Тәрбияче:

– Безнең татар халкы гомер-гомергә эшчән халык булган. Ирләр дә, хатын-кызлар да күп төрле һөнәр белгәннәр. Үз һөнәрләренә кечкенәдән үк балаларын да өйрәткәннәр, һөнәргә ир балаларны – ата кеше, кыз балаларны ана кеше өйрәткән. «Егет кешегә җитмеш төрла һөнәр дә аз», – дигәннәр борынгылар. Моның белән алар һәр һөнәрнең кирәклеген, тормышта һәрвакыт ярап куярга мөмкинлеген аңлатканнар. Исегезгә төшерегез әле, татар халкының нинди һөнәрләре бар?

Балалар:

– Әбиләребез чигү чиккәннәр: сөлгеләргә, ашъяулыкларга, пәрдәләргә, киемнәргә төсле җепләр белән матур бизәкләр төшергәннәр. (Слайд № 1.)

– Сәйлән белән калфак, түбәтәйләр чиккәннәр. (Слайд № 2.)

– Бәйләү белән шөгыльләнгәннәр. (Слайд № 3.)

– Бабаларыбыз чын осталар булганнар. Агачка, калайга төрле бизәкләр ясаганнар һ. б. (Слайд № 4.)

Тәрбияче бик матур бизәлешле агач өй рәсеме (слайд № ٥) күрсәтә. Балалар белән тәрәзә йөзлекләре, өй кыегы, капка-койма бизәлеше турында сөйләшенә. Аларның зәвыгына, бизәкләрнең нәфислегенә, камиллегенә игътибар ителә.

Тәрбияче:

– Агач эше белән шөгыльләнүчеләрне балта осталары (слайд №6) дип атыйлар. Алар йортлар, мунчалар салалар, чишмәләрне буралар белән әйләндереп алалар. Балта осталарын халык элек-электән хөрмәт иткән, аларның дәрәҗәләре зур булган. Әйдәгез, шул турыда бер шигырь укыйк.

Әтидән өйрәндем

Минем әти алтын куллы,

Эшләмәгән эше юк.

– Саумы, Шакирҗан абзый, – дип,

Баш имәгән кеше юк.

Әтием ясаган рамнар,

Урындыклар, өстәлләр –

Бөтенесе көлеп тора:

Кояш нуры эчкәннәр.

Әти мине дә өйрәтә

Балта, пычкы тотарга.

– Кулларыңның көчен, – ди ул,–

Әрәм итмә юк-барга.

Тотып торам такта башын,

Төзәтәм кадакларын.

Бармагыма ялгыш сугып,

Бер генә канатмадым.

Әни әйтә: «Батыр кеше

Ярасыз булмый, улым.

Чүкеч тиеп киткән икән,

Чыныгыр гына кулың».

Әнинең дә, әтинең дә

Сүзләре дөрес икән.

Нинди эшкә тотынсаң да.

Курыкмый кереш икән.

Галимҗан Латыйп

Тәрбияче:

– Балалар, хәзер мин шигырьне тагын бер тапкыр укыйм. Ә сез шигырьдә [т] авазы кергән нинди сүзләр ишетерсез икән? Хәтерләп калыгыз, ярыймы?

Тәрбияче шигырьне кабат укый, [т] авазы булган сүзләргә басым ясый.

Балалар:

– Әти. Алтын.

– Өстәл.

– Балта, такта.

– Төзәтәм.

– Батыр һ.б.

Тәрбияче:

– Балалар, бу сүзләрдә [т] авазы кайсы урында ишетелә? (Уртада). Дөрес, [т] авазы барлык сүзләрдә дә уртада ишетелә. Ә бер сүздә бу аваз сүз башында да ишетелә. Нинди сүз ул? (Такта). Бик дөрес. [Т] авазына башланган тагын нинди сүзләр беләсез? Кем әйтер?

Балалар:

– Трактор. Тимер.

– Телефон.

– Тун. Тиен. Тычкан.

– Төлке. Табиб һ.б.

Тәрбияче:

«Минем әти алтын куллы» җөмләсендә [т] авазы кергән сүзләр бармы? Нинди сүзләр?

Балалар:

– Әти, алтын.

Тәрбияче:

– Афәрин! Сез бик игътибарлы балалар. Рәхмәт сезгә!

Ә хәзер менә бу көянтәне карагыз әле. Нинди уңайлы, җиңел ул! Ә бизәкләре нинди матур! Аны да бабаларыбыз эшләгән.

Магнитофон язмасында «Сания апа» татар халык җыры тыңлана.

Тәрбияче:

(балаларга милли керамик савыт-сабалар күрсәтеп). Менә күрәсезме, бабаларыбыз гап-гади булып тоелган балчыктан да матур итеп зәвыклы савыт-сабалар ясаганнар.

Татар халкының борынгы һөнәрләре бүгенге көнгә кадәр сакланган. Хәзер дә искиткеч матур бизәкле күн аяк киемнәре (слайд № 7) тегәләр. Ә Кукмара ягы уңайлы, йомшак киез итекләре (слайд № 8) белән данлыклы, Әтнә, Балык Бистәсе яклары мамыктан шәл бәйләү осталары (слайд № 9) белән мактала.

«Чүлмәк сатыш» уены уйнала.

Балалар идәндәге келәмгә «чүлмәк» булып түгәрәкләнеп утыралар. Артларына һәрберсенең «хуҗа»сы баса. Бер бала «чүлмәк алучы» итеп билгеләнә. Ул, хуҗа янына килеп:

– Чүлмәк сатасыңмы? – дип сорый.

Хуҗа:

– Сатмыйм, каймак саласым бар, – ди.

Шул рәвешле сөйләшкәндә, хуҗалар, «чүлмәкләрен җиң-чабулары белән каплап торалар. Сүзгә мавыгып торганда, алучы «чүлмәк»нең баш киемен, яисә яулыгын салдырып ала да: «Ачык авызларның каймагын шулай итәләр», – дип, икенче хуҗага килә. Йөреп-йөреп берсе дә сатмагач, яңадан баштагы хуҗага дәшә:

– Чүлмәгеңне сатасыңмы инде?

– Сатам.

– Күпмегә сатасың?

– Өчкә, – дисә, өч мәртәбә (күпме әйтсә, шулкадәр) кул сугышалар. Сатучы белән алучы ничәгә килешсәләр, түгәрәк тышыннан кара-каршы шулчаклы йөгерәләр. Кем алдан килсә, чүлмәк шуныкы була, аның артына баса. Артта калучы чүлмәк алучыга әйләнә.

Шөгыльдән тыш вакытларда балалар белән декоратив рәсем ясарга: читек,түбәтәй, алъяпкыч һ.б. бизәргә яки балчыктан төрле савыт-саба әвәләргә мөмкин.

Искәрмә.

Шөгыль конспекты «Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе» китабыннан (К.В. Закирова, Р.Ә. Кадыйрова, Г.М. Сафиуллина. Методик кулланма. Казан: Беренче полиграфия компаниясе, 2013. 194-196 битләр) алынды.