Тәрбияче:

Исәнмесез, дусларым!

Хәерле булсын иртә!

Кышкы уеннар уйнарга

Чакырам мин сезне дә!

Балалар, әйтегез әле, хәзер нинди ел фасылы? (Кыш). Кыш фасылына кагылышлы нинди сүзләр беләсез?

Балалар:

– Кар, кар бөртеге, җил, боз, салкын, буран, көрт, тимераяк, чана, хоккей, кәшәкә, тау, чыршы, Яңа ел.

Тәрбияче:

– Кыш көне табигатьтә нинди үзгәрешләр күзәтелә?

Балалар:

– Кыш көне кар ява.

– Көннәр салкын була.

– Буран була.

– Агачларга бәс куна.

Тәрбияче:

– Салкын булуга карамастан, кешеләр кыш фасылын бик ярата. Ә ни өчен яратабыз кышны?

Балалар:

– Кыш көне Яңа ел бәйрәме үткәрелә.

– Төрле кызык уеннар уйнарга була.

Тәрбияче:

– Ә сез кыш көне нинди уеннар уйныйсыз?

Балалар:

– Кар атышып уйныйбыз.

– Чанада, тимераякта шуабыз.

– Хоккей уйныйбыз.

– Кар бабай ясыйбыз.

Тәрбияче:

– Балалар, хәзер экранда төрле предмет рәсемнәре күрсәтеләчәк. Сезгә шулар арасыннан кышкы уеннар уйнау өчен кирәкле предметларны бер тартмага җыярга кирәк булыр. Кем әлеге уенны уйнарга тели?

Тәрбияче теләк белдергән баланы такта алдына чакыра.

Тәрбияче:

– Экранда кышкы уеннар уйнау өчен генә кирәкле булган предметларның атамаларын әйт һәм тартмага күчер.

Экранда тимераяк, чана, чаңгы, кәшәкә таягы, туп, велосипед, очыргыч, сикергеч, тартма рәсеме. Бала кыш көне генә уйнау өчен генә кирәкле булган предметка төртеп күрсәтә, аны атый һәм тартмага күчерә. Калган балалар ярдәм итә.

Тәрбияче:

– Афәрин, булдырдыгыз. Балалар, сезнең алдыгызда күзәтү торбалары бар. Аны кулыгызга алып, менә бу рәсемне торба аша игътибар белән карагыз. Сез торба аша нәрсә күрәсез?

Балалар:

– Малай (кыз) тимераякта шуа.

– Кыз чана шуа. Малай чаңгы шуа.

– Кызлар кардан Кар бабай ясыйлар. Бер малай балалар янына килә.

– Кыз һәм малай кар шары тәгәрәтә.

– Кардан Кар бабай ясалган.

– Балалар кышкы уеннар уйныйлар.

– Балалар күңелле ял итәләр.

Тәрбияче:

– Балалар, ә менә бу рәсемдә балалар нинди уен уйныйлар?

Балалар:

– Хоккей уены уйныйлар.

Тәрбияче:

– Рәсемдә ничә малай хоккей уйный?

Балалар:

– Рәсемдә 12 малай хоккей уйный.

Тәрбияче:

– Малайларны кем күзәтә?

Балалар:

– Малайларны әти-әниләре күзәтә.

Тәрбияче:

– Бик яхшы. Булдырдыгыз, балалар. Мөҗәһит абый Әхмәтҗанов кышкы уеннар турында менә ничек яза. Игътибар белән тыңлагыз әле. Шигырьдә сезгә аңлашылмаган сүзләр бар.

«Юраганым юш килде» җөмләсе мин теләгәнчә, мин уйлаганча булды дигәнне аңлата.

Тәрбияче Мөҗәһит Әхмәтҗановның «Йомшак кыш яратабыз» шигырен укый.

Бигрәк йомшак кыш килде,

Күңелемә хуш килде.

Юраганым юш килде.

Көне буе тышта без.

Кар бабайлар, аюлар

Әвәләргә оста без.

Чаңгыда да шуабыз,

Чанада да шуабыз. –

Шулай чирне куабыз.

Тыштан арып керәбез.

«Әлли-бәлли-бәү»не дә

Төштә генә күрәбез.

Динамик пауза: «Кар бөртекләре» уены

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз, балалар. Бозда шуу өчен кулланыла торган нинди җайланма атамасы ике сүздән төзелгән? (Тимераяк). Нинди сүзләрдән төзелгән? (Тимер, аяк). Кышкы уеннар өчен кулланылган нинди җайланма атамасында [ң] авазы ишетелә? (Чаңгы). Кышкы уеннарда кулланыла торган нинди җайланма атамасы ике иҗектән тора һәм икенче иҗектә [н] авазы бар? (Чана).

– Мин сезгә бер сүз әйтәм, ә сез әлеге сүздән сүзтезмәләр төзегез. Мәсәлән, кар сүзе.

Балалар:

– Кар бабай, ак кар, кар бөртеге, Кар кызы.

Тәрбияче:

– Әлеге сүзтезмәләрне кулланып җөмләләр төзегез.

Балалар:

– Балалар Кар бабай ясадылар.

– Бүген ап-ак кар ява.

– Җил кар бөртеген очыра.

– Яңа ел бәйрәмендә Кар кызы безгә бүләк өләшә.

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз, балалар. Кыш бабай тәрәзәгә бизәк төшерә. Әлеге җөмлә ничә сүздән тора?

Балалар:

– 5 сүздән тора.

Тәрбияче:

– Дөрес. 6 сүздән торырлык итеп, җөмләне үзгәртегез.

Балалар:

– Кыш бабай тәрәзәгә матур бизәк төшерә.

Тәрбияче:

Кыш бабай тәрәзәгә бизәк төшерә. Әлеге җөмләдә кайсы сүз бер иҗектән тора?

Балалар:

– Кыш сүзе бер иҗектән тора.

Тәрбияче:

Кыш бабай тәрәзәгә бизәк төшерә. Әлеге җөмләдә нинди сүзләрдә [ә авазы ишетелә?

Балалар:

– Тәрәзәгә, бизәк, төшерә.

Тәрбияче:

– Дөрес. Кыш бабай тәрәзәгә бизәк төшерә. Әлеге җөмләдә нинди сүзләрдә [ш] авазы ишетелә?

Балалар:

– Кыш, төшерә.

Тәрбияче:

Төшерә сүзендә [ш] авазы ничәнче иҗектә ишетелә?

Балалар:

– Икенче иҗектә ишелә.

[Ш] авазы сүзнең алдында килгән нинди сүзләр беләсез? (Шарф, шакмак, шар, шкаф, шалаш). [Ш] авазы кергән кеше исемнәре әйтегез. (Шамил, Шакир, Рәшидә, Ришат).

Тизәйткеч ятлау:

Шаян Шарик

Шар капкан,

Шарик шарны

Шартлаткан.

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз, балалар. Сау булыгыз!

Балалар:

– Сау булыгыз!