Тәрбияче Р. Вәлиеваның «Безнең бакчада» шигырен («Куанычым-багалмам», ١٥١ нче бит) укый. Шигырьнен эчтәлеге буенча әңгәмә кора. Балалар бакчага төрле милләт балалары йөрүе, аларның төрле телләрдә сөйләшүе, төрле телдә җырлар өйрәнүләре турында сөйлиләр.

Тәрбияче:

– Без бүген сезнең белән «Халыкара туган тел көне» турында сөйләшәчәкбез. 21 нче февраль – һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу бәйрәмне бөтендөнья халыклары билгеләп үтә. Халык белмичә әйтмәгән: «Теле барның – иле бар». Безнең Җир шарында меңләгән милләтләр яшиләр. Аларның һәрберсенең үз иле, үз туган теле бар. Алар туган телләрен саклыйлар, хөрмәт итәләр, үз телләрендә сөйләшәләр, аралашалар.

Безнең республикабызда да төрле милләт вәкилләре яши: татарлар, руслар, чувашлар, мордвалар, удмуртлар, марилар, башкортлар. Алар һәрберсе туган телләрендә сөйләшә. Мин сезне хәзер һәр халыкның исәнләшү сүзләре белән таныштырам.

Экранда татар милли костюмнары кигән кыз һәм малай рәсемнәре күрсәтелә (слайд № ١).

Балалар татар халкының милли киемнәре турында сөйлиләр.

Тәрбияче:

– Без – татарлар. Сәламләү сүзебез – исәнмесез. Безнең татар халкында бик матур исәнләшү йоласы бар. Әби-бабайлар, ике кулларын сузып, ягымлы елмаеп, «әссәламегаләйкем» дип исәнләшәләр.

Магнитофон язмасында «Әссәламегаләйкүм» җыры (Г. Садә сүзләре, Р. Ахъярова музыкасы. «Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе. Методик әсбап өчен аудиокушымта, ١٨ нче трек) тыңлана.

Экранда рус милли костюмнары кигән кыз һәм малай рәсемнәре күрсәтелә (слайд № ٢). Тәрбияче рус халкының милли костюмнары турында сөйли.

Тәрбияче:

– Балалар, әйтегез әле, руслар ничек исәнләшә?

Балалар:

– Здравствуйте.

– Доброе утро.

– Добрый день.

– Добрый вечер.

Тәрбияче балалардан нинди рус халык әкиятләрен белүләре турында сорый.

Балалар:

– «Колобок», «Репка».

– «Гуси-лебеди».

– «Три медведя».

– «Лиса, заяц и петух».

Тәрбияче:

– Инде башкорт халкының сәламләшү сүзләрен тыңлыйк.

Экранда башкорт милли костюмнары кигән кыз һәм малай рәсемнәре күрсәтелә (слайд № ٣). Тәрбияче башкорт халкының милли костюмнары турында сөйли.

Тәрбияче (башкорт кызы исеменнән сөйли):

Һаумыһығыҙ! Һаумы, һаумы!

Һаулашам – сәләм бирәм.

«Һаумы» тигән һәйбәт һүҙҙе

Бар донъяға ебәрәм.

(Рәсимә Ураксина)

Тәрбияче балаларның игътибарын татар һәм башкорт халкының телләр охшашлыгына юнәлтә. Башкорт халкының җыр-моң яратуы, матур итеп биюләре турында сөйли. Экранда башкорт халык биюе күрсәтелә (слайд № ٤).

Экранда мари халык милли костюмнары кигән кыз һәм малай рәсемнәре күрсәтелә (слайд № ٥).Тәрбияче мари халкының милли костюмнары турында сөйли.

Тәрбияче (мари малае исеменнән сөйли). Салам, лийже йолташ-влак! (Сәлам, кадерле туганнар!) Пагален ужына! (Рәхим итегез!)

Тәрбияче мари халкының яратып уйный торган уеннарының берсе – «Туп тәгәрәтү» уенын («Уйныйк-куаныйк әле, ٤٨ нче бит) уйнарга тәкъдим итә.

Экранда чуваш халык милли костюмнары кигән кыз һәм малай рәсемнәре күрсәтелә (слайд № 6). Тәрбияче чуваш халкының милли костюмнары турында сөйли.

Тәрбияче (чуваш кызы исеменнән сөйли). Ыра кун пултар! (Исәнмесез. Хәерле көн).

Балалар чуваш халкының «Ай һәм кояш» хәрәкәтле уенын («Уйныйк-куаныйк әле, ٦٩ нчы бит) искә төшерәләр.

Тәрбияче:

– Туган тел – һәркем өчен иң кадерле, иң газиз тел! Кеше туган телендә сөйләшә, уйлый, укый һәм яза. Тел кешеләргә бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең теләкләрен, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә. Тел дөньядагы барлык халыкларны берләштерә, җир йөзендә дуслыкны саклап калырга ярдәм итә. Газиз туган телебезне саклыйк, яратыйк, балалар!

Энҗе Мөэминованың «Туган телем» шигыре яттан өйрәнелә. Шөгыль «Туган тел» җыры (Г. Тукай сүзләре, татар халык көе: «Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе. Методик әсбап өчен аудиокушымта, ١١٩ нчы трек) белән тәмамлана.