Шөгыль барышы.

Тәрбияче мәкаль әйтә: «Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс».

Мәкальнең эчтәлеге буенча фикер алышына.

Тәрбияче:

– Балалар, «Төлке, Куян һәм Әтәч» мультфильмын хәтерлисезме?

Хәйләкәр Төлке тарафыннан куып чыгарылган Куянга кемнәр ярдәм итмәкче булган?

Балалар:

– Куянга Эт, Аю, Үгез ярдәм итмәкче булганнар.

Тәрбияче:

– Ә ни өчен ярдәм итә алмаганнар?

Балалар:

– Алар Төлкедән курыкканнар, качып киткәннәр.

Тәрбияче:

– Куянга ярдәмгә кем килгән?

Балалар:

– Әтәч килгән.

Тәрбияче:

– Әтәч турында сез нәрсә әйтә аласыз?

Балалар:

– Әтәч кыю, Төлкедән куркып калмаган.

– Әтәч батыр, ул Төлкене Куян өеннән куып чыгарган.

Тәрбияче:

– Әйе, Әтәч кыю, батыр. Ул – чын иптәш. Куянга ярдәмгә килгән. Әгәр Әтәч кебек иптәше булмаса, Куянга бик кыенга туры килер иде. Әтәч аны бәладән коткарган.

Сезнең барыгызның да кыю, батыр булып үсәсегез киләдер. Ә ничек кыю, батыр булырга?

1. Кирәк вакытта куркып калмаска;

2. Бәлага очраган кешегә ярдәмгә килергә;

3. Үзеңнән кечкенәләрне якларга һ.б.

Ә сез тормыштан кыюлык үрнәгенә мисал булырлык вакыйгалар сөйли алмыйсызмы? (Берничә бала үзләре белән булган вакыйгаларны сөйли.)

Экранда Муса Җәлил портреты күрсәтелә.

Тәрбияче:

– Балалар, экранда сез кемнең портретын күрәсез? (Муса Җәлил). Бик дөрес. Муса Җәлил – һәркем өчен чын батырлык үрнәге! Халкыбыз аны «герой-шагыйрь» дип йөртә. Нигә Муса Җәлилне герой-шагыйрь дип атаганнар икән? Нинди сыйфатларга ия икән соң ул герой-шагыйрь? Без сезнең белән бүген шушы сорауларга җавап эзләрбез.

Тәрбияче, презентациягә нигезләнеп, герой-шагыйрь турында сөйли.

Тәрбияче:

– 15 февраль – Муса Җәлилнең туган көне. Әйдәгез, Мусаның балачагын искә төшерик әле.

Иксез-чиксез Оренбург далаларында Мостафа исемле зур булмаган татар авылы бар. Шушы авылда Муса Мостафа Җәлилов гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. 6 яше тулганчы аңа мәдрәсәгә килергә, тыңлап утырырга рөхсәт бирелә. (Элек балаларны мәдрәсәләрдә укырга, язарга өйрәткәннәр. Хәзерге кебек мәктәпләр булмаган). Ә 6 яшендә әтисе аны «Хөсәения» мәдрәсенә укырга бирә. Муса 10 яшеннән шигырьләр яза башлый.

Бөек Ватан сугышы башлангач Муса Җәлил үзе теләп фронтка китә. Каты сугышлар вакытында яралана, аңын югалта. Шул хәлендә фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Муса Җәлил гомеренең соңгы көненә кадәр дошман белән көрәшүдән туктамый: ялкынлы шигырьләр яза. Туган иленең җиңәчәгенә ышана. Ватанын сатмаган өчен аны фашистлар хөкем итәләр. Ул дошман тозагында батырларча һәлак була. Аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Балалар, ә сез Муса Җәлилнең нинди шигырьләрен беләсез?

Балалар:

– «Әтәч». Аны җырларга да өйрәндек.

– «Сәгать» шигырен дә җырлыйбыз.

– Миңа «Карак песи» җыры ошый.

– «Көз җитте» шигырен өйрәндек.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, бу сүзләрне иҗекләргә бүлеп әйтеп карыйк: әтәч, май, күселәр, песи, хыянәтче, сәгать, көз, болыннарда, чишмәләр, сулар.

Балалар сүзләрне иҗекләргә бүлеп әйтәләр, ничә иҗек бар – шулкаләр кул чабалар.

Тәрбияче:

– Ике иҗекле сүзләрне әйтегез. (Ә-тәч, пе-си, сә-гать, су-лар). Ә кайсы сүзләр бер генә иҗекле? (Май, көз). Кайсы сүзләр өч иҗекле? (Кү-се-ләр, чиш-мә-ләр). Хыянәтче, болыннарда сүзләре ничә иҗектән тора? (Дүрт).

«Капма-каршы әйт» уены.

Тәрбияче балаларга сүзләр әйтә, балалар капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне (антонимнар) табып әйтәләр.

Батыр – куркак.

Зур – кечкенә.

Салкын – җылы.

Киң – тар.

Озын – кыска.

Суынды – җылынды.

Китте – килде.

Динамик пауза: «Күрсәт әле үскәнем» (М. Җәлил сүзләре) уены

– Күрсәт әле, Камали,

кулларын алга сузалар,

Ничек утын яралар?

– Менә шулай, менә шулай,

утын яру хәрәкәтләре ясыйлар,

Шулай утын яралар.

– Син әйт әле, Камали,

иңбашларын сикертәләр,

Каян утын алалар?

– Урманнардан, урманнардан

бер урында атлап торалар,

Барып кисеп алалар.

– Күрсәт әле, Кәримә,

кулларын алга сузалар,

Ничек чаңгы шуалар?

– Менә шулай, менә шулай,

чаңгы шуу хәрәкәтләре ясыйлар,

Шулай чаңгы шуалар.

– Син әйт әле, Кәримә,

иңбашларын сикертәләр,

Нигә чаңгы шуалар?

– Чаңгы шуган яшь балалар

кул мускулларын күрсәтәләр.

Таза, матур булалар.

Тәрбияче Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка» шигырен укый. Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрелә.

Шигырьдә нинди чәчәк турында сүз бара? (Ромашка чәчәге)

– Ромашка нинди төстә була? (Ак)

– Шигырьдә ромашка нинди төстә? (Кызыл)

– Ромашка ни өчен төсен үзгәрткән? (Аңа сугышчының каны тамган).

«Чылбыр» үстерешле уены.

Тәрбияче:

– Балалар, Муса Җәлилне ни өчен герой-шагыйрь дип атыйлар икән? Әйдәгез, без аңа хас булган барлык сыйфатларны әйтеп карыйк әле. Муса Җәлил – ул нинди?

Балалар:

– Көчле, батыр.

Кыю, куркусыз.

– Ватанын ярата.

– Патриот, герой һ.б.

Тәрбияче:

– Балалар, Муса Җәлилгә сугыштагы батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Кешеләр шагыйрьнең туган көнендә һәр елны аның һәйкәле янына килеп чәчәкләр салалар, шигырләрен укыйлар. Без дә герой-шагыйрь Муса Җәлил белән горурланабыз.

Шөгыль барышында Р. Корбанның «Җәлил турында җыр» шигырен («Куанычым-багалмам», ١٤٨ нче бит) укырга, шөгыльдән тыш вакытта Х. Якуповның «Хөкем алдыннан» картинасын карарга, әңгәмә уздырырга мөмкин.