«Милли киемнәр».
Информация
Бурычлар
Тасвирлап сөйләү күнекмәләрен үстерү.
Балаларның татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче балалар белән Татарстан Республикасы, аның башкаласы Казан һәм республикабызда яшәүче халыклар турында әңгәмә кора.
Тәрбияче:
– Һәр халыкның үз теле, милли киемнәре, үз гореф-гадәтләре, үзенә генә хас матур җырлары, биюләре бар. Безнең татар халкының милли киемнәре нинди икән – без бүген шул турыда сөйләшербез. Әйдәгез, искә төшерик әле, сез нинди милли киемнәрне беләсез? Бәйрәм вакытларында, күңел ачу чараларында нинди киемнәр киясез?
Балалар калфак, түбәтәй, алъяпкыч, читекләр һ.б. турында сөйлиләр. Тәрбияче Р. Арсланованың «Әби сандыгы» шигырен укый.
Өебезнең почмагында
Күптән тора бер сандык.
– Эчендә ниләр бар? – диеп,
Әбиемнән сорадык.
Әбием елмаеп кына
Сандык янына килде,
Анда булган әйберләрнең
Серләрен сөйләп бирде:
«Минем өчен иң кадерле,
Иң затлы – туй күлмәге,
Бик яратып кидем аны –
Бабагызның бүләге.
Балаитәкле күлмәкләр,
Челтәрле ашъяулыклар,
Чигелгән калфак, сөлгеләр
Һәм бизәкле яулыклар.
Минем өчен бу әйберләр –
Барысы да зур байлык.
Яшьлегемнең үзен, гүя
Эчендә саклый сандык.
Тәрбияче кемнәрнең сандык күргәне, кайда күргәне, анда ниләр саклануы турында сораша.
Экранда Сынлы сәнгать музее күренешләре сурәтләнгән рәсемнәр (яисә фотолар) күрсәтелә.
Тәрбияче балалар белән татар халкының милли киемнәре турында әңгәмә кора.
– Республикабызның башкаласы Казанда Сынлы сәнгать музее бар. Анда әби-бабаларыбызның милли киемнәре, бизәнү әйберләре саклана. Сезнең алда шул музейның бер залы (слайд № 1).
«Безнең әби-бабаларыбыз һәрвакыт матурлыкка омтылган. Бу аларның кием-салымнарыннан, көнкүреш әйберләреннән күренеп тора. Игътибар белән карагыз әле: татар хатын-кызлары кия торган чигүле озын күлмәк (слайд № 2). Татар кызларының күлмәкләре киң, бала итәкле булган. Аның өстеннән җиңсез бәрхет камзул киелгән. Камзулларны ефәктән дә теккәннәр. Бу киемнәр икесе дә алтын төсле җепләр белән чигелгән, бизәлгән. Авыл кызлары күлмәк өстеннән чигүле алъяпкыч та яба торган булганнар (слайд № 3).
Башларына ялтыравыклы ташлар белән бизәлгән бәрхет калфак кигәннәр яисә, чит-читеннән артка чөеп, яулык бәйләгәннәр (слайд № 4). Калфакларның төрлесе булган. Кечкенә калфак чәчкә кыстырып куелган, аның өстенә шәл ябылган. Ә зур калфакны тулысынча башка кигәннәр. Заманалар узу белән, калфаклар да үзгәргән. Башка киелә торган зур калфакны кечкенә бәрхет калфак алыштырган. Аны алтын җепләр белән бизәгәннәр. Соңрак калфакларга чәчәкле ак сәйлән, энҗеләр теккәннәр.
Динамик пауза: «Яулык алыш» татар халык уены.
Кызлар, малайлар түгәрәк ясап басалар. Бер малайны кулъяулык җыючы итеп сайлап куялар. Ул уртага чыгып баса да:
Талым, талым, талчыбык,
Уртасында бал чыбык,
Ал яулык, гөл яулык,
Давай миңа бер яулык, –
дип, такмаклый-такмаклый, барлык уйнаучылардан кулъяулык җыеп йөри.
Җыеп бетергәннән соң, кулъяулыклар арасыннан берсен алып: «Бу кемнең кулъяулыгы?» – дип сорый. Кулъяулык хуҗасына «җәза» (бии, шигырь сөйли һ.б.) үтәгәннән соң гына бирелә.
Тәрбияче (кулындагы түбәтәйне күрсәтеп):
– Ә менә бу баш киеме сезнең барыгызга да бик таныш. Чөнки аны ир-егетләр бүген дә кияләр. Ул нәрсә? Билгеле, түбәтәй. Балалар, түбәтәйнең бизәлеше турында сөйләгез әле.
Балалар:
– Түбәтәй яшел төстә.
– Түбәтәй матур итеп чигелгән.
– Түбәтәйгә дулкынлы бизәк төшерелгән.
– Аны алтын җеп белән чиккәннәр.
«Кәләпүшем, кәләпүш» җыры (Р. Вәлиева сүзләре, М. Минһаҗев көе: «Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе». Методик әсбап өчен аудиокушымта, ٨٤ нче трек) тыңлана.
«Дөрес сайла» дидактик уены уйнала. Тәрбияче өстәлендә төрле киемнәр сурәтләнгән рәсемнәр ята. Чакырылган бала киемнәр арасыннан үзенә ошаган милли киемне ала, аның турында сөйли. Мәсәлән: бу кызлар кия торган күлмәк. Ул зәңгәрсу төстә, бала итәкле, озын җиңле. Күкрәк турысында лалә чәчәге чигелгән. Күлмәк бик матур.
Шөгыль барышында Л. Леронның «Татар баласы» («Куанычым-багалмам», ١٥٣ нче бит), В. Хәйруллинаның «Түбәтәй» («Куанычым-багалмам», ٢٣٠ нчы бит), Л. Әмирханның «Чигүле читекләрем» («Куанычым-багалмам», ١٥٤ нче бит), шигырьләрен кулланырга мөмкин.