«Хезмәткә хөрмәт».
Информация
Бурычлар
Картина буенча эзлекле хикәя төзергә өйрәтү эшен дәвам итү; картинага карата уңай эмоциональ халәт тудыру.
Балаларның танып белү эшчәнлеген, хәтерен, ижади күзаллау, образлы фикерләү сәләтен үстерү.
Табигатьтән, картина караудан алган тәэсирле хисләрен башкалар белән бүлешәсе килү теләге тәрбияләү. Хезмәткә, өлкәннәр хезмәтенә ихтирамлы караш булдыру.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
Иртәнге кояш
Нурларын чәчә.
Битемнән сөеп,
Миңа эндәшә:
«Карап көчеңә,
Тотын эшеңә.
Хезмәт батырлык
Өсти кешегә» (З. Туфайлова, «Иртәнге кояш»)
Тәрбияче балаларны тәрәзә янына чакыра. Бергәләп тәрәзәдән урамны күзәтәләр. Балалар көннең салкын, җилле булуы, бөтен җирдә кар ятуы, каршы як йортның ишегалдында сикергәләп йөрүче чыпчыклар турында сөйлиләр.
Тәрбияче:
– Балалар, урамдагы кешеләргә игътибар итегез әле: алар кая бара икән? Кая ашыгалар?
Балалар:
– Кешеләр эшкә бара.
– Кемдер кибеткә бара.
– Кемдер эштән өйләренә кайтадыр.
Тәрбияче:
– Бик дөрес, балалар. Күпчелек кеше иртәнге якта эшкә бара, эшкә ашыга. Хәзер мин сезгә сораулар бирәм, игътибар белән тыңлагыз:
– Әйтегез әле, безгә кем матур күлмәкләр тегә? (Тегүче.)
– Кем тәмле ашлар пешерә? (Пешекче.)
– Мәктәптә балаларны кем укыта? (Укытучы).
– Биек-биек йортларны кем төзи? (Төзүче).
– Кем авыруларны дәвалый? (Табиб).
– Ә ничек уйлыйсыз, иң кирәклесе кемнең хезмәте?
Балалар:
– Барысының да хезмәте кирәкле.
Тәрбияче:
– Дөрес, һөнәрләрнең һәрберсе дә кирәкле, файдалы. Әйдәгез, хәзер бу һөнәрләр турында сөйләшик әле. Табиб, тегүче, төзүче, пешекче һ.б. хезмәте кемнәргә кирәк? Бу һөнәрләр сезгә ошыймы, ни өчен?
Балалар:
– Табиб һөнәре һәркемгә кирәк. Ул авыруларны терелтү өчен тырыша.
– Табиблар – һәр кешегә игътибарлы, ягымлы.
– Мин үскәч табиб булам. Минем әнием дә табиб.
Г. Нәбиуллинның «Доктор апа» шигыре («Куанычым-багалмам», 206 бит) укыла. Тәрбияче табибларга хас кешелеклелек, шәфкатълелек сыйфатлары турында сөйли.
Тәрбияче (табышмак әйтә):
Матур яңа күлмәкне
Тиз табыла киюче.
Ә аларны кемнәр тегә?
Бу, әлбәттә, ... (тегүче).
Балаларның өсләрендәге матур киемнәр, аларны оста тегүчеләр теккәнлеге турында сөйләшү үткәрелә. Тәрбияче кемнәрнең әниләре тегүче булып эшләве турында сораша.
Тәрбияче:
– Балалар, ә кемнең әтисе төзүче? Төзүче ниләр эшли, кайсыгыз белә?
Балалар:
– Төзүчеләр йортлар, балалар бакчалары, мәктәпләр һ.б. төзиләр.
– Кеше яши торган өйләр җылы, уңайлы, иркен булсын өчен, тырышып эшлиләр.
– Минем әтием төзүче. Ул биек йортлар төзи. Мин дә үскәч төзүче булам.
– Аларның хезмәте авыр, ләкин бик кирәкле.
Шул рәвешчә, балалар башка һөнәрләр турында да сөйләшү үткәрелә.
Тәрбияче:
– Ә хәзер бер матур бармак уены уйнарбыз.
Төрле һөнәр ияләрен әйтә-әйтә, балалар бармакларын бөгә баралар.
Баш бармагым – биюче,
Имән бармак – итекче,
Урта бармак – укытучы,
Атсыз бармак – язучы,
Чәнти бармак кем була?
– Читек чигүче була.
(Ф. Зиннурова).
Тәрбияче:
– Кеше өчен һөнәрнең һәркайсы бик кирәкле һәм әһәмиятле. Тик тырышып, җиренә җиткереп, күңел биреп эшләгәндә генә аның нәтиҗәсе матур була, безне сөендерә.
Динамик пауза: «Без инде хәзер зурлар».
Без инде хәзер зурлар, |
Кулларны өскә күтәрәләр, |
Күп эшли безнең куллар, |
кулларны аска төшерәләр, |
Без идән дә юабыз, |
идән юу хәрәкәтләре, |
Без керләр дә уабыз, |
кер уу, сыгу хәрәкәтләре, |
Гөлләргә су сибәбез. |
су салу хәрәкәте, |
Менә шундый уңган без, |
кул чабалар, |
Менә шундый булган без. |
баш бармакларын күрсәтәләр. |
Тәрбияче:
– Балалар, ә сез беләсезме, кыш көне кешеләр нинди эшләр башкара? Кыш көне бик күп кар ява. Юллар, сукмаклар кар белән тула. Карлы юлдан атлап барырга уңайлымы? (Юк, уңайсыз). Юлларны, сукмакларны кардан чистартырга, кар көрәргә кирәк, шулай бит?
– Балалар, экранга игътибар итегез әле.
Экранда Рөстәм Хуҗинның «Тәрәз алдында» картинасы күрсәтелә.
Рәсем буенча әңгәмә үткәрелә.
Тәрбияче:
– Сезнең алда рәссам Рөстәм Хуҗин иҗат иткән картина. Әлеге рәсемдә сез кемне күрәсез? (Рәсемдә бер малайны күрәбез). Малай нишли? (Малай тәрәзәдән карый). Ничек уйлыйсыз: малай тәрәзәдән нәрсә күзәтә икән? (Малай урамда эшләп йөрүче апаны күзәтә). Апа нишли? (Апа урам себерә). Дөрес, апа урам себерә. Әлеге һөнәр иясен ничек атыйлар? (Урам себерүче). Бик дөрес. Балалар, ә табигатьтә кайсы ел фасылы? (Кыш). Кыш икәнлеген ничек белдегез? (Урамда бик күп кар ята). Урам себерүче тылсымлы себеркесе белән селти-селти сукмакта матур бизәкләр ясый. Ак карга кызгылт-сары төсләр өсти. Сукмакка кызгылт-сары төстә нәрсә салына икән, белмисезме?
Тәрбияче балаларның җавапларын тыңлый.
Тәрбияче:
– Урам себерүче, кешеләр таеп егылмасын өчен, җәяүле кеше сукмагына кызгылт-сары ком сибә. Димәк, балалар, кыш көне урам себерүче нинди эшләр башкара?
Балалар:
– Урам себерүче кар көри.
– Сукмакларны чистарта.
– Ком сибә.
Тәрбияче:
– Ничек уйлыйсыз: малай тәрәзәдән тагын ниләр күрә икән?
Балалар:
– Агачларны күрә.
– Күрше йорт тәрәзәләрен күрә.
Тәрбияче:
– Игътибар белән карагыз әле малайга. Аңа тирә-якны күзәтү ошыймы икән? Ул ничек утыра?
Тәрбияче балаларның җавапларын тыңлый.
Тәрбияче:
– Малай тәрәзә тупсасына таянган. Бәлки аңа болай утыру уңайсыздыр, ләкин аңа шулкадәр кызык, хәтта ул буяу карандашларын, рәсемен дә читкә куеп, тәрәзәдән урамны күзәтә. Балалар, әлеге картинага сез нинди исем бирер идегез?
Тәрбияче балаларның җавапларын тыңлый.
Тәрбияче:
– Рәссам әлеге картинасын «Тәрәз алдында» дип атый. Тәрәзә аша малайга яңа, таныш булмаган дөнья ачыла. Рәсемдә капма-каршылык та күренә: олы яшьтәге апа һәм кечкенә малай. Ә сез тагы нинди капма-каршылык күрәсез?
Урамда салкын, ә бүлмә эчендә...?
Балалар:
– Бүлмә эчендә җылы.
Тәрбияче:
– Бүлмә эчендә җылы икәнлеген каян белдегез?
Балалар:
– Малайның киеменә карап белдем.
– Бүлмәдә гөл үсеп утыра.
Тәрбияче:
– Балалар, ә хәзер, әйдәгез, картина буенча хикәя төзеп карыйк. Иң башта хикәянең планын төзик.
Малай тәрәзәгә караганчы, нишли?
Малай тәрәзәдән кемне күрә?
Урам себерүче нишли?
Урамда кайсы ел фасылы?
Малайга урамны күзәтү ошыймы?
Тәрбияче балаларның хикәяләрен тыңлый, сораулар белән ярдәм итә.
Тәрбияче:
– Бик матур хикәяләр төзедегез, булдырдыгыз, балалар.
Шөгыль ахырында тырышлык, хезмәт, һөнәрләр турында мәкальләр өйрәнергә мөмкин.
• Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
• Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык.
• Эше барның ашы бар.
• Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.