Тәрбияче:

– Балалар, алдагы шөгыльдә Нардуган бәйрәме турында сөйләшкән идек. Ә бүген тиздән булачак Яңа ел бәйрәме турында сөйләшербез. Нинди бәйрәм ул – Яңа ел? Кешеләр аны ничек бәйрәм итә? Ул сезгә нәрсәсе белән ошый?

Балалар бәйрәм турындагы фикерләре белән бүлешәләр. Эзлекле, бәйләнешле сөйләмнәре өчен тәрбияче аларны мактый.

Тәрбияче:

– Яңа ел бәйрәме кайчан була соң ул? (Кыш көне). Кыш айлары ничек атала? (Декабрь, гыйнвар, февраль). Яңа ел кайсы айдан башлана? (Гыйнвар аеннан башлана).

– Балалар, бу айлар могҗиза белән тулы, бик кызык һәм күңелле үтә. Урамда ап-кар ява, кар бөртекләре җилдә тирбәлә. Кышын рәхәтләнеп чана һәм тимераякта шуарга мөмкин. Яңа ел бәйрәме килә! Балалар да, өлкәннәр дә Кыш бабай һәм Кар кызы белән чыршы тирәсендә күңел ачалар.

– Ә сез Кыш бабайга хат яздыгызмы әле? (Әйе). Ниләр сорадыгыз?

Хәзер бер уен уйнап алабыз. Ул «Дустыңнан сора» дип атала. Уен өчен безгә «кар йомарламы» кирәк булачак. Хәзер без түгәрәк ясап басабыз. Мин «кар йомарламы»н Айгөлгә бирәм. Ул Кыш бабайдан нәрсә сораганын әйтә. Мәсәлән: «Мин Кыш бабайдан матур зур курчак сорадым». Дусларына, әти-әнисенә, туганнарына әйтәсе килгән теләген дә белдерә (мин бар кешегә сәламәтлек телим) һәм «кар йомарламы»н иптәшенә бирә. «Кар йомарламы»н алган бала шул тәртиптә сөйли. Уен шулай дәвам итә.

Тәрбияче:

– Балалар, бүләкләр күтәреп кайтып килүче бабай турында яраткан шагыйребез Габдулла Тукай бик матур шигырь язган. Хәзер без шул шигырь буенча эшләнгән мультфильм карарбыз.

«Татармультфильм» берләшмәсенең «Ак Бабай» мультфильмы күрсәтелә. Эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрелә.

Динамик пауза: «Һай, Кыш бабай» уены

(Җәвад Тәрҗеманов шигыре буенча)

Кемнең кигән киемнәр

Балалар киемнәрен сыйпыйлар,

Энҗе кар бөртекләре?

кар яуган хәрәкәтләр күрсәтәләр,

Кемнең көмеш күк сакалы,

иякләрен сыйпыйлар,

Чәчләре, керфекләре?

чәчләрен, керфекләрен сыйпыйлар,

Кем соң безгә шундый ямьле

иңбашларын селкетәләр,

Яңа ел алып килә?

кулларын як-якка җәяләр,

Матур-матур капчыкларга

кулларын алга сузалар,

Күчтәнәч салып килә?

алга иеләләр,

Чаңгы-чанада шуарга

чаңгы шуу хәрәкәтләре ясыйлар,

Булды шома тавыбыз.

кулларын югары күтәрәләр,

Кем безгә аны ясаган,

иңбашларын селкетәләр,

Кем икән ул, табыгыз...

як-якка карыйлар.

Тәрбияче балаларның игътибарын бүлмәдәге чыршыга юнәлтә.

Тәрбияче:

– Карагыз әле, бүлмәбездә нинди матур чыршы басып тора! Ничек матур итеп бизәлгән ул! Нинди генә уенчыклар юк монда! Балалар, чыршыга нинди уенчыклар элдегез? Ниләр белән бизәдегез?

Балалар чыршыга эленгән уенчыклар турында сөйлиләр.

Тәрбияче (тылсымлы тавыш белән сөйли). Менә бу таякка карагыз әле, балалар. Ул – тылсымлы таяк. Күзләрегезне йомыгыз. (Салмак музыка яңгырый). Бер, ике, өч! Сез матур чыршы уенчыкларына әвереләсез. Чыршы янында нәрсәләр булганын күреп торасыз. Менә тылсымлы яңа ел төне җитте. Өстәл, урындыкларга җан керде, шәмнәр сөйләшә башлады... Чыршы янына берәм-берәм кунаклар җыела башлады һәм ...

– Нәрсә булды икән?

Балалар, сез бу әкиятне үзегез дәвам итегез әле. Балаларның иҗади әкиятләре тыңлана.

Тәрбияче:

– Рәхмәт, балалар, миңа сезнең сөйләвегез бик ошады. Ә хәзер тагын күзләрегезне йомыгыз. Мин сезне тылсымлы таягым белән кабат балаларга әйләндерәм (Тылсымлы музыка ишетелә).

Яңа ел – иң тылсымлы, истәлекле бәйрәм ул. Анда сез теләгән бүләкләр дә, тәмле-тәмле ризыклар да, үзегез көткән кунаклар да булачак. Бары тик тылсымның көченә ышанырга гына кирәк! Сау-сәламәт, бәхетле булыгыз, балалар.

Шөгыльдән тыш вакытта «Яңа ел» (Л. Батыр-Болгари музыкасы, Р. Вәлиева сүзләре) җырының сүзләрен һәм көен өйрәнергә мөмкин.

Гыйнвар