«Музыка уен кораллары дөньясында».
Информация
Бурычлар
Фикер йөртү сәләтен, игътибарлылыкны, иҗади активлыкларын (оркестрда уйнау, бию хәрәкәтләре һ.б.) үстерү.
Балаларда музыка әсәрләренә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт, музыкаль зәвык тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Өстәлгә музыка уен кораллары һәм глобус куелган.
Тәрбияче:
– Балалар, бүген сезне бер тылсымлы ил белән таныштырасым килә. Мондый ил глобуста юк (тәрбияче глобусны әйләндереп күрсәтә). Бу тылсымлы ил «музыка уен кораллары дөньясы» дип атала. Музыка уен кораллары – төрле тавышлар чыгара һәм музыкаль әсәрләр иҗат итә торган кораллар. Әйдәгез, кайбер музыка кораллары белән танышып китик.
Экранда тальян гармун, баян, курай, мандолина, арфа, скрипка һ.б. музыка уен кораллары рәсемнәре күрсәтелә. Тәрбияче алар турында әңгәмә кора.
Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең «Милли аһәң» исемле инструменталь-хореографик композициясе тыңлана. Тәрбияче балаларның игътибарын төрле музыка коралларының яңгырашына юнәлтә; халкыбызның милли моңнары, җырлары турында сөйли.
Тәрбияче:
– Балалар, мин сезгә бер уен тәкьдим итәм. Уен вакытында музыка уен кораллары турында табышмаклар әйтәчәкмен. Сезгә бик игътибарлы булырга кирәк. Табышмакларга әйтелгән җавапларны Укымышлы Ябалак тикшереп барыр. Әгәр җавабыгыз дөрес булса, экранда ябалак рәсеме чыгар.
«Бел, бу нәрсә?» интерактив уены
Телләре бик күп булса да,
Һәркем аны үз итә.
Елата да, җырлата да –
Кирәк икән – биетә. (Гармун)
Борынгы булсам да, мине
Онытып бетермиләр.
Милли гармуныбыз диеп,
Сәхнәдән төшермиләр... (Тальян гармун)
Гармуннарның патшасы мин,
Телләрем йөздән артык.
Яшьләр кулында йөримен,
Тиз генә килмәс картлык. (Баян)
Үзе кыллы, үзе телле,
Идәндә басып тора.
Уйнарга теләгән кеше
Иң беренче – утыра. (Пианино)
Уйнавы – дүрт кылда,
Тавышы сокландыргыч!
Нәзек муенында
Дүрт нәни кара боргыч. (Скрипка)
Динамик пауза: «Әйлән-бәйлән» уены.
Сез дә безгә кушылыгыз – |
Кулларны як-якка җәяләр, |
Без шатлык таратабыз. |
кулларны өскә күтәрәләр, |
Тирә-якны яңгыратып |
селкиләр, |
Җырларга яратабыз. |
кул чабалар, |
Без биибез тыпыр-тыпыр, |
урында тыпырдыйлар, |
Без биибез тып та тып. |
бииләр, |
Бер башласак, бик тиз генә |
як-якка карыйлар, |
Булмый безне туктатып. |
бармак яныйлар. |
«Сүз яса» үстерешле уены.
Балалар тәрбияче әйткән сүзләрдән тамырдаш сүзләр ясыйлар.
Җыр – җырчы
Гармун – гармунчы
Әкият – әкиятче
Курай – курайчы
Барабан – барабанчы
Бию – биюче
Эш – эшче – эшчән
Урман – урманчы – урманчылык.
Тәрбияче Ш. Галиевнең «Бииләр итек, читекләр» шигырен сөйли. Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә кора.
Гармун уйныйм, гармун уйныйм,
Һаман гармун уйныйм мин,
Остарып җиткәч, барсын да
Биетергә уйлыйм мин.
Учларыңны шакылдатып,
Чәчләреңне сыпыр да
Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр,
Тыпыр-тыпыр тыпырда.
Әй, бии итек, читекләр!
Әй, уйныйм мин, уйныйм мин,
Минем кебек шәп гармунчы
Юктыр диеп уйлыйм мин!
Сораулар:
– Балалар, бу шигырьдә автор нишли? (Гармун уйный.)
– Оста итеп уйнарга өйрәнгәч, ул нишләргә уйлый? (Бар кешене биетергә уйлый).
– Биючеләр нинди хәрәкәтләр башкарырга тиеш? (Учларны шакылдатырга, чәчләрне сыпырырга, тыпырдарга тиешләр).
– Шигырьдә «Әй, бии итек, читекләр...» диелә. Сез бу җөмләне ничек аңлыйсыз? Димәк, биюдә итек кигән егетләр дә, читек кигән кызлар да катнаша.
– Балалар, сезнең арада гармун уйнаучылар юкмы? Бәлки кемнең дә булса әтисе (бабасы) гармун уйныйдыр? Ә кемнәр биергә ярата?
Балалар үзләре турында сөйлиләр. Аннары шигырь яттан өйрәнелә.
Тәрбияче:
– Балалар, без бүген музыка уен кораллары турында сөйләштек. Ә сез беләсезме: әгәр дә музыкантлар, берничә төркемгә берләшеп, төрле музыка уен коралларында бергәләп уйнасалар, бу оркестр дип йөртелә. Димәк, оркестр – төрле музыка коралларында бергәләп уйнаучы зур коллектив. Әйдәгез, без дә үзебезне чын музыкантлар итеп хис итик һәм оркестрда уйныйк.
Балалар үзләренә ошаган уен коралларын алалар, барысы бергә уйныйлар.
Шөгыльдән тыш вакытта Г. Гыйльмановның «Курай» («Куанычым-багалмам», ٢٣٢ нче бит), Ә. Кариның «Мандолина» («Куанычым-багалмам», ٢٣٢ нче бит), Мөҗәһитнең «Мин аннан үрнәк алам» («Куанычым-багалмам», ٢٣٣ нче бит) шигырьләрен укырга мөмкин.