«Эш кораллары».
Информация
Бурычлар
Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, хәтер, игътибарны ныгыту. Сүзнең мәгънәсе белән кызыксыну теләге уяту.
Өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Хәерле көн, балалар! Бүген мин сезне яңа тизәйткеч белән таныштырам. Ул борып тишә торган эш коралы – борау турында.
Бора-бора борауны,
Борһан тишкән бураны.
Шул тишектән бураны
Тутырган кар бураны.
Тизәйткечтәге сүзләрнең мәгънәләрен ачыклыйлар. Тизәйткечне балалар белән берничә тапкыр кабатлыйлар. Соңыннан теләгән балалар сөйли.
Тәрбияче:
– Борау – балта остасының борып тишә торган эш коралы. Ә сез нинди эш коралларын беләсез?
Балалар:
– Балта.
– Көрәк.
– Чүкеч.
– Пычкы.
Тәрбияче:
– Балалар, без бик күп һөнәр ияләрен беләбез. Ә бүген алар куллана торган эш кораллары турында сөйләшербез. Сез ул эш коралларының кешеләргә ничек ярдәм итүен, алар белән кешеләр нәрсә эшләвен искә төшерерсез.
Өстәлдәге әйберләрне (эш коралларын) игътибар белән карагыз әле. Алар кайсы һөнәр иясенеке? Сөйләгәндә чөнки сүзен кулланырга кирәк булачак. Мәсәлән: акбур укытучыга кирәк,чөнки ул акбур белән тактага яза.
«Кемнең эш коралы?» дидактик уены уйнала.
Өстәлгә эш кораллары куела: җеп-энә, акбур, шприц, кайчы, чүкеч, аш чүмече.
Экранда һөнәр ияләре рәсемнәре күрсәтелә. Балалар һөнәр иясенә туры килгән эш коралын алып күрсәтәләр, кемнеке булуы турында сөйлиләр:
– Шприц шәфкать туташына кирәк, чөнки ул укол ясый.
– Чүкеч һәм кадаклар балта остасына кирәк, чөнки ул такта кадаклый.
– Җеп һәм энә тегүчегә кирәк, чөнки ул кием тегә.
– Кайчы чәчтарашка (парикмахерга) кирәк, чөнки ул кайчы белән чәч кисә.
– Аш чүмече пешекчегә кирәк,чөнки ул чүмеч белән аш сала.
Тәрбияче:
– Ә хәзер, балалар, түгәрәккә басыйк. «Бар – юк» исемле уен уйнарбыз.Тәрбияче балаларга эш коралларын күз алдына китерергә тәкъдим итә.
Ә, әмма, һәм, ләкин теркәгечләре белән җөмлә төзү күнекмәләре бирә.
– Миндә ике балта һәм бер чүкеч бар.
– Миндә ике балта юк, әмма биш чүкеч бар.
– Миндә биш чүкеч юк, ләкин өч келәшчә бар.
– Миндә өч келәшчә юк, ә алты шприц бар.
– Миндә алты шприц һәм ике пычкы бар.
– Миндә ике пычкы юк, әмма дүрт тырма бар.
Уен шулай дәвам ителә.
Тәрбияче: Ә хәзер бу эш коралларын карагыз, аларның нинди өлешләре җитми?
Экранда кайсыдыр өлеше ясалып бетмәгән эш кораллары күрсәтелә. [Ч], [з], [с] авазларын әйтүне ныгыту күнекмәләре бирелә.
«Нинди өлеше җитми?» уены.
Көрәк ... сапсыз.
Чиләк ... төпсез.
Перчатка ... бармакчасыз.
Тырма ... тешсез.
Энә ... җепсез һ.б.
Динамик пауза: «Оста» уены
Оста иртән эшкә кереште. |
Бер урында атлап торалар, |
Эш кораллары юксынган эшне. |
иң өсләрен сикертәләр, |
Сөенде ышкы: эш-эш-эш! |
тактаны ышку хәрәкәтләре, |
Шатланды пычкы: ты-рыш, ты-рыш! |
кисү хәрәкәтләре, |
Очынды чүкеч: шап-шап-шап! |
уң кул белән сугу хәрәкәтләре, |
Талпынды балта: шалт-шалт-шалт! |
утын яру хәрәкәтләре. |
Уен барышында тәрбияче [ш], авазының дөрес әйтелешенә игътибар итә.
«Җөмләне тәмамла» уены.
Әти утын яра, кулында ... балта.
Абый кадак кага, кулында ... чүкеч.
Урамда кар яуган, бабайда ... көрәк.
Әни салат ясый, кулында ... пычак.
Укытучы тактага яза, кулында ... акбур.
Әби кер үтүкли, кулында ... үтүк.
«Фиксиләр» –«Эш кораллары» мультфильмын карау. Мультфильмның эчтәлеге буенча тәрбияче сораулар бирә, шөгыльгә нәтиҗә ясый.
Шөгыльдән тыш вакытта эш кораллары турында түбәндәге мәкальләрне өйрәнергә мөмкин.
* Начар останың коралы үтми.
* Коралда кырык кешенең көче бар.