Тәрбияче:

– Исәнмесез, балалар! Хәерле иртә! Кояш чыгып, яңа көн туды исә, һәркем эшкә ашыга. Дөньяда 40 мең һөнәр барлыгы билгеле. Үзенә туры килгән һөнәрне дөрес сайлау кеше язмышында зур роль уйный.

Тәрбияче мәкаль әйтә: «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз». Мәкальнең мәгънәсен ничек аңлаулары турында балаларның фикерләрен белешә. Һөнәрләр турында әңгәмә кора:

– Кем матур-матур күлмәкләр тегә?

– Кем балаларга әкиятләр укый, шигырьләр өйрәтә?

– Кем биек-биек йортлар төзи?

– Кем тәрәзә рамнарын буйый?

– Кем балаларны җырларга, биергә өйрәтә?

– Стенаны измә белән кем сылый, тигезли, шомарта?

– Кем агачтан өстәлләр, урындыклар ясый?

«Мин әйтәм, син тыңла» сүзле уены уйнала.

Тәрбияче:

– Мин сезгә хәзер сүзләр әйтәм. Сез алар арасында берәр һөнәр белән бәйле сүз ишетсәгез, кул чабарсыз: алма, банан, сатучы, аю, бүре, табиб, төзүче, карга, уенчык, шофер, китап, куян, тегүче, читек, шәфкать туташы, тәрәзә, абый, телефон, тәрбияче, чыпчык, чәй, аш пешерүче.

«Нишли?» уены.

Уен өчен туп кирәк булачак. Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар. Тәрбияче аларның каршына баса, аның кулында туп. Ул, нинди дә булса һөнәр исемен әйтә дә бер балага тупны ыргыта. Тупны алган бала җөмләне дәвам итә.

Укытучы ... укыта.

Сатучы ... сата.

Тегүче ... тегә.

Тәрбияче ... балалар тәрбияли.

Шофёр ... машина йөртә.

Табиб... дәвалый.

Җырчы ... җырлый.

Балыкчы ... балык тота.

«Кайсы һөнәр иясе?» уены.

Тәрбияче:

– Хәзер мин сезгә төрле һөнәр ияләре башкара торган эшләр турында җөмләләр әйтәм, ә сез җөмләдә кайсы һөнәр иясе турында сүз баруын әйтерсез. Килештекме?

– Балалар, дәфтәрләрне ачыгыз. (Укытучы)

– Сезгә әфлисунны күпме үлчәргә? (Сатучы)

– Нинди фасон сайлыйсыз? (Тегүче)

– Мина кирпеч бирегез. (Төзүче)

– Сезнең кай җирегез авырта ? (Табиб)

– Мина 10 литр бензин кирәк. (Машина йөртүче, шофёр)

Динамик пауза: «Ял итик» уены

Башны бераз ял иттерик,

Башларын, ике кул белән тотып, селкиләр,

Тәнебезгә көч кертик.

кулларын як-якка җәяләр,

Аяк очына басып,

аяк очларында күтәреләләр,

Гәүдәбезне төз тотыйк.

туры басалар,

Оста гимнастлар кебек

аякларын, чиратлаштырып күтәреп,

Матур күнегү ясыйк.

алга таба баралар,

Бер уңга, бер сулга

туктап, уң аякларын уң якка күтәрәләр,

Аякларны күтәрик.

сул аякларын сул якка күтәрәләр,

Җитез спортсменнардай

бүлмә буйлап йөгереп китәләр.

Бергәләшеп йөгерик.

Тәрбияче Р. Миңнуллинның «Малайлар сөйләшә» шигырен («Куанычым-багалмам», ١٥٧ нче бит) укый.

Тәрбияче:

– Балалар, мин сезгә Роберт Миңнуллинның бик матур шигырен укыйм. Сез игътибар белән тыңлагыз, шигырьнең кемнәр турында икәнен әйтерсез, аның турында сөйләрсез.

Шигырьнен эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрелә.

Тәрбияче:

– Шигырьдә кемнәр турында сөйләнә?

Балалар:

– Малайлар турында.

Тәрбияче:

– Малайлар нәрсә турында сөйләшәләр?

Балалар:

– Малайлар үскәч кем булачаклары турында сөйләшәләр.

Тәрбияче:

– Шигырьдәге малайлар кемнәр булырга телиләр? Кемнең хәтерендә калды?

Балалар:

– Абый, бабай, әти.

– Бер малай солдат булам, ди.

– Бер малайның космонавт буласы килә.

– Аучы, чуен коючы.

– Кибетче, комбайнчы.

Тәрбияче:

– Балалар, ничек уйлыйсыз: ни өчен шигырьдә малайга әнисе кеше булырга куша икән? Шигырьнең «Ә миңа әни, үскәч, куша кеше булырга!» дигән юлларын ничек аңлыйсыз?

Балаларның җаваплары тыңлана.

Тәрбияче:

– Нинди генә һөнәр иясе булса да, кеше башкаларга карата мәрхәмәтле, игътибарлы, гадел, ярдәмчел, кешелекле булырга тиеш. Шундый булсаң гына сине хөрмәт итәрләр, зурларлар.

Тәрбияче шигырьне кабат укый, балалар, тәрбиячегә кушылып, хәтердә калган урыннарын сөйлиләр.

Тәрбияче:

– Балалар, ә хәзер, әйдәгез, шигырьне бергәләп сөйлик. Моның өчен сезгә рольләр сайларга кирәк.

Балаларның теләкләре буенча рольләр билгеләнә. Балалар шигырьне сөйлиләр. Тәрбияче балаларның тиешле интонация белән, сәнгатьле итеп сөйләүләренә игътибар итә. Тырышлыклары өчен балаларны мактый.

Шөгыльдән тыш вакытта Габдулла Тукайның – «Эшкә өндәү» («Куанычым-багалмам», ١٧٣ нче бит), Ленар Шәехнең «Кем кем була?» шигырләрен («Куанычым-багалмам», ٢٠٥ нче бит) укырга мөмкин.