«Салих Сәйдәшев».
Информация
җиһазы.
Бурычлар
Балаларның танып белү активлыгын камилләштерү. Диалогик сөйләм формасын үстерү.
Туган илнең музыкаль мирасы белән кызыксыну хисе, аңлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Балалар урындыкларда утырып торалар.
Салих Сәйдәшевның «Зәңгәр күл» көе яңгырый.
Тәрбияче:
– Балалар, нинди матур көй, шулай бит? Ә сез көйне кем иҗат иткәнен беләсезме? Көйне композитор иҗат итә. Димәк, композитор – ул көйләр иҗат итүче. Көй язганда, төрле музыка уен коралларын файдаланалар. Бу көй «Зәңгәр күл» дип атала. Аны татар халкының күренекле композиторы Салих Сәйдәшев язган.
Экранда Салих Сәйдәшевның портреты күрсәтелә. Тәрбияче С. Сәйдәшевның иҗаты турында сөйли. Аудиоязмада «Кызыл Армия маршы» яңгырый.
Тәрбияче:
– Балалар, бу көйне дә да Салих Сәйдәшев иҗат иткән. Ул «Кызыл армия маршы» дип атала. Аны беренче тапкыр 60-70 кешелек оркестр башкара. С. Сәйдәшев үзе дирижерлык итә. Марш бүген дә хәрби парадларда һәм демонстрацияләрдә, радио һәм телевидение тапшыруларында, концерт залларында яңгырый.
«Сорау-җавап» үстерешле уены (Сингапур методикасына нигезләнеп).
Балаларның алларында предметлы рәсемнәр – микрофон, алма, китап, гармун, концерт карап утыручы тамашачы, чана, төсле карандаш һәм альбом бите рәсеме ясалган карточкалар.
Тәрбияче:
– Балалар, алдыгызда яткан карточкалар арасыннан үзегезгә ошаган бер рәсемне сайлап алыгыз. Хәзер сез карточкадагы рәсем буенча бер-берегезгә сораулар бирерсез, иптәшегезнең җавабын тыңларсыз. Әгәр дустыгыз җавапны дөрес әйтмәсә, җавапны үзегез әйтерсез. Дөрес җавап ишетсәгез, иптәшегезне мактыйсыз. Хәзер инде сорауны сезгә иптәшегез бирә. Сез, сорауны тыңлап, җавап бирәсез. Мисал өчен сораулар:
– Син нишлисең (микрофон рәсеме)?
– Мин җырлыйм.
– Син нишлисең (алма рәсеме)?
– Мин алма ашыйм.
– Син нишлисең (китап рәсеме)?
– Мин китап укыйм.
– Син нишлисең (гармун рәсеме)?
– Мин гармун уйныйм.
– Син нишлисең (концерт карап утыручы тамашачы рәсеме)?
– Мин концерт карыйм.
– Син нишлисең (чана рәсеме)?
– Мин чана шуам.
– Син нишлисең (төсле карандаш һәм альбом бите рәсеме)?
– Мин рәсем ясыйм.
Тәрбияче:
– Хәзер бергәләп кабатлыйбыз: «Рәхмәт, миңа синең белән уйнау бик ошады, рәхәт булды».
Динамик пауза.
«Наемщик» драмасыннан бию көе (С. Сәйдәшев музыкасы) яңгырый. Балалар, парлашып, вальс бииләр.
«Уйла! Әйт!» үстерешле уены (Сингапур методикасына нигезләнеп).
Тәрбияче җөмләләр укый. С. Сәйдәшев турында дөрес җөмләне ишеткәч, балалар басалар, дөрес булмаган җөмләне ишеткәндә утырырга тиешләр.
Салих Сәйдәшев шигырь язган.
Салих Сәйдәшев көй язган.
Салих Сәйдәшев – татар халкының атаклы рәссамы.
Салих Сәйдәшев – татар халкының атаклы композиторы.
«Зәңгәр күл» көен Абдулла Алиш язган.
«Зәңгәр күл» көен Салих Сәйдәшев язган һ.б.
Тәрбияче М. Хөсәеннең «Сәйдәш моңнары» шигырен укый:
Назлый Идел дулкыннарын
Кояш нурлары.
Кояш нурларыдай җылы
Сәйдәш моңнары.
Сандугач сайравы назлый
Урман, кырларны.
Сандугачны сокландыра
Сәйдәш моңнары.
Сәйдәш җырларына гашыйк
Хезмәт уллары.
Күңелләрдә мәңге яши
Сәйдәш моңнары.
Тәрбияче шигырьнең эчтәлеге буенча балалар белән әңгәмә кора.
Тәрбияче:
– Автор Сәйдәш моңнарын нәрсә белән чагыштыра?
Балалар:
– Кояш нурлары белән чагыштыра.
Тәрбияче:
– Урман, кырларны нинди кошның сайравы назлый?
Балалар:
– Сандугач сайравы.
Тәрбияче:
– Ни өчен шагыйрь Сәйдәш моңнарын сандугач сайравы белән чагыштыра?
Балалар:
– Чөнки сандугач – бик матур сайрый торган кош.
Тәрбияче:
– Дөрес, балалар. Сәйдәш моңнары хәтта сандугачны да сокландыра, чөнки С. Сәйдәшев иҗат иткән көйләр, музыка бик матур, моңлы, һәркемне сокландыра. Без аны һәр җирдә ишетәбез, яратып тыңлыйбыз. Сез үскән саен, Салих Сәйдәшев музыкасы турында тагын да күбрәк белерсез. Бүгенгә шөгылебез тәмам.