Тәрбияче:

Хәерле көн, туган ягым!

Яңа көнем, бул изге!

Алып кил җиргә бәрәкәт,

Куандыр әле безне. (В. Хәйруллина, «Хәерле көн»)

Тәрбияче балалар белән бүгенге һава торышы, ак кышның матурлыгы, табигатьтәге үзгәрешләр турында әңгәмә кора. Балаларның игътибарын экранга юнәлтә.

Экранда аягына киез итекләр кигән куян кызы күренә.

Тәрбияче:

– Балалар, бу куян баласы сезгә танышмы? (Әйе, таныш).

Тәрбияче:

– Куян баласы кайсы әкияттән кунакка килгән?

Балалар:

– «Куян кызы» әкиятеннән кунакка килгән.

Тәрбияче:

– «Куян кызы» әкиятен кем язган?

Балалар:

– Әкиятне Абдулла Алиш язган.

Тәрбияче:

– Куянның аягында нинди аяк киеме?

Балалар:

– Итекләр.

Тәрбияче (итекләр сүзенә басым ясап). «Куян кызының аягында итекләр», – дип кенә әйтсәк, дөрес булырмы икән? Көз көне яңгыр яуганда без Куян кызыныкы кебек итекләр киябезме? Юк, әлбәттә. Куян кызы киез итекләр кигән. Ә яңгыр яуганда, без нинди итекләр киябез, искә төшерик әле? (Резин итекләр). Бик дөрес. Димәк, киез итекләрне кайсы ел фасылында кияләр? (Кыш көне кияләр). Резин итекләрне кайчан кияләр? (Яңгырлы көнне кияләр).

Тәрбияче:

– Яңгырлы көннәр кайсы ел фасылларында еш күзәтелә?

Балалар:

– Көз көне, яз көне.

Тәрбияче:

– Хәтта җәй көне дә көчле яңгыр яуган көннәрдә аякка резин итекләр киябез. Әйтегез әле: резин һәм киез итекләр, ботинкалар, сандалилар – алар нинди киемнәр? (Аяк киемнәре). Бик дөрес, балалар.

– Ничек уйлыйсыз, Куян кызы ни өчен аягына киез итекләр кигән?

Балалар:

– Көннәр салкын булганга.

– Аяклары салкында туңмас өчен.

Тәрбияче:

– Ә хәзер, әйдәгез, әкиятнең эчтәлеген искә төшерик.

Кыскача гына әкиятнең эчтәлеге сөйләнә. Кыш көне җылы кием киеп йөрергә, өлкәннәрнең сүзен һәрчак тыңларга кирәклегенә басым ясала.

Тәрбияче:

– Кыш көне ни өчен җылы киемнәр кияргә кирәк? (Салкында туңмас өчен). Сез нинди кышкы киемнәрне беләсез? (Башлык, тун, бияләй, пәлтә, шарф).

Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, җавапларын әйтә алырсызмы икән?

• Колаклы ябалак кыштан саклый. (Бүрек)

• Урманда ул ерткыч җәнлек,
Ахырына к өстәгәч, була.... (Бүрек).

• Иңемдәге соры кәҗәм йомшак мамыктыр,
Каты-каты суыкларда мине җылытыр. (Мамык шәл)

• Балалар, шәл һәм бүрекне без нинди кием дибез? (Баш киеме). Ә тун, куртка, пәлтә – нинди киемнәр? (Өс киемнәре). Бик дөрес. Рәхмәт сезгә.

Балалар, Лена апа Шагыйрьҗан кышкы киемнәр турында бик матур шигырь язган. Сезгә дә укып күрсәтим әле.

Тәрбияче Лена Шагыйрьҗанның «Ап-ак икән эзләрем» шигырен укый.

Ап-ак кардан да аграк

Яңа бияләйләрем.

Салкын була кышын дип,

Дәү әнием бәйләде.

Ап-ак куян кебек ак

Башлыгым да, туным да.

Бик җылы һәм бик йомшак,

Шуңа күрә туңмыйм да.

Итекләрем... кап-кара.

Куркып торам кияргә...

Үпкәләр, дим, Кыш бабай,

Карны буйый, дияр дә...

Чыгып чаптым шулай да,

Таудан чана шуарга.

Юлга төшсә күзләрем –

Ап-ак икән эзләрем...

Тәрбияче шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә кора. Шигырьдә нинди киемнәр турында әйтелүе турында сорый.

Тәрбияче:

– Балалар, ничек уйлыйсыз: ни өчен бала карны буярмын дип уйлый? (Киез итекләре кара булганга). Ә кара итектән нинди эзләр төшеп кала? (Ап-ак эзләр төшеп кала).

Динамик пауза: «Кыш килде» уены

– Әй, балалар, карагыз!

Тышта әнә килде кыш.

– Әйе, әйе күрәбез,

Кыш килгәнне беләбез.

– Я, балалар, сөйләгез

Ничек итеп килде кыш?

– Карлар ява көн саен,

Куллары белән «фонарьлар» ясыйлар,

Ялангач калды каен,

кулларын өскә күтәрәләр,

Исәләр салкын җилләр,

кулларын як-якка чайкыйлар,

Туңа бит, борын, күзләр.

битләрен, борыннарын ышкыйлар,

Йоклап ята аюлар,

башларын куллар өстенә куялар,

Өсләрендә калын кар.

кулларын алга сузалар,

Кошлар оча җимлеккә,

очу хәрәкәтләре ясыйлар,

Җим эзләргә кич-иртә.

як-якларына караналар,

Без урамга чыгабыз,

бер урында атлап торалар,

Таудан чана шуабыз.

чүгәлиләр,

Таудан чаңгы шуабыз:

чаңгы шуу хәрәкәтләре

Чаж-чож, чаж- чож.

ясыйлар.

Тәрбияче Ф. Чанышеваның «Киемнәр кая киткән?» әкиятен («Балачак аланы», 322 нче бит) укый. Әкияттә балаларга таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен аңлата: киндерә – киндердән үрелгән бау, олтан – аяк киеме асты, сүсәрде –таушалды.

Әкиятнең эчтәлеге буенча сораулар:

Төнлә Әхмәт бүлмәсендә нинди тавышлар ишетелә?

– Әхмәтнең күлмәге нәрсә дип зарлана?

– Чалбар нәрсә сөйли?

– Ботинка нәрсә дип әйтә?

– Әхмәт ботинкаларын урыннарына куйганмы?

– Сыңар ботинка каян килеп чыккан?

– Уң аякка кия торган ботинка кайда?

– Бүрек нинди хәлдә?

– Әхмәт бүрекне ничек җәберли?

– Бүрекне кызганып, киемнәр нәрсә ди?

– Киемнәр башка акыллы малайны эзләргә, Әхмәттән китәргә уйлыйлар. Ә ни өчен бу уйларынан кире кайталар?

– Әбисе Әхмәткә нинди киңәш бирә?

Тәрбияче:

Ә сез киемнәрегезне пөхтә йөртәсезме? Чишенгәннән соң, аларны урыннарына элеп куясызмы? Киемнәрне кадерләп, саклап кына кияргә кирәк шул, балалар. Һәрчак чиста, пөхтә йөрегез. Тәртипле, җыйнак балаларны һәркем ярата.