Тәрбияче балаларны глобус куелган өстәл янына чакыра.

Тәрбияче:

Балалар, әйтегез әле, өстәлдә нәрсә тора? (Глобус). Нәрсә ул глобус? Әйе, глобус – Җир шарының макеты. Игътибар белән карагыз: сез анда нинди төсләр күрәсез? (Зәңгәр, яшел, көрән). Ул төсләр нәрсәне аңлата?

Балалар:

– Зәңгәр – су төсе. Глобуста елгалар, күлләр, диңгезләр, океаннар зәңгәр төс белән билгеләнгән.

– Яшел – урманнар төсе.

– Көрән төс белән җир өсте билгеләнгән.

Тәрбияче:

Бик дөрес. Балалар, Җир шарында ничә материк бар, беләсезме? Җир шарында 6 материк бар. Аларның һәркайсында төрле илләр урнашкан. Глобуста бөтен илләрне дә күрергә мөмкин. Кем күрсәтә ала: безнең ил кайда урнашкан?

Бер бала глобуста Россия җирләрен күрсәтә.

Тәрбияче:

– Дөньяда илләр күп, ә иң зур ил ул – безнең ил. Балалар, безнең илебез ничек атала?

Балалар:

Россия.

Тәрбияче:

Әйе, балалар, Россия – безнең Ватаныбыз. Россия – дөньяда иң зур дәүләт! Анда төрле милләт вәкилләре яши. Һәр милләтнең үз милли киеме, милли ашлары, уеннары, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре бар. Алар үзара дус-тату, бер-берсе белән аралашып, ярдәмләшеп яшиләр. «Бердәмлектә көч», – ди татар халык мәкале. Сез әлеге мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

Балалар:

– Бергә булганда гына көчле буласың.

Тәрбияче:

– Дөрес балалар. Халык бердәм, дус-тату булганда гына, ил көчле була.

Ватан, ил турында халкыбыз бик күп матур мәкальләр уйлап чыгарган. Аларның кайберләрен сез дә беләсез. Әйдәгез, искә төшерик әле.

«Мәкальне әйтеп бетер» үстерешле уены уйнала.

* Үз илем – ... алтын бишек.

* Иле барның – ... теле бар.

* Илсез кеше – ... җырсыз сандугач.

* Туган илем – ... туган өем.

«Татармультфильм» берләшмәсенең «Алты хәреф» (١٠ нчы серия) мультфильмын карау. Мультфильмның эчтәлеге буенча сораулар:

Мультфильмда нинди мәкаль ишеттек, бергәләп кабатлыйк әле.

Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең.

Балалар белән мәкальнең мәгънәсе ачыклана, ٤–٥ баладан мәкаль кабатлатыла.

Тәрбияче:

Мультфильмның төп геройлары – нәрсәләр? (Хәрефләр). Хәрефләр читтә йөргәндә нинди хәлләргә юлыгалар?

Балалар:

Африкада артларыннан тигр куа.

– Диңгездә акуладан качалар.

– Антарктидада ак аюга юлыгалар.

Тәрбияче:

Туган җиргә кайткач, хәрефләргә уңайлымы? Ни өчен?

Балаларның җаваплары тыңлана.

Тәрбияче:

Туган җир ул – һәркем өчен газиз, кадерле. Туган илдә кешенең якыннары, туганнары, дуслары яши. Бер генә чит ил дә кешенең туган җирен алыштыра алмый. Юкка гына: «Иленнән аерылган – канаты каерылган» дип әйтмәгән шул халкыбыз. Канаты каерылган кош оча алмаган кебек, кеше дә туган җирсез яши алмый.

Динамик пауза: «Ял итик» уены

(сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар)

Хәзер бераз ял итик:

Торып басалар,

Тәнебезгә көч кертик.

иң өсләрен сикертәләр,

Бер урында таптаныйк,

бер урында атлап торалар,

Сикергәләп тә алыйк.

ике аякта сикерәләр,

Уңга-сулга күз салыйк,

уңга, сулга борылалар,

Муеннарны боргалыйк.

башларын чайкыйлар,

Беләкләрне ныгытыйк,

терсәктән бөгелгән кулларын әйләндерәләр,

Гәүдәбезне төз тотыйк!

туры итеп басалар.

Тәрбияче:

– Без инде һәр илнең башкаласы булуын беләбез. Россиянең башкаласы нинди шәһәр, кем әйтә ала, балалар?

Балалар:

– Мәскәү (слайд № 1).

Тәрбияче:

– Дөрес. Мәскәү – мәйданы һәм яшәүчеләр саны буенча Россиядә иң зур шәһәр. Мәскәүнең истәлекле урыннары: Кремль, Кызыл мәйдан, Зур театр (слайд № 2), Останкино манарасы (слайд №3) белән данлыклы. Башкаланың истәлекле урыннарын карарга дөньяның төрле почмакларыннан туристлар килә (слайд № 4).

– Ә шушындый зур ил белән кем идарә итә?

Балалар:

– Президент (слайд № 5).

Тәрбияче:

– Балалар, без сезнең белән хәзер Росссия буенча сәяхәткә чыгарбыз. Ничек уйлыйсыз, сәяхәткә нәрсә белән барырга була?

Балалар:

– Самолёт.

– Автобус.

– Поезд.

– Теплоход.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, автобус белән барыйк. Автобус безне көтеп тора, әмма аңа билет алырга кирәк. Ә билетның бәясе – бер елмаю! (Һәр бала автобуска «билет ала»). Билетлар алынды, автобуста уңайлы итеп утырыгыз.

Балалар «автобус»ка утыралар, музыка уйный.

1 нче тукталыш: «Россия флагы»

Тәрбияче:

– Менә беренче тукталышка да килеп җитттек. Һәр илнең үз билгесе – символлары бар. Әйтегез әле, сез нинди дәүләт символларын беләсез?

Балалар:

– Флаг.

– Гимн.

– Герб.

Экранда Россия флагы рәсеме күрсәтелә (слайд № ٦).

Тәрбияче:

– Дөрес җавап бирдегез, балалар. Россия флагында нинди төсләрне күрәсез? (Ак, зәңгәр, кызыл).

Тәрбияче:

– Ак төс сезгә нәрсәне искә төшерә?

Балалар:

– Ак каеннар.

– Кар ак төстә.

– Күктә ак болытлар йөзә.

– Мин ак ромашкалар яратам.

Тәрбияче:

– Зәңгәр төс нәрсәне хәтерләтә?

Балалар:

– Зәңгәр күк йөзен.

– Елгалар, күлләр зәңгәр төстә.

Тәрбияче:

– Ә кызыл төс нәрсәне хәтерләтә?

Балалар:

– Ут, җылылык төсе.

Тәрбияче:

– Балалар, Россия флагында ак төс тынычлык, чисталык билгесе. Зәңгәр төс – ышаныч, тугрылыкны, кызыл төс илнең бөеклеген, көчен аңлата.

2 нче тукталыш: «Гимн».

Тәрбияче:

– Менә икенче тукталышка да килеп җиттек. Икенче дәүләт символы ул – гимн. Ә нәрсә ул дәүләт гимны? (Җыр). Гимн ул – илебезгә, аның уңган кешеләренә, тарихына багышланган тантаналы җыр. Гимнны бәйрәм көннәрендә, тантаналы вакыйгалар вакытында яңгыраталар. Гимн яңгыраганда басарга, ир-атларга, малайларга баш киемнәрен салырга кирәк. Бу илгә, Ватанга карата хөрмәтне күрсәтә. Әйдәгез, барыбыз да басыйк һәм Дәүләт гимнын тыңлыйк.

Балалар басалар, Россиянең гимнын тыңлыйлар.

3 нче тукталыш: «Герб» (слайд № 7).

Тәрбияче:

– Герб – дәүләт эмблемасы. Россия гербында ике башлы бөркет сурәтләнгән. Ике башлы бөркет – илнең көчен күрсәтә торган символ. Аның ике башы ике якка: Көнчыгышка һәм Көнбатышка карап тора. Бөркетнең башында өч таҗ – Россиядәге республикалар, төбәкләр, өлкәләрнең бердәмлеге билгесе.

– Гербның уртасында нәрсә күрәсез, балалар?

Балалар:

– Ак ат.

– Атта сөңге тоткан сугышчы утыра.

– Куркыныч аҗдаһа да күрәм.

Тәрбияче:

– Сугышчының исеме – Георгий Победоносец. Ул сөңгесен еланга кадаган – явызлыкны, яманлыкны яхшылык белән җиңүне, илне дошманнардан сакларга һәрвакыт әзер булуны аңлата.

– Балалар, Россия гербында нинди төсләр кулланылган? Әйе, бөркет – сары (алтынсу), калкан – кызыл, ат һәм сугышчы –ак, аҗдаһа – кара төстә. Әйдәгез, төсле карандашлар алып, Россия гербын буйыйбыз.

Балалар алларындагы герб шаблоннарын төсле карандашлар белән буйыйлар.

Тәрбияче:

– Безнең сәяхәтебез ахырына якынлашты. Сезгә сәяхәт ошадымы? Бигрәк тә нәрсә ошады? Әйдәгез, автобуска утырыйк, бакчабызга кайтыйк.

Шөгыльне «Күңелле сәяхәт» җыры (А. Минһаҗев сүзләре, Ә. Һадиева көе: «Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе. Методик әсбап өчен аудиокушымта, ٨٠-٨١ нче треклар) белән тәмамларга мөмкин.