Балалар урындыкларда утырып торалар. Аларның каршына кыш күренешләре сурәтләнгән берничә рәсем эленгән. Тәрбияче табышмак әйтә:

Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән.

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән.

Бу кайчак була? (Кыш).

Тәрбияче:

– Дөрес, балалар. Каршыгызда эленгән рәсемнәргә карап, кыш билгеләрен, табигатьтә нинди үзгәрешләр булуын сөйләп бирегезче.

Балалар:

– Урамда бик салкын. Кешеләр җылы киенгәннәр.

– Күк йөзе соры төстә. Кояш күренми. Ул җылытмый.

– Бу рәсемдә буран! Көчле җил исә. Агачлар чайкала.

– Ә бу рәсемдә кар ява. Кар җилдә оча, аннан соң түбәләргә, агачларга куна. Аннан җиргә төшә.

– Елганы боз каплаган. Балалар тимераякта шуалар.

Тәрбияче:

– Балалар, менә бу рәсемгә карагыз әле: агачлар ак тун кигән кебек. Аларны бәс сарган. Нинди матур күренеш! Әкияттәге кебек!

Шулвакыт ишек шакыйлар. Бүлмәгә балаларга таныш куян баласы Шаян керә, балалар белән исәнләшә.

Шаян:

– Хәерле көн, дусларым. Ишеттегезме әле: тиздән бәйрәм була, бәйрәм!

Урмандагы бөтен җәнлекләр дә бәйрәмгә әзерләнәләр. Сез дә әзерләнәсезме?

Балалар:

– Нинди бәйрәм соң ул, Шаян?

Шаян. Нардуган бәйрәме! Нардуган бәйрәме! Мин менә нинди матур котлау сүзләре дә өйрәндем инде:

Нардуган, нардуган!

Нардуган, хуҗалар,

Котлы, мөбарәк булсын,

Тормыш түгәрәк булсын.

Яңа ел котлы булсын!

Мал-туарыгыз артсын,

Колыннарыгыз чапсын,

Ашлыгыгыз мул булсын.

Нардуган, нардуган!

Тәрбияче:

– Афәрин, Шаян дус. Бик матур котлау өйрәнгәнсең! Ә син Нардуганның нинди бәйрәм икәнен, нардуган сүзенең мәгънәсен беләсеңме соң?

Шаян. Әнием: «Бәйрәм була», – дигәч, сөендем инде. Бәйрәмдә бик күңелле була бит. Ә нинди бәйрәм икәнен белмим шул.

Тәрбияче:

– Алайса, хәзер мин сиңа Нардуган бәйрәме турында сөйлим. Балалар, сез дә тыңлагыз.

– Нардуган – ул элеккечә Яңа ел бәйрәме. Элек бу бәйрәмне 22 нче декабрьдән башлап, берничә көн бәйрәм иткәннәр. 22 нче декабрь – кояш торгынлыгы (туктап торган кебек) көне, елда иң кыска көн. Аннары көн озынлыгы аз-азлап арта башлый. Әби-бабаларыбыз ул көнне зурлап, тантаналы төстә билгеләп үткәннәр. Мондый бәйрәм татарларда «нардуган» дип йөртелгән. Нардуган сүзенең мәгънәсе болайрак: «нар» (монголча) – кояш һәм «дуган» – туу, туган дигәнне аңлата. Димәк, кояш туу, ягъни, көннәрнең озыная башлавын борынгы халыклар кояшның кабат тууы дип уйлаганнар. Менә шуңа күрә дә Нардуган бәйрәмен яңа көн, яңа ел туган көн итеп бәйрәм иткәннәр.

Шаян:

– Апа, Нардуганны ничек бәйрәм иткәннәр соң?

Тәрбияче:

– Нардуган бәйрәмендә яшьләр, бергә җыелып, ят киемнәргә киенеп, үзләрен танытмый гына, өйдән-өйгә кереп, уйнап-шаярып йөргәннәр. Араларында ике төп образ – Нардуган Атасы һәм Нардуган Анасы аерылып торган (рәсемнәре экранда күрсәтелә). Алар озын киемнәр: күлмәк, пальто яисә тун кигәннәр.

Яшьләр хуҗаларны бәйрәм белән котлап, җырлар, такмаклар әйткәннәр. Йорт хуҗаларына яңа елда муллык, иминлек, бәхет теләгәннәр. Ә иң кызыгы шунда, Шаян, алар син өйрәнгән такмакларны җырлап, хуҗаларны котлаганнар. Әйдәгез, ул такмакларны без дә өйрәник. Шаян, син аларны тагын бер тапкыр сөйләп күрсәт әле.

Шаян:

– Бик рәхәтләнеп сөйлим! Ул такмаклар миңа бик ошый!

Балалар белән «Нардуган» такмаклары өйрәнелә. Башта – бергәләп, аннары теләгән балалар аерым сөйлиләр.

Динамик пауза: «Нардуган» уены

Санамыш ярдәмендә бер баланы уртага чыгаралар. Калган балалар түгәрәк ясап, кулга-кул тотынышып, «Нардуган» җырын җырлап әйләнәләр:

Син уртада, без кырыйда

Әйләнәбез, нардуган.

Син нишләсәң, ни кылансаң,

Мин дә шуны булдырам.

Җыр беткәндә, уртадагы бала нинди дә булса хәрәкәт ясый. Түгәрәктәге балалар, җырлап, шул хәрәкәтне кабатлыйлар:

Бер болай, бер болай,

Моны эшләү бик уңай.

Кем дә шуны булдыра алмаса, уртадагы бала үз урынына аны чыгара да, уен шулай дәвам итә.

«Могҗизалар кыры» дигән дидактик уен уйнала.

«Могҗизалар кыры»ның түгәрәге алты төрле төс белән билгеләнгән. Шул төсләрдәге конвертлар ята. Бер бала килеп, «Могҗизалар кыры»ның угын әйләндерә. Ук нинди төскә туры килсә, бала шул төстәге конверт эченнән рәсем ала һәм шул рәсемдә нәрсә сурәтләнгәнен сөйли. Мәсәлән, «Бу рәсемдә кыш көне сурәтләнгән. Урамда салкын. Көн болытлы. Ап-ак кар ява. Җил карны очыра. Кар түбәләргә, агачларга куна. Кар бөртекләре әкрен генә җиргә төшә. Бөтен җирдә ак кар ята».

Теләгән балалар шул тәртиптә сөйлиләр.

Тәрбияче:

– Нардуган бәйрәменең тагын бер йоласы бар: яшьләр үзләренең киләчәкләре ничек буласын белү өчен йөзек салыш уйнаганнар. Кызларның йөзекләрен җыеп алганнар да, бер савытка салып, каплап куйганнар. Аннары киләчәкне чагылдырган төрле җырлар әйтеп, матур теләкләр теләп, йөзекне хуҗасына биргәннәр.

«Йөзек салыш» уены уйнала.

Игътибар!

Әлеге йола бәйрәмен торгызу, балаларны халкыбызның үткәне, матур йолалары белән таныштыру максатыннан Нардуган бәйрәмен балалар бакчасында да үткәрергә тәкъдим ителә. Нардуган көннәрен билгеләп үтү «Куаныч» төбәк программасының «Истәлекле даталар. Бәйрәмнәр» исемлегенә кертелгән. Бәйрәмне әти-әниләр белән бергәләп үткәрү тагын да күркәмрәк булыр.