«Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи».
Информация
Бурычлар
Фикер алышу вакытында үз фикерләрен ачык, төгәл, аңлаешлы итеп әйтә белергә өйрәтү. Балаларның аңга алуларын, бәйләнешле сөйләмнәрен, фонематик ишетү сәләтләрен үстерү. Мөстәкыйль фикер йөртергә, тулы җөмләләр белән җавап бирергә күнектерү.
Матур әдәбият аша балаларда өлкәннәр хезмәтенә карата уңай мөнәсәбәт, дорфалыкка тискәре караш; олыларга карата хөрмәт, ихтирам сыйфатлары тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче балаларга мәкаль әйтә: агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи.
Мәкальнең мәгънәсе турында сөйләшү үткәрелә.
Тәрбияче:
– Яфраксыз агач матур булмаган кебек, хезмәт сөймәгән кеше дә ямьсез күренә. Кешене хезмәт бизи, хезмәт матур итә. Бүген без кешеләр хезмәте турында сөйләшүебезне дәвам итәбез.
Кеше хезмәте, һөнәрләр турында балалар белән әңгәмә үткәрелә:
Сез нинди һөнәрләр беләсез?
Әти-әниләрегез нинди эштә, кем булып эшлиләр?
Хезмәт яратмаган кешене нинди диләр?
Һөнәрләр, хезмәт, тырышлык турында нинди мәкальләр беләсез?
Эш яраткан кешегә нинди сыйфатлар хас?
«Син үскәч кем булырга уйлыйсың?» сүзле уены уйнала.
Бер бала журналист итеп билгеләнә. Аның кулында микрофон. Ул, һәр бала янына килеп, интервью ала:
– Исәнме. Мин журналист, исемем – Камил. Синең исемең ничек?
= Минем исемем Айрат.
– Мин синең белән танышуыма бик шат. Айрат, әйт әле, син үскәч кем булырга уйлыйсың?
– Мин, үскәч, әтием кебек төзүче булырга уйлыйм.
– Син төзүче һөнәре турында ниләр беләсең? Сөйләп күрсәт әле.
– Төзүче һөнәре күп төрле: ташчы, буяучы, күтәрү кранында эшләүче, штукатурчы. Мин ташчы булырга уйлыйм. Ташчы өйнең стеналарын тигез итеп кирпеч белән өя. Биек өйләр төзи.
– Рәхмәт, Айрат. Сиңа уңышлар телим.
Уен шул рәвешле дәвам итә.
Тәрбияче (тәрәзәгә бизәкләр ясалган рәсем күрсәтә). Балалар, рәсемгә карагыз әле: анда нәрсә сурәтләнгән?
Балалар:
– Тәрәзәдә бизәкләр ясалган.
Тәрбияче:
– Кыш бабай тәрәзәгә бик матур бизәкләр төшергән. Ә бу рәсемдә нәрсә күрәсез?
Балалар:
– Ап-ак агачлар.
Тәрбияче:
– Кыш бабай салкын сулышын өргән, агачларга бәс кунган. Ә бу рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?
Балалар:
– Кар ява.
Тәрбияче:
– Әйе, ябалак-ябалак кар ява! Кар юлларны, сукмакларны каплый. Рәшит исемле бер малай тротуар чистартырга урамга чыга. Балалар, урамга чыккач, Рәшит белән нинди хәл килеп чыгуын беләсегез киләме?
Балалар:
– Әйе, беләсе килә.
Тәрбияче:
– Беләсегез килсә, мин сезгә Абдулла абый Әхмәтнең «Ай-һай» хикәясен укыйм. Сез игътибар белән тыңлагыз.
Тәрбияче Абдулла Әхмәтнең «Ай-һай» әсәрен («Балачак аланы», ٢٥٧ нче бит) укый.
Тәрбияче:
– Әсәрдә кемнәр турында сүз бара?
Балалар:
– Рәшит исемле малай турында.
– Рәшитнең әнисе һәм бер бабай турында.
Тәрбияче:
– Урамда нинди ел фасылы? (Кыш). Кыш көне Рәшитнең әнисе нишли? (Тротуарларны чистарта). Рәшит әнисенә булышамы? Ничек булыша?
Балалар:
– Рәшит әнисенә булыша.
– Кар көрәшә.
Тәрбияче:
– Тротуардан баручы кешеләр Рәшиткә эшләргә ничек комачаулый?
Балалар:
– Гел йөреп торалар.
– Кайберләре көрәгенә баса.
Тәрбияче:
– Рәшит көрәгенә ялгыш баскан бабайга нәрсә дип әйтә?
Балалар:
– «Йөрмәгез әле эш вакытында, аяк астында чуалып. Күзлек киеп тә күзең күрми икән» – ди.
Т ә р би я ч е. Бабай Рәшиткә нәрсә ди?
Балалар:
– Бер генә сүз әйтә: «Ай-һай», – ди.
Тәрбияче:
– Рәшит әлеге сүзне ничек кичерә?
Балалар:
– Рәшит бик борчыла.
Тәрбияче:
– Әнисе Рәшиткә ай-һай сүзенең мәгънәсен ничек аңлата?
Балалар:
– Олыларга тупас булмаска кирәк.
Тәрбияче:
– Бик дөрес, балалар. Эш ярату, әти-әнигә булышу – бик яхшы гамәл. Әмма олылырга карата тупас булырга, өлкән кешегә ямьсез сүзләр әйтергә ярамый. Без олыларны хөрмәт итәргә, зурларга тиешбез.
Динамик пауза: «Куллар» уены
(Ш. Галиевның «Уң кул белән Сул кул» шигыре буенча).
Чүкеч тә тота Уң кул, |
Уң кулны йодрыклау, |
Пычкы да тарта Уң кул. |
пычкы тарту хәрәкәте ясау, |
Ни тотса да булдыра, |
уч төбен ачу, |
Кайчак эшли ул гына. |
кулны күтәрү-төшерү, |
Тик кенә ята Сул кул, |
сул кулны алга сузу, |
Бик оста түгел шул ул: |
иң өсләрен сикертү, |
Аз-маз кузгалган итә, |
уч төбен күрсәтү,, |
Арый да читкә китә... |
кулны сул якка җибәрү. |
Уен барышында тәрбияче [ч] авазының дөрес әйтелешенә игътибар итә. Чүкеч, пычкы, кайчак, читкә сүзләрендә [ч] авазының урынын билгелиләр.
Тәрбияче:
– Балалар, әйтегез әле, Рәшитнең көрәге нинди материалдан эшләнгән?
Балалар:
– Фанердан эшләнгән.
Тәрбияче:
– Көрәк тагын нинди материалдан эшләнергә мөмкин?
Балалар:
– Пластмассадан, металлдан эшләнә.
Тәрбияче:
– Пластмассадан, фанердан эшләнгән көрәк җиңел була. Аның белән кар көрәргә уңайлы. Ә менә металлдан эшләнгән көрәк белән җир казырга уңайлы. Әгәр металл көрәк озак эшсез ятса, металл тутыга, бозыла башлый. Мәрзия апа Фәйзуллина көрәк турында шигырь язган. Тыңлап карагыз әле.
Тәрбияче Мәрзия Фәйзуллинаның «Ике көрәк» шигырен укый.
Түтәлләр казырга чыккач
Күрдек без ике көрәк,
Белмим, кемнәрдер аларны
Коймага куйган сөяп.
Апа безгә сорау бирде,
Берсен кулына тотып:
– Ник монсы көмештәй балкый,
Ә монсын баскан тутык?
– Берсе аның күп эшләгән,
Көмеш төсле шунлыктан.
Икенчесе гел тик яткан,
Ялкаулыктан тутыккан!
Тәрбияче:
– Балалар, металл көрәк ни өчен тутыккан?
Балалар:
– Көрәк эшсез яткан.
Тәрбияче:
– Эшләп торган көрәк көмеш кебек балкып тора икән. Эшләгән, тырыш кеше дә шулай балкып тора. Ә ялкау, эшсез ятып, ялкаулыгын арттыра гына. Ә сез ялкауланмыйсызмы? Әти-әниләрегезгә булышасызмы?
Балалар әти-әниләренә, әби-бабайларын ничек булышулары турында сөйлиләр.
Шөгыльне «Теләсәң эш табыла» җыры (М. Фәйзуллина сүзләре, Ә. Бакиров көе: «Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе. Методик әсбап өчен аудиокушымта, ١١٥ нче трек) белән тәмамларга мөмкин.
ФЕВРАЛЬ