгы көчле. Томшыгы ярдәмендә песнәк агач кайрысыннан бөҗәкләр чүпли. Песнәк үлән орлыгы, төрле җиләкләр белән туклана, шулай ук майлы ит ярата.
Экранда кызылтүш рәсеме күрсәтелә.
Тәрбияче:
– Балалар, бу нинди кош, таныдыгызмы?
Балалар:
– Кызылтүш.
Тәрбияче:
– Дөрес. Әлеге кошны ни өчен кызылтүш дип атаганнар?
Балалар:
– Чөнки аның түше кызыл төстә.
Тәрбияче:
– Кызылтүш сүзе нинди ике сүздән ясалган?
Балалар:
– Кызыл, түш сүзләреннән ясалган.
Тәрбияче:
– Балалар, сез бездә кышлаучы тагын нинди кошларны беләсез?
Балалар:
– Ала карга, чыпчык, саескан.
Тәрбияче:
– Балалар, ә кошлар ни өчен кешеләр янына очып килә дип уйлыйсыз? (Азык эзләп киләләр). Дөрес, балалар, кыш көне кошларга азык табу кыенлаша, чөнки агачларда җимешләр җыелып беткән, бөҗәкләр кышка ярыкларга кереп качкан. Шуна күрә, кошлар кешеләр янына авылларга, шәһәр йортлары янына килә, азык эзли. Без кышлаучы кошларга ничек ярдәм итәбез? (Балаларның җаваплары тыңлана). Әйе, җимлекләр ясыйбыз, ул җимлекләргә җим салабыз. Җим – кошларга ашарга салына торган азык. Ә нинди җим салырга була?
Балалар:
– Орлыклар, ярма.
– Кабак төшләре.
– Миләш, гөлҗимеш.
– Ипи валчыклары.
Тәрбияче:
– Ә хәзер, әйдәгез, җимлек сүзен иҗекләргә бүлик. Ничә иҗек санадыгыз? (Җим-лек. 2 иҗек). Сүздәге беренче иҗекне әйтегез. (Җим). Яхшы. Икенче иҗекне әйтегез. (-лек). Җимлек сүзе нинди сүздән ясалган дип уйлыйсыз? (Җим сүзеннән ясалган).
– Җимлекне кошлар ашханәсе диләр. Җимлекләр төрле булырга мөмкин.
Экранда төрле җимлек рәсемнәре күрсәтелә. Кайсы кошның нинди азык яратуы (песнәк – төрле чүп үләннәре орлыклары, ит белән һ.б.). турында сөйләшү үткәрелә.
Тәрбияче (алдагы сүзләрне [ы] авазына басым ясап әйтә). Әйдәгез, бергәләп чыпчык, кызылтүш, кышлаучы, зарарлы, шакылдый сүзләрен әйтик әле.
Балалар [ы] авазы булган сүзләр әйтәләр: урындык, чыпчык, сыер, чыршы, сабын, пычкы, кыяр.
Балалар белән санамыш искә төшерелә.
Санамыштагы [ы] авазының дөрес әйтелешенә игътибар ителә.
Ыргадан-мыргадан,
Мәче йөри колгадан.
Ырык-мырык,
Син кал, бу чык.
Динамик пауза: «Урамда ак кар яуган» уены.
Урамда ак кар яуган, |
Кулларын бер өскә күтәрәләр, |
Өй түбәсе агарган. |
бер аска төшерәләр, |
Агач ботаклары бар да |
кулларын алга сузалар, |
Яшел күлмәген салган. |
кулларын әкрен генә төшерәләр, |
Безнең бакчада кошлар да |
кулларын як-якка җәяләр, |
Нигәдер сайрамыйлар. |
иң өсләрен күтәрәләр, |
Салкын икәнлекне сизеп |
әкрен генә |
Җим эзләргә очмыйлар. |
чүгәлиләр, |
Әйдә, дуслар, бергә чыгып |
басып, бер урында атлыйлар, |
Җимнәр салыйк кошларга. |
җим сибү хәрәкәтләре, |
Азык булса, җиңел булыр |
канат кагу хәрәкәтләре ясыйлар. |
Бар кошларга кышларга. |
Тәрбияче:
– Булдырдыгыз, балалар. Бүген мин сезгә Роза апа Хафизованың «Песнәк» хикәясен укыйм. Ә сез игътибар белән тыңлагыз.
Тәрбияче Роза Хафизованың «Песнәк» хикәясен («Куанычым-багалмам», ١٣٦ нчы бит) укый. Эчтәлек буенча әңгәмә кора.
Тәрбияче:
– Хикәядә нәрсә турында сүз бара? Идриснең дусты нинди кош?
Балалар:
– Хикәя песнәк турында.
– Идриснең дусты – песнәк.
Тәрбияче:
– Песнәк нинди?
Балалар:
– Койрыгы кап-кара.
– Песнәкне түшләре сары.
– Яңаклары ап-ак.
Тәрбияче:
– Хикәядә нинди ел фасылы турында әйтелә?
Балалар:
– Кыш турында әйтелә.
Тәрбияче:
– Песнәк үзенең теләген ничек аңалата?
Балалар:
– Күзләре белән аңлата.
Тәрбияче:
– Идрис, песнәкне күргәч, нишли?
Балалар:
– Песнәккә ипи валчыклары сибә.
Тәрбияче:
– Песнәк ничек рәхмәтен белдерә?
Балалар:
– Башын ия.
Тәрбияче:
– Балалар, ә сез кошларга җимнәр сибәсезме? Аларны нәрсәләр белән сыйлыйсыз? Алар сезгә рәхмәт әйткәнен күргәнегез бармы? Сезгә кемнәр ярдәм итә?
Кышлаучы кошларны кайгырту турында балаларның сөйләмен тыңлаганнан соң, хикәянең эчтәлеген сөйләү буенча эш башкарыла. Берничә баланың сөйләве тыңлана.
Шөгыль барышында яки шөгыльдән тыш вакытта Г. Тукайның «Кошларга» («Куанычым-багалмам», ٢٠٠ нче бит), Ә. Кариның «Кошлар туйдырам» («Куанычым-багалмам», ٥٦ нчы бит) шигырьләрен укырга, Абдулла Алишның «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык» әкияте буенча эшләнгән мультфильм карарга мөмкин.