Балалар урындыкларда утырып торалар. «Кошларны танып бел!» үстерешле уены уйнала. Экранда күрсәтелгән кошларны балалар танып әйтәләр. Өстәлдә яткан кош рәсемнәре арасыннан кышлаучы кошларны (ала карга, чыпчык, саескан, песнәк, тукран, күгәрчен, кызылтүш) табып – фланелеграфның бер ягына, күчмә кошларны икенче ягына урнаштыралар.

Тәрбияче:

– Ә хәзер кошлар турындагы табышмакларны искә төшерик.

Балалар өйрәнгән табышмакларны әйтәләр. Аннары тәрбияче яңа табышмаклар белән таныштыра.

* Чырык-чырык чыркылдый,

Бер җиргә дә ул китми.

Безнең белән дус яши,

Әйтегезче, ул ни?.. (Чыпчык)

* Язын килә, көзен китә,

Оя ясасаң, үз итә. (Сыерчык)

* Кулы юк – балчык ташый,

Балтасы юк – өй ясый. (Карлыгач)

* Кырау булсын, кырпак булсын,

Китмәс дустым җәен-кышын

Салмый сары алъяпкычын. (Песнәк)

* Күк-кү, күк-кү...

Кайсы коштан ким мин?!

Йә, әйтегез, кем мин? (Күке)

«Нинди кош?» Интерактив уены уйнала.

Балалар интерактив тактадагы рәсемнәрдән, уенның шартына туры килгән кошны табып, исемен атыйлар.

а) Кышлаучы кошны табыгыз:

песнәк, сыерчык, торна, сандугач.

б) Күчмә кошны табыгыз:

Тукран, сыерчык, саескан, күгәрчен.

в) Кайсы кош оясын балчыктан ясый?

Карлыгач, сыерчык, тургай, сандугач.

г) Кайсы кошның түше сары?

Күгәрчен, сыерчык, песнәк, торна.

д) Кайсы кош ауга төнлә чыга?

Тукран, чыпчык, ябалак ,сыерчык.

Тәрбияче:

– Балалар, әйтегез әле, кошлар табигатькә нинди файда китерәләр?

Балалар:

– Агачлардагы бөҗәкләрне, кортларны чүплиләр.

Тәрбияче:

– Әйе. Алар агачларны төрле авырулардан саклап калалар. Без шуңа күрә: «Кошлар – безнең дусларыбыз», – дибез. Ә дусларга һәрвакыт ярдәм итәргә, алар турында кайгыртырга кирәк. Без кошларга ничек ярдәм итәбез?

Балалар:

– Кышын җимлекләр ясап, кошларны ашатабыз.

– Яз көне оялар ясыйбыз.

Динамик пауза: «Кошлар ашату» уены

Менә кошлар очып килде

Очу хәрәкәтләре ясыйлар,

Җимлеккә.

Әй, сөенде алар анда

сикергәлиләр,

Җим күпкә.

Әй, чукыйлар алар җимне

башлары белән чуку

Җимлектән.

хәрәкәтләр ясыйлар,

Сөенешеп тыпырдыйлар

тыпырдыйлар.

Җимлектә.

Аудиоязмада кошлар сайраган тавыш ишетелә.

Тәрбияче:

– Кошлар – табигать күрке алар. Аларның матурлыгын күреп, тылсымлы җырларын тынлап, күңел сафлана; алар табигатькә, безнең күңелләргә ямь өстиләр. Ә китергән файдалары сөйләп бетергесез. Шуңа күрә без кошларны яратабыз, саклыйбыз, алар турында кайгыртабыз. Тирә-ягыбызда барлык кешеләр дә шундый микән?

Тәрбияче Г. Лотфиның «Эш үткәч, үкенүдән файда юк» хикәясен укый. Хикәя буенча әңгәмә үткәрелә.

– Мин сезгә нинди хикәя укыдым?

– Күңелсез, моңсу хикәя укыдыгыз.

– Ә ни өчен күңелсез?

– Кош үлгән.

– Ник үлгән соң ул кош?

– Марат аңа таш ыргыткан.

– Таш кошның башына тигән.

Тәрбияче хикәядән өзекне кабат укый.

...Марат тиз генә кош янына йөгереп барды. Кошның урман чикләвеге зурлыгындагы башыннан бер генә тамчы кам тамган. Ә нәни томшыгыннан яфрак корты күренеп тора.

– Сез Марат турында нәрсә әйтә аласыз?

– Марат бик зур явызлык эшләгән.

– Ул – мәрхәмәтсез, начар малай.

– Әйе, Марат үзенең хатасын эш узгач кына аңлаган. Бик үкенгән, ләкин кошны инде терелтеп булмый. Хәтта кош чыркылдавы да аңа шелтә булып ишетелгән. «Әй тәртипсез, әдәпсез малай. Без, кошлар, бөтен кырларны, җиләк-җимеш бакчаларын корткычлардан саклыйбыз. Кешеләргә файда китерәбез. Ә син, таш атып, бер иптәшебезне үтердең!» – дигән кебек тоелган.

Тәрбияче:

– Балалар, кошлар безнең ярдәмгә бик мохтаҗ. Без аларга ярдәм итеп, кошларны гына түгел, табигатебезне дә саклыйбыз. Кошлар елына миллионлаган зарарлы кортларны юк итә. Урман, кырларыбызны, басуларыбызны корткычлардан саклый. Матур итеп сайраулары белән безне сөендерә. Без рәхәтләнеп кошлар сайравын тыңлыйбыз. Аларны саклыйк, кайгыртыйк һәм үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм итик.

Балалар, тәрбияче белән бергәләп, түбәндәге кагыйдәләрне искә төшерәләр:

* Кошлар өчен җимлекләр һәм оялар эл.

* Кышын кошларга җимнәр салырга онытма.

* Кошларны куркытма, рәнҗетмә.

* Кош оялары янында кычкырма, шаулама.

* Кош оясын туздырма. Андагы йомыркаларны, кошчыкларны кулыңа алып карама.

Ахырда пластик савытлардан кошларга җимлекләр ясыйлар.