«Ил сакчылары».
Информация
Бурычлар
Логик фикер йөртү, солдатлар турында күзаллауларын киңәйтү.
Балаларда кыю, батыр булу теләге уяту. Ил сакчыларына карата ихтирам, Ватанны саклау теләге, әтиләре, абыйлары белән горурлану хисе тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче Вәсимә Хәйруллинаның «Батыр һөнәр» шигырен («Куанычым-багалмам», ٢٣٦ нчы бит) укый. Балалардан шигырьнең нинди һөнәр ияләре турында булуын сорый. Эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрә.
Тәрбияче:
– Мин укыган шигырьдә автор Ватанны саклаучыны нинди һөнәр иясе дип атый?
Балалар:
– Батыр һөнәр иясе.
Тәрбияче:
– Димәк, солдатлар нинди булырга тиеш?
Балалар:
– Батыр булырга тиеш.
– Кыю, көчле булырга тиеш.
Тәрбияче шигырънең ٣ нче куплетын кабат укый:
Ватанны саклаучылар
Аямыйлар үз-үзен:
Беләкле, йөрәклеләр,
Ихтыярлы һәм түзем.
Тәрбияче:
– Автор илне саклаучылар беләкле, йөрәкле, ихтыярлы һәм түзем булырга тиеш, ди. Бу сүзләрне ничек аңлыйсыз? (Сүзләрнең мәгънәләрен аңлата):
Беләкле – нык мускуллы, таза, нык;
йөрәкле – кыю, батыр, куркусыз;
ихтыярлы – нык холыклы;
түзем – чыдам.
Тәрбияче:
– Балалар, әйтегез әле, хәзер кышның нинди ае?
Балалар:
– Февраль.
Тәрбияче:
– Димәк, тиздән нинди бәйрәм җитә? Кем белә?
Балалар:
– 23 нче февраль.
– Солдатлар бәйрәме.
Тәрбияче:
– Әйе, 23 Февраль – Ватанны, илне саклаучылар көне. Ә кемнәр соң алар – Ватанны саклаучылар?
Балалар:
– Солдатлар.
Тәрбияче:
– 23 февральдә, безнең яраткан кешеләребез – бабаларыбызның, әтиләребезнең, абый hәм малайларның зур бәйрәме – Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәбез. («Ватанны саклаучылар көне» сүзтезмәсен күмәкләп кабатлау).
Тәрбияче:
– Хәзер әйтегез инде: Ватан дигән сүзне сез ничек аңлыйсыз?
Балалар:
– Ватан – туган ил.
Тәрбияче:
– Ватан ул – туган ил, туган җир була, фикерләрегез белән килешәм. Ә сез туган җирегезне, туган шәһәрегезне яратасызмы? (Әйе). Балалар, Ватанны яратып калу гына гына аз, аны сакларга да кирәк. Ә бу инде ир-егетләрнең төп бурычы. Ә алар безне кемнәрдән саклыйлар соң? (Төрле дошманнардан).
Безнең илебез бик зур. Аның чикләре төрле илләр белән тоташа. Җирдә генә түгел, диңгез буйларында да чикләр бар. Халыклар тыныч яшәсен өчен, аның чикләрен җирдә дә, күктә дә, диңгездә дә сакларга кирәк. Шуңа күрә илне саклаучы хәрбиләр җирне, күкне, диңгезне саклаучылар төрләренә бүленәләр. Аларның киемнәре, хәрби техникасы да төрле. Менә бу рәсемнәрдән карап, без аларны аерырга өйрәнербез. (Рәсемнәр карау).
Хәрбиләр сурәтләнгән рәсемнәрне күрсәтеп, «Сорау – җавап» уены үткәрелә.
Тәрбияче:
– Балалар, сез бу рәсемдә кемнәрне күрәсез?
Балалар:
– Солдатларны күрәбез.
Тәрбияче:
– Әйе, бу солдатлар. Алар – Ватанны саклаучы хәрбиләр. Хәрбиләрдән кемнәрне беләсез?
Балалар:
– Солдатлар, матрослар, очучылар, танкистлар, чик сакчылары.
Тәрбияче:
– Ничек уйлыйсыз: җирдә безне нинди хәрбиләр саклый?
Балалар:
– Солдатлар, чик сакчылары.
– Алар җирдәге чикләрне саклыйлар.
Тәрбияче:
– Күктә кемнәр саклый дип уйлыйсыз?
Балалар:
– Хәрби самолетларны йөртүчеләр, очучылар.
Тәрбияче:
– Ә диңгез чикләрен кемнәр саклый?
Балалар:
– Диңгезчеләр.
Тәрбияче:
– Дөрес. Диңгез чикләрен хәрби корабльләрдә хезмәт итүче матрослар, капитаннар саклый.
Малайлар, зур үскәч, кем булып хезмәт итәсегез килә?
Балалар:
– Мин матрос булам.
– Ә минем очучы буласым килә.
– Мин танкист булыр идем. Танк йөртәсем килә.
– Ә мин, әтием шикелле, солдат булам.
Тәрбияче:
– Балалар, Ватанны саклау, илгә хезмәт итәр өчен һәркемгә көчле, җитез, кыю, акыллы, зирәк, батыр булырга кирәк. Әлеге матур сыйфатларны үзеңдә кечкенәдән үк булдырырга тырышу зарур. Ә моның өчен ниләр эшләргә кирәк соң, ничек уйлыйсыз?
Балалар:
– Иртән зарядка ясарга кирәк. Һәр көнне!
– Әтием: «Спорт белән шөгыльләнергә кирәк», – ди. Чаңгыда шуарга, йөзәргә, футбол уйнарга кирәк.
– Хоккей уйнау да шәп!
Тәрбияче:
– Дөрес, балалар. Җавапларыгыз миңа бик ошады! Солдат батыр, кыю гына түгел, ә сәламәт тә булырга тиеш. Әйдәгез, без дә хәрәкәтләнеп алыйк.
Динамик пауза: «Солдатлар һәм командир» уены
Санамыш ярдәмендә командир сайлап куела. Ул фуражка кия (рация тотарга мөмкин). Балалар барысы да бер рәткә тезелеп басалар. Командир алар алдына чыгып баса, төрле командалар бирә. Калган балалар – солдатлар – командирның боерыгын үтиләр, ул әйткән хәрәкәтләрне башкаралар. Мәсәлән:
– Солдатлар, басыгыз! (Балалар басалар).
– Үрә кат! Смирно!
– Солдатлар, бер урында йөрегез! (Балалар бер урында йөриләр).
Уен шулай дәвам итә. Санамыш ярдәмендә икенче командир сайланып куела.
«Әйе – юк» уены.
Балалар түгәрәк ясап басалар. Тәрбияче уртага баса, аның кулында туп. Тәрбияче, сорау әйтеп, тупны бер балага ыргыта. Тупны алган бала «әйе» яисә «юк» дип җавап бирергә тиеш:
• Самолетны кем йөртә, матросмы?
• Самолетны кем йөртә, очучымы?
• Танкны кем йөртә, матросмы?
• Танкны кем йөртә, танкистмы?
• Җир чикләрен кем саклый, матросмы?
• Җир чикләрен кем саклый, ил сакчысымы?
• Корабльне кем йөртә, очучымы?
• Корабльне кем йөртә, капитанмы?
[Җ], [ы], [р] авазларының дөрес әйтелешен ныгыту максатыннан тизәйткеч өйрәнү:
Җырла-җырла диясез дә,
Мин җырласам көләсез.
Җырлый белеп җырламасам,
Җырлый белми диярсез.
Тәрбияче:
– Балалар, без бүген нинди бәйрәм турында сөйләштек? («Ватанны саклаучылар» бәйрәме.) Бәйрәм бүләксез булмый, шулай бит? Әйдәгез, без дә әтиләребезне, бабаларыбызны, абый-энеләребезне сөендерик, аларга бүләк ясыйк.
Балалар төсле кәгазьләр, картоннан бәйрәм открыткалары ясыйлар.
Тәрбияче:
– Балалар, безнең шөгылебез ахырына якынлашты. Бүген без Ватанны саклаучылар турында белемнәребезне баеттык. Безнең малайлар, үсеп җиткәч, армия сафларында хезмәт итәрләр, Ватанны саклаучылар булырлар. Әйдәгез, аларны бәйрәм белән котлыйк. Аларга дип алдан әзерләнгән бүләкләребезне тапшырыйк.
Кызлар малайларга үзләре ясаган открыткаларны бүләк итәләр. Малайлар рәхмәт әйтәләр. Кызларны биергә чакыралар. Шөгыль парлы бию белән тәмамлана. Барысы да кул чабалар.
Шөгыль барышында яисә шөгыльдән тыш вакытларда түбәндәге мәкаль-әйтемнәрне файдаланырга була:
* Ватанга хезмәт – үзеңә хезмәт.
* Ил тыныч булса – без дә тыныч.
* Илдә яшисең икән – илеңә хезмәт ит.
* Батыр егет – ил күрке.